Була шундый кешеләр, алар белән аралашу, сөйләшү рәхәт, алардан яхшы киңәш алачагыңа шикләнмисең. Ул җылы сүзен дә, кайнар чәен дә кызганмый. Ул гына да түгел һәрчак оптимизмга корылган булуы белән синең дә кәефне күтәрә, көләчлеге белән тормышка ышаныч тудыра.

Сүзнең милләттәшебез Кыям Кормакаев турында барганлыгын аңлагансыздыр инде. Быел аңа 60 яшь тулды. Кыям Кормакаев дигәндә, безнең күз алдына  һәрчак көләч, ихлас һәм теләсә нинди әңгәмәдә рәхәтләнеп катнашырга һәм теләсә нинди сорауга җавап бирергә әзер кеше килеп баса.  Ул үзе дә: 

 — Тормышны, фидакарь кешеләрне һәм милләтебезне яратам. Рәхәтләнеп сәяхәт итәм, җырлыйм, — ди.

Бүгенге көндә Кыям Кормакаев Прагада яши. Ауропа берләшмәсендә   (Брюссель 2013 ел) яшәүче милләттәшләрнең татар корылтаен оештыручыларның берсе, идарә әгъзасы, «Ауропа татарлары альянсы» ревизион комиссиясе рәисе, хокук һәм икътисад магистры, Русия һәм Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле мәдәни — мәгариф чараларны оештыруда актив катнаша, Мәскәүдәге коррупциягә каршы комитет әгъзасы. Кыям Мөстәкыйм улы Кормакаев һөнәре буенча юрист һәм икътисадчы, Америка риэлторлар гильдиясенең шәхсән сертификатына ия. Чехиядә оештырылучы татар халык бәйрәме «Сабантуй»ны оештыручыларның берсе.

Кыям Мөстәкыйм улы озак еллар Ленинград  өлкәсе Гатчина шәһәрендә яшәде. Гатчиналылар белән  элемтәне өзгәне юк.  Шәһәрдәге «Юлдаш» татар — башкорт иҗтимагый оешмасын төзүдә катнашты һәм аның актив әгъзасы булып тора. Җәмгыятьнең ярдәм күрсәтү  советы рәисе буларак, анда үткән һәр милли -мәдәни чараларда башлап йөри, матди ярдәм күрсәтә.

1994 елдан башлап шушы көнгә кадәр Ленинград өлкәсе  Гатчина шәһәрендәге «Кредо — Приорат»  фирмасы җитәкчесе, директорлар советы (төзелеш, инвестицияләр, күчемсез коммерция милке идарәсе, риэлтор эшчәнлеге һәм ювелир салоннар челтәре) рәисе. Кыям Кормакаев Гатчинада беренчеләрдән булып күчемсез милек эшчәнлеген башлап җибәрде, үз ювелир салонын ачты. Эшлекле  «Кредо Приорат» фирмасы коллективын туплады һәм үстерде.  Әлеге фирма халыкка юридик киңәшләр бирә, кредит белән тәэмин итә һәм башка төрле хезмәт күрсәтә. Үз белгечләрен үстерә. Төрле хезмәт күрсәтү даирәсен киңәйтеп хәзер җир төзелеше, кадастр бәясе һәм ызанлау белән бәйле эшләрдә дә ярдәм күрсәтә.

  «Кредо Приорат»  Гатчинадагы күчемсез милек белән бәйле  бердәнбер агентлык.  Ул Ленинград өлкәсендәге риэлторлар гильдиясенә керә. Берничә тапкыр өлкәдә һөнәри ышанычлылыгы һәм белемлелеге өчен иң яхшы  агентлык дип табылды.  Компания АКШтагы гражданнар инициативасы үзәге белән тыгыз бәйләнештә хезмәттәшлек итә. Кайбер белгечләр һәм менеджерлар  Америкада белемен камилләштерде. 

  Өлкәдәге гильдия белгечләрне укыту белән дә шөгыльләнә. Аларның барысының да сертификатлары бар, рәсми башлангычта легаль эшлиләр.   «Кредо Приорат»  агентлыгы менә дигән бинада шәһәр үзәгендә урнашкан. Агентлык шәһәрне төзекләндерүдә һәм яңартуда сизелерлек өлеш кертә. Шәһәр хакимияте бу хезмәтне берничә тапкыр дипломнар һәм грамоталар белән билгеләде.

  «Кредо Приорат» — төбәкара ломбардлар ассоциациясе әгъзасы.

 Кыям Кормакаев Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендә генә түгел бөтен дөнья татарлары арасында абруй яулаган шәхес. Ул шәхес буларак та, башкарган эшләре һәм үрнәкле гаиләсе белән дә моңа лаек. Кыям әфәнде исеменә бирелгән күпсанлы бүләкләр, мактаулы исемнәр дә шул хакта сөйли.

  55 яшьлек юбилеенда  Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан » Татар мәдәниятен һәм гореф- гадәтләрен саклауга керткән зур өлеше өчен» истәлекле бүләккә лаек булды.  «Ауропада татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен»  медале белән бүләкләнде. Бу Бөтенауропа иҗтимагый оешмасы » Ауропа татарлары альянсы»ның иң зур бүләге.  

   Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге дә (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) Кыям Кормакаевның «Юлдаш » татар — башкорт иҗтимагый оешмасына  һәм Ленинград өлкәсендә үткән милли — мәдәни чараларны оештыруда күрсәткән хезмәтләрен лаеклы билгеләде. Кормакаев төньяк башкалада Атаулла Баязитовка һәм Муса Җәлилгә һәйкәл ачуда матди ярдәм күрсәтте. Гатчинадагы зыяратта «Җеназа йорты»н төзүдә катнашты.  

 Еллар узды, тормыш — язмыш Кыям әфәнденең башыннан сыйпап кына тормады. Ышаныч күрсәткән кешеләрнең хыянәтен дә, туганының фаҗигале үлемен дә кичерергә туры килде.  Әмма бу язмыш аяусызлыкларын Кыям  өлешенә төшкән сынау итеп кабул итте. Гаделсезлекләргә каршы ихтыяр көчен куярга өйрәнде

  Шушы урында Кыямның белем алган вакытларына әйләнеп кайтырга кирәк. Һәр адымына җаваплы карарга һәм алда торган мәсьәләләрне намус белән кичектерми хәл итәргә ул Чиләбе юридик техникумында укыганда  һәм Ульян өлкә башкарма комитетында эшләгән вакытта өйрәнгәндер. Югары юридик белем алганнан соң, төзелеш трестында, коммерция фирмасында һөнәре буенча эшли. Алган тәүге тәҗрибә, һәр адымыңны тиешле кысаларда тоту Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренең махсус взводында хезмәт иткән вакытта ныгыгангынадыр.

   1983-1988 елларда Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетында белем ала. Тынгысыз холкы аңа уку белән генә шөгыльләнергә юл калдырмый. Кыям иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. Профсоюз комитеты рәисе урынбасары, университет каршындагы тулай торакта студентлар советы әгъзасы була, лаборант һәм балта остасы булып эшли.  

  Диплом алганнан соң, юридик хезмәт күрсәтү җитәкчесе була.  Белемен камилләштерүне туктатмый. 1991 елда СССР Тышкы сәүдә академиясе каршындагы югары коммерция мәктәбен тәмамлый.   Аннары Санкт-Петербург югары икътисад мәктәбе университетында белемен камилләштерә. Президент программасы буенча идарә итү кадрлары әзерлеге үтә.  Америка, Япония һәм Кытайда стажировкада була.  

 Кыям әфәнде белән без Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда таныштык.  Аннары Гатчинаның «Юлдаш» татар — башкорт  иҗтимагый оешмасы үткәргән милли — мәдәни чараларда еш очрашырга туры килде. Кыям Кормакаев ул чараларны һәрвакыт матди яктан тәэмин итүчеләрнең берсе булды һәм булып кала. Әлбиттә, ул төньяк башкалада оештырылучы милли — мәдәни чараларда да  актив катнаша һәм матди ярдәм күрсәтә. Гатчинада, Ленинград өлкәсендә һәм Санкт — Петербургта Кыям Мөстәкыйм улын ихтирам итәләр һәм бары яхшы сыйфатларын гына саныйлар. 

   Һәркем үз язмышын үзе яза диләр. Кыям Мөстәкыйм улы тормышын рухи баета һәм мәгънәле итәргә өйрәнгән. Үз янына милләттәшләрне туплый белә. Карыйсың, менә ул Прага татарлары белән милли табын әзерли яки бергәләп халкыбыз җырларын башкару кичәсе оештыра.

  Кыскасы, кайда гына булмасын Кыям янында күңелсез түгел. Бу һичшиксез алга карап, якты максатлар куеп яши белүдән дә килә. Үзен иръегет дип санаган  һәркемгә кирәкле сыйфатлар Кыям әфәндедә тормыш сынаулары белән бергә тулылана бара һәм рухи байлыгын арттыра гына.

 Татар кешесе алдында рухи тормышны тулыландыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Безнең мең елдан артык тарихы, иксез — чиксез милли йолалары, күркәм гореф — гадәтләре, күпмилләтле халкы булган Казаныбыз һәм Татарстаныбыз бар.

 Ульян өлкәсендә туып — үскән, тормышта аяусыз чыныгу алган татар малае, үз үрнәге белән беркайчан да  язмыш сынаулары алдында башны имәскә һәм сынмаска өйрәтә

   Кыям Кормакаев авырлыклар кичерүгә карамастан, бүгенгесе көндә  матур һәм лаеклы тормыш алып бара. Әйтеп үттек, ул тормыш сынауларына каршы ихтыяр көчен куя белде, киләчәккә өметен югалтмады. 

   Шунлыктан аның бүгенгесе күпкә кызыклырак һәм рухи яктан бай, күпләргә үрнәк булып яши. 

  Кыям Кормакаевның исеме энҗе бөртеге кебек җир шары буйлап таралган татарлар арасында яхшы таныш. Чөнки ул үзенең күңел хөрлеге, халкыбызны, мәдәниятебезне яратуы, гореф — гадәтләребезне саклавы белән милләтебез арасында зур ихтирам яулады. 

  Менә шулай безнең арабызда Кыям Кормакаев дигән күренекле милләттәшебез бар. Ул тулы канлы тормыш белән яши. Аның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Ул алдагы көннәргә матур һәм җитди планнар корган. Планнары татар халкы һәм аның киләчәге белән бәйле. Шуңа да матур планнары тормышка ашарына шик юк.

 Кыям Кормакаевның күңеле тулы моң аның. Күптән түгел Казанда оештырылган Рәшит Ваһапов исемендәге «Яңа татар җыры» бәйгесендә катнашып аларның Флера Шәрипова белән бергә иҗат иткән «Күгәрчен һәм сандугач» җыры махсус бүләккә лаек булды. Җырны Алсу Әбелханова күңелләргә үтәрлек итеп башкарды.

 Форсаттан файдаланып, без Петербург Татар порталы ( баш мохәррире Равил Закиров) исеменнән һәм быел юбилее булуын искә алып, Кыям Кормакаевка  сәламәтлек, гаилә бәхете, тоткан юлыннан шулай туры баруын һәм озын гомерле булуын телибез.

Зәрия Хәсәнова,

Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

 Фоторәсемнәр Кыям Кормакаевның шәхси архивыннан.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости