Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиевнең Петербургта милләттәшләр белән очрашуы турында хәбәр иткән идек инде. Очрашу барышында Санкт — Петербург Татар порталы (баш мохәррире Равил Закиров) журналисты Васил Гәбделгаяз улыннан, кайсы шәһәрдә татар телен Казандагы кебек көчле укыталар, дип сорады. Мәртәбәле рәсми кунак Самара шәһәрен атады.

Журналистлык кызыксынуы күңел тынычлыгын алды. Интернетны байкап чыктым. Моңа кадәр Самарада «Яктылык» мәктәбе барлыгын ишеткән генә бар иде. Хәтта мәктәп директоры Радик Газизов белән телефон аша аралашу бәхете дә тиде.

Интернеттагы ачык мәгълүмат чаралары һәм Радик Рәвгать улыннан алган хәбәрләр нигезендә  шушы язма барлыкка килде.

… Бу вакыйга моннан 32 ел элек башлана. Татар гаиләсендә туып — үскән, ана телендә белем алган Хәридә Дашкинаны бер сорау борчый. Ни өчен мәктәпләрдә ана теле укытылмый? Совет чорында татарча укып үскән милләттәшләрнең балалары ни өчен туган телдә укудан мәхрүм соң? Хәридә Гәбделҗан кызы бу вакытта Самара шәһәренең 12нче санлы кичке мәктәбендә директор була.

1989 елның язында күңеленә тынгылык бирмәгән сорауларга җавап аласы, дөресрәге туган телдә укытуны торгызасы килү теләге белән Дашкина Самара шәһәренең «Туган тел»  татар милли-мәдәни үзәгенә юл тота.  Үзәктәге сөйләшүләр нәтиҗәсендә Хәридә Дашкина үзе җитәкләгән уку йортында якшәмбе татар мәктәбе ача.

Биш елдан, ягъни, 1994 елның 1 сентябрендә әлеге мәктәп каршында 7- 11 сыйныфта укучылар өчен көндезге татар бүлеге ачыла.

1997 елның 29 апрелендә Самара шәһәре хакимияте башлыгы шәһәрнең Совет районы элеккеге 185нче балалар  бакчасы бинасында 1997 елның 1 сентябреннән татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнү өчен муниципаль гомум белем бирү  мәктәбе ачу турында 611нче санлы Карарга кул куя. Татар мәктәбенә «Яктылык» дип исем бирәләр.

Балалар бакчасын мәктәп итеп үзгәртүдә Самараның өлкә һәм шәһәрнең Совет районы хакимияте матди ярдәм күрсәтә. Яңа мәктәпнең директоры итеп Русия Федерациясе һәм Татарстан  Республикасы мәгърифәт отличнигы  Хәридә Гәбделҗан кызы Дашкина  билгеләнә. 

Мәктәпне ачканга кадәр татар халкы белән бик зур оештыру эшләре һәм сөйләшүләр алып барыла. Вакытлы матбугат чаралары аша, шәхси әңгәмәләр вакытында, милли бәйрәмнәр, концертлар, тантаналар һәм башка милли -мәдәни чаралар  барысы да милләтебезгә ана теленең әһәмиятлелеге һәм кирәклеген аңлатуга корыла.

Туган тел нигезендә үткәрелгән уртак чаралар, ата-аналар белән педагогларның җылы мөнәсәбәтләре, аралашулары, бергәләп археологик лагерьларга, туристик сәяхәтләргә чыгулар, җәйге сәламәтләндерү мәйданнарында ял итүләр ата — аналарның психологиясен үзгәртүдә зур роль уйный.

Тырышлык бушка китми. 1997 елның 1 сентябрендә Самара шәһәрендә тантаналы шартларда гуманитар белем бирүче, татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче муниципаль гомум белем бирү  мәктәбе «Яктылык» ишекләрен ача. 

50 мең татар яшәгән шәһәр бу көнне дулкынланып көтә.  Татар милләтеннән булган 200гә  якын бала  яңа ачылган мәктәптәге парта артына утыра.

Башта, әлбиттә, кыенлыклар була. Уку әсбаплары җитешми, сыйныф бүлмәләре җиһазландырылмаган.

 Хәзерге вакытта мәктәптә 500дән (1- 11 сыйныфлар, барысы 20 сыйныф) артык кыз һәм малай белем ала.

Башлангыч, төп һәм урта белем бирү сыйныфлары. Моннан тыш физкультура-спорт,  художество-эстетик, туристик-туган якны өйрәнү, мәктәпкә кадәрге гомум белем бирү юнәлешендә дә максатлы эш алып барыла.

«Яктылык » мәктәбе дәрәҗәсенә лаеклы рәвештә уку планына «Татар теле» (2-11 сыйныфлар), «Татар әдәбияты» (5- 11 сыйныфлар), «Татар халкы тарихы» (8-11 сыйныфлар), «Дөньядагы диннәр тарихы» ( 10 -11 сыйныфлар) һәм «Татар халкы мәдәнияте»  (7-9 сыйныфлар) дәресләре кертелә.

Болардан тыш,  мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч омтылышларын, иҗади сәләтләрен үстерү өчен өстәмә дәресләр үткәрелә.  Өстәмә дәресләр уку процессының дәвамы булып тора.  

«Яктылык» мәктәбе педагогик коллективы югары һөнәри дәрәҗәгә ия, биредәге укытучылар тормышта барган үзгәрешләрне сабыр кабул итә, шунлыктан бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәт саклана.

Узган еллар эчендә Тукай телен укыткан мәктәптә аерым милли — мәдәни гореф — гадәтләргә нигез салынган һәм алар кадерләп саклана. Күпсанлы методик һәм дидактик эшләнмәләр тупланган. Үзенчәлекле мәктәптә укытучылар үзләрендә һәр балага карата җылы мөнәсәбәт, ярату һәм ярдәм итәргә теләү сыйфаты тәрбияли. Мондый яхшы мөнәсәбәткә балалар яхшы уку һәм тәртип белән җавап бирә.

«Яктылык» мәктәбен тәмамлаган кызлар һәм егетләр арытабан белем алуын югары һәм махсус — урта уку йортларында уңышлы дәвам итә. Өлгергәнлек аттестаты алучыларның 90 проценты укырга керә.

«Яктылык» мәктәбенең уңышлы эшләве һәм төрле милләт арасында абруй яулавы аның өлкә хөкүмәте һәм шәһәр органнары, башка мәктәпләр белән, кулга-кул тотынып баруында. Мәктәпне тәмамлаучылар кайда гына булсалар да, илнең якты киләчәге өчен фидакарь хезмәт итәләр. Шул ук вакытта, туган  мәктәпләрен дә онытмыйлар. Кайтып йөриләр, милли- мәдәни бәйрәмнәрдә катнашалар.   

Мәктәп ачылган беренче көннән башлап «Яктылык»та югары уку йортларында укучы булачак педагоглар практика үтә.

«Яктылык» китапханәсенә татар һәм урыс телендәге китаплар куелган. Китапханә фондындагы басмалар белән Самарада яшәүчеләр генә түгел, өлкәдә яшәүче халык та файдалана.

Татар мәктәбе тәҗрибәсеннән башка шәһәрләр һәм  Самара өлкәсендә  дә, аннан читтә дә милли уку йортларын яңартканда  үрнәк алалар.

«Яктылык» ның ишеге үз эшчәнлеге белән кызыксынган һәркемгә — Русиядән һәм чит илдән килгән кунакларга һәрчак ачык.  Биредә  Самара өлкәсеннән, Ульяннан, Башкортостаннан, Казахстаннан, Төмәннән, Болгариядән һәм АКШның  Мичиган штатыннан вәкилләр булды.

Мәктәптә Самара шәһәре һәм Татарстан Республикасы галимнәре катнашлыгында әледән — әле мөһим темага багышланган семинарлар, конференцияләр, татар теле укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары  үткәрелеп тора.

2009 — 2012 елларда мәктәптә Мәгъдәния Мидхәт кызы Әбдерәхимова директор була. Мәгъдәния ханым бу эшкә бар күңелен бирә.

Хәзерге вакытта «Яктылык» мәктәбенә Радик Рәвгать улы Газизов җитәкчелек итә.

«Яктылык»та мәктәпкә килгән һәр балага «дөньяның кабатланмас кыйммәте» дип карыйлар икән. Хикмәт шунда, беренче сыйныфтан ук кызлар һәм малайлар шатлану, гаҗәпләнү, изгелек һәм яхшылык кебек төшенчәләргә аңлату ала.  5-11 сыйныфларда  табигать фәлсәфәсе, тойгы, әдәплелек, тормыш, шәхес һәм дөнья кебек олы аңлатмалар белән таныша.  

Самарадагы «Яктылык» мәктәбе туган телләрне онытып барган бу катлаулы заманда ниндидер бер гаҗәеп дөнья кебек ачыла. Баланың ана телендә сөйләшүе һәм укуы, югыйсә, һич тә гаҗәпләнерлек хәл булырга тиеш түгел дә бит.  Самарада яшәүче милләттәшләрнең үзләрендә рухи көч табып, ана телендә мәгърифәт учагы кабызулары батырлыкка тиң. Әлеге учактан чыккан ялкын чаткылары тирә — якка сибелеп төрле җирләргә барып төшә. Юк, төшми. Йөрәкләрдәге милли хисләрне кабыза бугай ул. Узган еллар эчендә мәктәп тәрбия һәм белем бирүдә бай тәҗрибә тупланган. Мәктәптә югары сыйфатлы белем бирелә. Аның ярдәмендә укучылар тормышта лаеклы урын табарга; ватан, халык язмышы өчен җаваплы булырга өйрәнә. Моннан тыш «Яктылык» мәктәбендә милли, рухи-әхлакый мохит тудырылган. Ул балаларга милли мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне, үз халкының тарихын өйрәнергә, сәләтләрен үстерергә, халык иҗаты белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Мәктәпнең Җәмигъ мәчете белән тыгыз элемтәдә торуы ислам мәдәнияте нигезләрен укытуда зур ярдәм итә.

«Яктылык»  — Самара татарлары тарихының аерылгысыз өлеше.  Хәер, шәһәрдә төрле яктан килгән халык яшәвен искә алганда, аны Русиядә яшәүче барлык милләттәшләрнең тарихы дип атарга була.

«Яктылык» директоры Радик Газизов сүзләренә караганда,  ул җитәкләгән  мәктәп Самара өлкәсен лаеклы рәвештә бөтен илгә таныткан иң зур казаныш һәм чиксез горурлык булып тора.

Татар халкы элек — электән белемгә һәм мәгърифәткә тартылган. Безнең дәү әниләр (картинәйләр) гарәп телендә коръән укыган. Гарәп  телен белгән кеше надан булмый. Революциягә кадәр татарлар башлыча гарәп графикасында язу, Коръән уку белән генә чикләнмәгәннәр, алар татар теле грамматикасын, арифметика, география кебек фәннәрне ана телендә өйрәнгәннәр. Ә менә урыс телендә укучылар бик аз булган.

Тарих битләрен актарсаң, анда татарларны кызыксынучан һәм белемгә омтылучан халык, дип бәялиләр. Мисалга китерерлек күренекле шәхесләр җитәрлек. Самара җирендә дә андый шәхесләр байтак.

Мисалга “Яктылык” татар мәктәбенә нигез салган Хәридә Дашкинаны, утыз елга якын “Бердәмлек”  гәҗитен нәшер иткән Рәфгать Әһлиуллинны , “Ялкынлы яшьлек” ансамблен оештырган Илгиз Колючевны, “Туган тел” милли — мәдәни җәмгыятенә нигез салган Азат Надыйровны һәм Мансур Ямалетдиновны  китерергә була.

Һичшикез Самара шәһәрендәге  «Яктылык» мәктәбенең ана телен, милли гореф — гадәтләрне саклауда тоткан урынына киләчәктә тарихчылар лаеклы бәя бирер әле.

Бүгенге көндә «Яктылык»ны җитәкләгән Радик Рәвгать улы Газизов татар һәм урыс телләрен, мәдәниятләрен яхшы белә, шунлыктан бүтән милләт халыкларының гореф-гадәтләренә һәм мәнфәгатьләренә ихтирам белән карый.

Милли үзаң тәрбияләүдә «Яктылык»ның тоткан урыны бәяләп беткесез. Мәктәп ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә татар гореф-гадәтләренә таянып эшли.  “Яктылык” илдә моңа кадәр яңа шартларда туган телне укытырга омтылган  проектларның иң уңышлысы дип кыю әйтергә була.

 “Яктылык” туган телне укытырга теләгән милләтпәрвәрләр өчен менә дигән  тәҗрибә туплау мәйданы.  Миллионнан артык кеше яшәгән Самарада «Яктылык» нур сибүче  үзәк булып тора. Укучылар саны арта бара. Әгәр 1997 нче елда мәктәпкә 175 укучы килсә,  бүген 500дән артык бала белем ала. 

