Лауреатлар арасында — шагыйрь Булат Ибраһим һәм композитор Ильяс Камал да бар.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.

Муса Җәлил премиясе татар теле һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштырган өчен Камал театры артистлары Динә һәм Илнур Закировларга; CLEAPL инновацион проектын тормышка ашырган һәм экологик куркынычсыз технологияләр булдырган өчен Иван Захаровка; музыкаль сәнгатькә керткән үсеше өчен композитор Ильяс Камаловка; яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткән өчен шагыйрь Булат Ибраһимга; сынлы сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен Роман Абдуллинга бирелде.

Премияләрне тапшыру тантанасына премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева килгән иде.

Быел жюри хозурына 62 кандидат тәкъдим ителгән. Кандадитларның күпчелеге музыкантлар, иҗтимагый хезмәттә булучылар һәм театр өлкәсендә эшләүчеләр.

«Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе коллективы премиягә яшь журналист Алинә Айдарованы тәкъдим иткән иде.

  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр бирелә. Сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, эшмәкәрлек, яшьләр программалары үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Премия 30 яшькә кадәрле яшьләргә, яшьләр оешмаларына, аерым очракларда яшьләр белән эшләгән өлкәннәргә дә тапшырыла. Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.

Источник: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-02-2021/musa-lil-isemend-ge-respublika-premiyase-laureatlary-bilgele-buldy-5806637?fbclid=IwAR2mLfw36rRb5YX-SD22JsDByUJgq5dg5W_GIJ_9ebvIw9S-3s5NPCf1eDk

Добавить комментарий

, , , , , ,
Похожие новости