Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә маринист-рәссам Игорь Кравцовның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә «Су асты флоты: мистика, хорафат һәм кырыс чынбарлык» дип аталды.
Кравцов запастагы 1 ранг капитаны, заманында Төньяк флотта су асты көймәләре дивизиясендә хезмәт иткәндә «КС-403» Аксон-2 «Казань» ( 1999-2005 гг.) командиры була. Экспозициягә төрле жанрдагы маринистика юнәлешендәге эшләр кергән.
Башта «маринист» сүзенә аңлатма биреп китик. Аны күпләр белми. Игорь Кравцов — маринист (диңгезне сүрәтләүче рәссам). Маринист — море сүзен үзгәртеп ясалган. Дөрес, маринист май белән рәсем язучы гына түгел, алар арасында чуерташ белән эшләүчеләр дә һәм акварельчеләр дә бар.
Табигать — иң яхшы архитектор һәм сәләтле дизайнер. Океан һәм диңгез табигать тудырган гүзәллек. Ул куәте һәм көчлелеге белән сокландыра, үзенә тарта һәм рәссам сәләте булган кешеләргә илһам бирә. Зур суга багышланган картиналар эчке көч һәм романтика белән тулы. Игорь Кравцов үз эшләрендә тормышчан төсләрне кулланырга омтылган. Дулкыннарга сузылган болыт аша кояш һәм һава төсен тойган кебек буласың. Теләсә кем диңгезче рәссам була алмый. Дулкыннар матурлыгын бирү һәм аларның тәэсирен тою өчен диңгез белән турыдан — туры аралашу мөһим.
Игорь Кравцов диңгез белән аралашкан гына түгел, зур суның төбенә кадәр төшеп хәрби хезмәт иткән кеше. Һөнәри су асты диңгезчесе, соңгы «КС-403» «Казан» атом субмаринасы командиры, яхта капитаны һәм Русия спорт мастеры. Ул Ленин комсомолы исемендәге Хәрби-Диңгез Флоты курсантыннан башлап атомоход командирына кадәр җиткән. Димәк, су асты көймәсендә хезмәт итүнең барлык нечкәлекләрен һәм авырлыкларын белә. Шунлыктан, беренче карашка ул язган картиналар да сугыш һәлакәтен чагылдырган кебек. Күп еллар су төбендә кайнау һәм техник дайвинг белән шөгыльләнү рәссам — маринистка диңгезне һәм су асты мохитен чынбарлыктагы кебек кәгазьгә төшерү мөмкинлеге бирә. Эшләре тормышчан булганга да аның кайбер картиналары Үзәк хәрби- диңгез музеена куелган.
«Казан» су асты көймәсенә килгәндә, аның күпне күргән хәрби рубкасы Татарстан башкаласының Җиңү паркында почетлы урында тора, флагштогында Андреев әләмен күтәрү дәвам итә.
Картиналар язу белән беррәттән Игорь Кравцов күп еллар хәрби — диңгез тарихы һәм журналистика белән дә кызыксына. Үз су асты көймәсендә 1971 елдан башлап кемнәр хезмәт иткәнлеге турында мәгълүмәт тә туплаган.
Тарихи эзләнүләре картиналар гына түгел китаплар язуга да этәргән. Аның «Корабльнең өч тормышы» китабы укучыларда зур кызыксыну тудырды. Шактый катлаулы язмыш кичергән субмарина хакында ул. Әлеге субмарина заманча камилләштерелгән атомлы су асты көймәләрен төзүгә этәргеч бирә.
Сынлы сәнгатьтә океан һәм диңгез күренешләрен кәгазьгә төшерү 17нче гасырда Голландиядә барлыкка килә. Бу юнәлеш шунда ук киң танылу ала һәм абруй яулый.
Игорь Кравцов язган картиналарда әнә шул вакыттан бирле килгән диңгезче — рәссамнәргә хас үзенчәлекле сыйфатлар сакланган. Эзләнүләр нәтиҗәсендә ул кәгазьдә төрле сюжетны чагылдыру юлын тапкан. Кравцов эшләрен караганда, океан киңлекләрен генә түгел, панорама төрләрен дә, диңгездә барган көрәш — яуларны да күргәндәй буласың. Бер яктан аның картиналары чын диңгез тормышын, икенче яктан уйлап табылган дәлилләрне тасвирлый. Аларда капма — каршылык та очрый. Мәсәлән, диңгез котыруына исе дә китмичә, күктә акчарлаклар уйный.
Һәр рәссам диңгезне үзенчә күрә. Игорь Кравцов табигать тудырган зур көчле су астында барган хәрби хезмәтне аңларлык итеп күрсәтә.
Аның эшләре Мәскәү, Казан, Мурманск, Североморск, Кронштадт шәһәрләрендә, Венгрия һәм Италиядә оештырылган күргәзмәләрдә куелды.
Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенә, Кравцов күргәзмәсе белән танышырга, заманында су асты көймәсендә хезмәт иткән димңгезчеләр җыелган иде.
Җыелучылар Игорь Кравцовның залга эленгән картиналары белән танышты.
Күргәзмәгә килүчеләр үз чыгышында Игорь Кравцов иҗатына югары бәя бирде.
Җавап чыгышында Игорь Кравцов үзенең диңгез һәм су асты мохите тормышын чагылдырган иң эчтәлекле картиналарыннан берсен Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенә бүләк итте. Татарстанның Совет чорында ук диңгез флоты өстеннән шефлык алуы турында һәм иҗаты турында сөйләде.
Тарихчы һәм язучы, 2 ранг капитаны Шамил Насыйров үз чыгышында Кравцовка зур хезмәт сөючәнлек хас. Һәр диңгезче дә су асты көймәсе командиры була алмый һәм һәр диңгезче дә рәссам да түгел. Диңгезче — рәссамнең эшләре патриотик рухта сугылган һәм берүк вакытта тормыш чынбарлыгын чагыштыруы белән көчле дип билгеләде.
Очрашуда катнашучылар берничә тапкыр Измаил Зәйдуллин исемен телгә алды. 1 ранг капитаны Щ-423 көймәсе командиры тарихта беренче тапкыр су асты йөзүендә флоташа Төньяк диңгезне кичеп чыга. Шамил Насыйровның Измаил Зәйдуллинның тормышына һәм хәрби хезмәтенә багышланган китабы: «Онытылганнан кире кайтты» китабы ( китап исеме ирекле тәрҗемәдә) шушы хакта. Әлеге юлларны язучы журналист бу китапны татар теленә тәрҗемә итте. Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле урынбасары 2 ранг капитаны Дамир Сабиров диңгезче — рәссам күптән безнең белән элемтәдә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да һәм Измаил Зәйдуллин истәлегенә багышланган чараларда да актив катнашты, дип ассызыклады. Дамир Рәгыйб улы Кравцовка ике арадагы бәйләнешләргә ихтирам йөзеннән һәм Даими вәкиллек исеменнән Мактау грамотасы һәм Измаил Зәйдуллинга багышланган ( авторы Шамил Насыйров) китап бүләк итте.
Су асты диңгезчеләренең очрашуы чәй өстәле янында җыр белән дәвам итте.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсем интернеттан алынды.