— Быелгы уку елына мәктәп янына янкорма төзергә уйлыйбыз. Узган уку елында 1 сентябрьгә 100 баладан гариза килде. 64ен генә алырга мәҗбүр булдык, — диде минем белән телефон аша сөйләшкәндә Радик Рәвгать улы, — Ел саен икешәр беренче сыйныф тупласак,  соңгы елларда  исә, өч беренче сыйныфка укырга килүче балаларның саны 70тән артып китте. Безнең мәктәптә укырга теләүчеләр шулкадәр күп, тик урын җитмәү сәбәпле, без аларның барысын да кабул итә алмыйбыз. Өч елга бер тапкыр без мәктәбебезнең татар телен  һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнү мөмкинлеген раслыйбыз. 2015нче елдан алып, мәктәптә татар телен укыту буенча  тышкы экспертиза үткәрелә башлады. Татар теле, татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы фәннәрен укыту мәктәпнең уку планына кертелгән, — диде ул.

Директор мәктәпкә керергә атлыгып торучылар күп булуының сәбәбен дә атады. «Бездә тәртип яхшы. Чөнки тәрбия эшләре татар халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән. Мәктәптә укытуның сыйфаты да югары. 11 сыйныф укучыларының урыс теле имтиханыннан уртача 95 һәм аннан күбрәк балл җыйганын белдерде.  Урта Азиядән Русиягә эш эзләп килгән халыклар да балаларын Самарадагы татар мәктәбенә бирергә тырыша. Шунлыктан да мәктәптә урын җитешми.

Бу очракта дөнья куласа — бер әйләнә, бер баса, дип тә әйтергә була. Моның белән мин Урта Азиядән килгән халыкларның да бүген Самара кебек шәһәрләрдә татар телен өйрәнергә омтылуларын әйтергә телим. Узган гасырда безнең ата — бабайлар «Ташкент — икмәкле шәһәр» дип шул якка агылган. Хәзерге кырыс шартлар анда яшәүчеләрне бирегә тарта.

Заманча мәктәп шартларында ана телендә белем бирү шактый катлаулы эш. Шул ук вакытта, хәл итмәслек мәсьәлә дә түгел. Гарәп, инглиз, кытай телләрен өйрәнәбез һәм рәхәтләнеп сөйләшәбез бит. Ә нигә канда йоклап кына яткан телебезне уятмыйбыз әле. Ул бит шуны гына: игътибар иткәнне, илһам биргәнне генә көтә.

«Яктылык» мәктәбендә тату, дус, югары һәнәри белемле, үз телләрен, тарихын, мәдәниятын тирән белүче һәм яратучы укытучылар коллективы тупланган, дип сөйләде Радик Газизов. Укытучылар  коллективы  башкарган барча эшләр дә  мәктәпнең үсешенә юнәлтелгән һәм  алар татар телен, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклап калу, рухи  мирасны  киләчәк  буынга  тапшыру  максатыннан  эшләнелә.  Безнең татар теле укытучылары Татарстанның югары уку йортларын тәмамлаган кешеләр. Барлык фәннәр буенча да — математикамы, физикамы, физкультура булсынмы, татар телле укытучылар белем бирә. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки «Яктылык»та укучы күпчелек  балаларның, кызганычка каршы, урыс телендә генә белем һәм тәрбия алган әти-әниләре үзләре дә ана телен онытып баралар, ә белгәнебезчә, беренче тәрбия гаиләдән килә бит. Бу юнәлештә гаилә, ата-аналар  белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Әти-әниләр, әби-бабайлар өчен Якшәмбе мәктәбе эшли, атнага 3 сәгать түләүсез татар  теле  һәм “Ислам мәдәнияты” дәресләре үткәрелә. Белгәнебезчә, ата-аналар җыелышларында хәзерге вакытта  күбрәк әниләрне генә күрергә була.  Гаиләдә тәрбия әшләрендә әтиләребезнең авторитетын күтәрер өчен мәктәбебездә дүрт ел дәверендә «Әтиләр клубы» эшләп килә. Башта әтиләр  безгә куркып кына килсәләр (мәктәптә балаларыбыз әллә начар укыйлар микән, ник безне җыялар икән дип уйласалар), инде хәзер бу  җыелышларны үзләре көтеп алалар.

Без укучыларыбызга белем бирү белән бергә аларда ана теленә, татар  тарихына, диненә  һәм мәдәниятенә мәхәббәт, горурлану  хисе тәрбиялибез.

Алда торган зур бурычыбыз: мәктәптән тормышта үз урынын таба алырлык, төпле, заман таләпләренә җавап бирерлек һәм көндәшлеккә сәләтле шәхесләрне  укытып һәм тәрбияләп чыгару, — дип дәвам итте сүзен Радик Газизов.

Бездә татар теленә аңлы мөнәсәбәт булдыру буенча да даими эш алып барыла. Мәктәбебездә класстан тыш чаралар системасы булдыра алдык: «Өлкәннәр көне», «Әниләр бәйрәме», «Сәламәтлек көннәре», «Боз озату», «Сабантуй», «Сөмбелә», «Өмә — шимбә», «Гаилә бәйрәме», Ветераннар белән очрашу, «Мәүлид бәйрәме» һ.б. Бу  бәйрәмнәрдә укучылар яратып  катнашалар, үзләренең чыгышларын карарга мәктәпкә әби-бабаларын, якыннарын чакыралар.

 «Яктылык»та шәһәребезнең урыс мәктәпләрендә белем алучы  татар балалары арасында татар теле буенча бәйге-олимпиада да уздырыла.

Күренекле кешеләр, язучылар, шагыйрьләр һәм артистлар белән очрашулар  да  оештырып  торабыз.

Барлык сыйныф укучылары да ел саен уздырыла торган “Татар балалары җырлый”, “Мирас” дип аталган бәйгеләрдә катнашалар.

 «Яктылык»та спортны да онытмыйлар. Укучы малайлар рәхәтләнеп татар көрәше белән мавыга. Хәзер алар милли көрәш буенча Русиянең җыелма командасы составына кертелде.

Мәктәпнең “Мирас” этнографик музеена куелган экспонатларны  экспедицияләрдә  укучылар  үзләре җыйды. Музейга  милли йола, гореф-гадәтләрне чагылдырган һәм халкыбызның тарихы, мәдәнияты, дине,  көнкүреше белән таныштырган әйберләр куелган. Арада борынгы җиһазлар да очраштыра. Экскурсияләр  өч телдә: татар, урыс һәм инглиз  телләрендә алып барыла.

Татар теленә тартылуның тагын бер мавыктыргыч ягы бар. Балалар  Самарада һәм Казанда нәшер ителүче гәҗит — журналларга язышып тора. Һәм үз язмаларын күреп чиксез сөенәләр.

 Туган телгә тартылу җәйге каникул вакытында балалар  “Болгар – туган тел”, “Без  — Тукай оныклары”, “Агыйдел”, “Милләтебез хәзинәләре”, «Дуслык”,  “Сәләт” төбәкара лагерьларда ял иткәндә төрле чаралар аша дәвам итә. 

Мәктәп директоры Радик Газизов фикеренчә, чынында телебезне, татарлыгыбызны мәктәпләр генә саклап кала алмый. Гореф-гадәтләр, тел, мәдәният, татарлык хисе ана сөте белән керергә тиеш.

Безнең тәҗрибә шуны күрсәтә: татар телен үзләштерү баланың гыйльми офыгын киңәйтә.  

Радик Газизовның үзенә килгәндә, ул төрле яктан сәләтле кеше. Белеме буенча музыкант һәм юрист, спортсмен, дүрт бала атасы, «Әтиләр киңәше» әгъзасы. 2016 елда шәһәр бәйгесендә елның «Иң яхшы иръегете» исеме ала.  Күпчелек халкы мордва булган авылда туган. Татар, урыс һәм мордва телләрен яхшы белә.

 «Яктылык» мәктәбенең киләчәге өметле булырга ошаган. Александр Матросов исемендәге урамда урнашкан булуы батырлык билгесенә ишарәли.

Әлбиттә, Самара шәһәрендәге «Яктылык» мәктәбенең Русиядә киң билгеле булуы һәм абруй казануы биредәге коллектив әгъзалары: Нурзидә Фәйзуллина, Алия Әбсәләмова, Румия Исмәгыйлева, Рәмзия Зарипова, Сәгыйдә Нуруллина, Айгөл Хәкимова, Изидә Хуҗина, Мария Шакирова, Фәния Гыйләҗева, Фәридә Хәмидуллова, Гөлчәчәк Нуруллина, Ринат Сәгъдиев, Ринат Хәбибуллин, Ольга Гондурова, Айна Әхмәтҗанова, Тәнзилә Сөләйманова һәм Надежда Осипова  кебек фидакарьләр хезмәтенә дә бәйле.

 Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

  Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости