Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Санкт-Петербургка килде.

Милли Шура рәисе 2020 нче елда Санкт-Петербург шәһәре Хөкүмәте тарафыннан  Татар милли-мәдәни автономиясе өчен бүлеп бирелгән бинаны төзекләндерү эшләре белән танышты. Биредә Татар мәдәни үзәге эшли башлаячак дип планлаштырыла.

Мәдәни үзәк белем бирү, җыр һәм бию сәнгате, этнография һәм башка юнәлешләрдә эшчәнлек алып барыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татар милли-мәдәни автономиясе өчен, Санкт-Петербург Хөкүмәте тарафыннан, шәһәр үзәгендә бина бүлеп бирелгән иде. Васил Шәйхрәзыев Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле  Ренат Вәлиуллин һәм Санкт-Петербург шәһәре Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркаев белән бергә бинаны карадылар, төзекләндерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Источник: Всемирный конгресс татар

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости