Туган җирең - Идел буе, Һәр телнең бар туган иле, Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле. Ак алъяпкыч бәйләсәләр, Өзелеп тора кызлар биле. Кызлар кебек шат чырайлы, Ачык йөзле татар теле. Халкың кебек уңган да син, Хезмәттә син көне - төне. Ир - егетләреңдәй дәртле, Гайрәтле син, татар теле. Фәннән сине аерса да Гасырларның афәт җиле, Аксакалларыңдай олпат, Акыллы син татар теле. (кыскартып бирелде). Наҗар Нәҗми, Башкортостанның халык шагыйре.
Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тантанага төренгән. Биредә менә — менә татар телен өйрәнү дәресләре башланачак. Бәйрәмчә бизәлгән, өстәленә татар китаплары сибелгән залга иңбашына беренче сыйныф кызчыгын утырткан үсмер килеп керер сыман. Кызчык кулындагы җиз кыңгырауны селкетер һәм аның кайтавазы милли моң булып яңгырар кебек. Җиз кыңгырау тавышын, әлбиттә, залга җыелучылар ишетмәде. Алар Каюм Насыйри исемендәге үзәккә йөрәк чакыруы һәм күңел кушуы буенча ана телен өйрәнү өчен җыелды. Татар телен бушлай өйрәнү курслары коронавирус сәбәпле ябылып торган иде.
Дәресләргә җыелучыларны даими вәкил Ренат Вәлиуллин тәбрикләде. Ул җыелучыларны курсларны алып барачак Алинә Хәйруллина белән таныштырды. Алинә Дамир кызы югары филологик белемле, Каюм Насыйри институтының белем бирү мәдәни үзәге методисты. Хәйруллина актив җәмәгать эшлеклесе дә, «Татар кызы» бәйгесендә катнашып «Зыялы татар кызы» исемен яулаган. Хәзерге вакытта Казан Федераль университетында аспирантурада белем ала.
Ренат Вәлиуллин курсларга килүчеләрне Петербургта татар телен өйрәнү буенча булган бүтән нокталар, төньяк башкаланың Чайковский урамында ачылачак татар үзәге ( әле анда ремонт эшләре бара) һәм шәһәрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән таныштырды. Бүгенге көндә татар теле генә түгел, урыс һәм башка телләр дә заманча үзгәреш кичерә, алар үз кыйммәтен һәм чынбарлыгын югалта бара. Ана теле күп урында Тукайныкыннан, урыс теле Пушкинныкыннан аерыла, дип билгеләде.
Ренат Вәлиуллин ана теле яшәргә һәм без үз телебездә сөйләшергә тиеш, дип ассызыклады. Классик әдәбият һәм Тукай әсәрләре бары тик оригиналында укыганда гына чын ләззәт бирә һәм аның табигый матурлыгын тоясың.
Даими вәкиллектә татар теле курсларын җитди һәм югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Якты зур бүлмә, татар теле буенча кирәкле әсбаплар һәм сүзлекләр җитәрлек. Зур экран һәм интернет аша онлайн уку мөмкинлеге дә булдырылган.
— Туган телне өйрәнергә һәм белем алырга теләгән һәркемгә ишегебез ачык. Уку әсбапларын Казаннан алып торабыз. Рәхим итегез! — диде чыгышы азагында Ренат Накиф улы.
Петербурглыларны татар теле курсларында укытачак Алинә Хәйруллина үзе турында сөйләде. Ул Казаннан, туган телгә мәхәббәтне гаиләдә ала. Галимҗан Ибраһимов исемендәге гимназиядә укыган вакытта ана теленә тартылуы арта гына. Татарстандагы билгеле җәйге «Сәлам» лагерьларының берсендә җитәкче дә була.
Алинә төрек филологиясе белән кызыксына, шушы юнәлештә фәнни эзләнүләр алып бара. Укытучының «күчтәнәч»кә алып килгән махсус ролигы «Татарлар каян килеп чыккан» дигән темага багышланган иде. Ролик халкыбыз тарихын барлый. Җыелучылар аны кызыксынып карады.
Курсларда белем алырга килүчеләр Петербургка Русиянең төрле төбәгеннән килеп урнашкан. Арада Казан, Уфа, Ульян, Пермь, Самара, Киров, Ленинград өлкәсе, Таҗикстан, Үзбәкстан, Коми һәм Мари Эльдан вәкилләр бар иде.
Каюм Насыйри институты Казан Федераль университетында 2014 елда ачылды. Әлеге институт дөньяда тел өйрәтү, телне таныту белән шөгыльләнгән Сервантес, Конфуций, Гете һәм Юныс Әмре уку йортларының аналогы. Каюм Насыйри институты татарлар яшәгән бөтен дөньяда туган телне пропагандалый.
Беренче үзәк 2014 елда Мәскәүдә, икенчесе Санкт — Петербургта ачылды. Уфада, Чабаксарда, Ульянда, Екатеринбургта, Казахстанның Астанә шәһәрендә, Кыргызстанда һәм башка төбәкләрдә үзәкләр бар. Бу курсларда яшь буенча чикләү юк. Мәктәп баласыннан алып пенсия яшендәге өлкәннәргә кадәр курсларда укый ала.
Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллегенә туган телне өйрәнү һәм камилләштерү өчен нигездә төрле һөнәрле милләттәшләр килде. Бу сөендерә. Кем һәм ничә яшьтә булуыбызга, нинди хезмәт башкаруыбызга карамастан, без ана теленә битараф түгел. Татар теленең серләрен ачасы килү кызыксындыра һәм үзенә тарта. Курсларга килүчеләр бу фикерне берсүзсез раслый.
— Мин Казаннан. Бераз вакыт чит илдә яшәргә туры килде. Шул вакытта туган телемне оныта башлаганымны сиздем. Моны бик тиз төзәтергә кирәк. Шуның өчен мин биредә, — диде Илсөяр Хәмидуллина.
Тумышы белән Бөгелмәдән булган, сынчы ( скульптор) Артур Мәхмүтов та Петербугта яшәү чорында татар телен оныта башлавына борчыла. Шуңа «югалган» сүзләрне кире кайтара алырына ышанып, әлеге курсларга язылган.
— Минем эшем турыдан — туры туган тел белән бәйле. Телебезне белү — минем өчен мотлак,- дип белдерде » Файда» ансамбле әгъзасы Янифә Седакова.
Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар порталы яңалыклар мохәррире Линара Николашкина, үзенең туган телгә тартылуын хәбәрләрне ике телдә язасы, сорауларга җавапларны да үз телебездә бирәсе һәм сөйләшәсе килү теләге белән аңлатты.
— Узган татар теле курсларында мин татарча хатасыз язарга өйрәндем. Хәзер ана телендә сөйләшәсем һәм аралашасым килә, — дип уртаклашты үзенең якты максаты белән Фәридә Гренда. Ул читтән торып Казан мөселман институтында белем ала.
Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкил урынбасары Дамир Сабиров, Вәкиллеккә зур рәхмәт белдерә. Нәкъ менә биредә эшләү, милләттәшләр һәм Казан белән һәрвакыт диярлек элемтәдә булу нәтиҗәсендә туган телебезнең яңадан — яңа битләрен ачам, ди ул.
— Туган телне өйрәнүгә без һичшиксез балаларны тартырга тиеш, — дип исәпли Миләүшә Диярова, — нигез булдырырга кирәк. Ана теле югалырга тиеш түгел. Ул балалар бакчасы яшендәге кызлар һәм малайлар белән шөгыльләнергә, аларны тегү серләренә өйрәтергә һәм ул дәресләрдә алар белән туган телдә аралашырга теләге барлыгын белдерде.
Әлеге мөһим очрашуда катнашучылар Казанда нәшер ителүче киң билгеле «Татарлар» гәҗите белән дә танышты.
Туган телдә сөйләшкәндә һәм аралашканда аның матурлыгын тоймыйсың. Ул табигый хәл. Без аны бары белмичә яратабыз гына. Ул безгә әни һәм әти кебек кирәк. Чөнки аның белән рәхәт. Чит җирләргә китеп, туган тел белән аралашу чикләнгәч, без аны сагынабыз һәм юксынабыз. Күңелнең иң яшерен җирләреннән моң һәм сагыш булып бөркелеп ул үзенә дөньяга чыгарга юл эзли, сорый һәм таләп итә. Күпләр бу ихтыяҗны җыр — моң белән тутыра. Омскидан бер танышым бар. Ул урысча гына сөйләшә һәм аралаша, татарча белми диярлек. Әмма аның машинасында һәм гаиләсендә бары тик татар җырлары гына яңгырый. Такмак түгел, кубыз һәм озын көйләр.
Кешене яратырга мәҗбүр итеп булмый. Ул кешенең эчке халәте. Татарстанның Петербургтагы Даими вәкиллегенә туган телне өйрәнергә килүчеләр әнә шул йөрәкләрендә һәм күңелләрендә кайнаган туганчы ук каныбызга сеңгән тойгыга буйсынганнар. Урыслар «Зов крови» ди.
Тагын шунысын әйтергә кирәк, тәүге татар гәзите нәшер ителгән Санкт — Петербургта ана телен өйрәнү курслары яңартылу һәм эшли башлау моннан 115 ел элек Атаулла Баязитов тарафыннан нигез салынган милли — мәдәни йолаларның яңаруы ул.
Татарлар грамоталы халык, без ким дигәндә, ике тел беләбез. Дәү әниләребез гарәп телендә Коръән укый иде. Андый халык надан булмый. Димәк, каныбызга сеңгән, бик тирән яшеренгән ана теленә дөнья күрсәтү бары тик үзебездән тора.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәрдә Линара Николашкина эшләре кулланылды.