Хөрмәтле милләттәшләр, кардәшләр, туганнар!
Бүген Сезнең игътибарга Р.Фәхреддин мемориаль музеенда үткәрелгән әңгәмәне
тәкъдим итәбез. Р.Фәхреддиннең мирасының бүгенге көндә дә үз кыйммәтен югалтмыйча буыннардан буыннарга тапшырылуын телибез.


Күренекле галим Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбиядән яраладыр тәрбия” дигән
фикере тәрбия өлкәсендә хезмәт куючы тәрбиячеләргә, укытучыларга һәркайсына
мәгълүм булырга тиешле. Үзең тәрбияле булганда гына тәрбия өлкәсендә эшләү нәтиҗә
бирергә мөмкин. Билгеле булганча, тәрбия процессын Ризаэддин Фәхреддин өч өлешкә
бүлә: гаилә тәрбиясе, мәктәп тәрбиясе, җәмгыять тәрбиясе. Гаилә эчендә булган тәрбияне тәэмин итү ата белән ана өстенә йөкләнә. Тик бүгенге көндә гаилә корганнан соң, ир һәм хатын вазыйфасын йөкләгән яшьләр ата һәм ана вазыйфасын үтәргә әзерме? Моның өчен ике якның да үз гаиләсендә тәрбия орлыклары салынган булуы мөһим. Гаиләләр буыннан буынга “күркәм холык” дигән асыл сыйфатны тапшыра барганда гына гаиләләр ныклы, ә ул гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар тәрбияле булыр дип өметләнергә мөмкинлекләр арта.


Замана калыбына ияреп бары тик матди якны, карьераны кайгырткан ата, бигрәк тә ана,
бала тәрбияләү эшен икенче планга куеп дөнья кууын дәвам итә кән, бу очракта
Р.Фәхреддиннең “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән сүзләре искә килә. Әгәр ата-ана бала тәрбияләүне ашату-эчертү һәм киендерү дип кенә кабул итә икән, тормыш юлының
ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Бүген ата-аналарга бу фикерне аңлату өстендә эш
алып бару, Р.Фәхреддиннең “Гаилә” хезмәтендә бирелгән ата-ананың бала алдындагы, ә
баланың ата-анасы алдындагы вазыйфаларын халыкка җиткерү эше белән шөгыльләнәбез.


Гаиләдә алынган тәрбияне балалар бакчасында, мәктәптә ныгыту өстендә
тәрбиячеләр вә укытучылар хезмәт куя. Бала тәрбияләргә дип тәрбия өлкәсенә эшкә
килгән һәрбер тәрбияче һәм укытучы галимнең “Адәбе тәгълим” китабы белән танышып,
анда язылган вазыйфаларны үтәргә тырышса яхшы булыр иде. “Бала — өстенә һәртөрле
бизәк төшерү мөмкин булган бәһалы җәүһәр, яки һәрнәрсәне язарга яхшы булган ак
кәгазъдер. Әгәр файдасыз бизәк белән мәгънәсез язу язылса, әлбәттә бизәкче белән язучыгаепле булыр” – дип Ризаэддин Фәхреддин безгә кисәтүләр дә ясый.


Балаларны тәрбияләүдә һәркем үз гаиләсендә генә булса да авырсынмыйча хезмәт
куйса, киләчәктә җимешләрен дә үзе җыяр иде. Балалар ата-аналарына итәгатьле,
миһербан-шәфкатьле булып үссеннәр дигән матур теләктә калам.
Р.Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе Гимранова Д.Г.

https://vk.com/video-65792526_170212936

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости