Роберт Миф (Мифтахетдинов) үз каләме һәм буяуы, үз юнәлеше һәм жанры булган билгеле рәссам. Аның картиналарында тарихи — көнкүреш, заманча — көнкүреш белән беррәттән табигатьнең төрле мизгелен күрергә мөмкин. Берүк вакытта, ул портретлар язу остасы да. Шулай да, күренекле Петербург рәссамын нигездә шәһәр архитектурасы күренешен тасвирлау остасы, дияргә кирәк.
Милләттәшебез Роберт Мифтахетдинов — «Санкт-Петербургның ирекле рәссамнары вернисажы», шәһәрнең Татар милли- мәдәни мохтәрияте каршындагы «Алтын» секциясе һәм Санкт-Петербург рәссамнары берлеге әгъзасы. Аның исеме «Русиянең иң яхшы рәссамнары» исемлегенә кертелгән. Ел саен Петербургтагы яз һәм көз үтә торган » Манеж» Үзәк Күргәзмә Залында даими оештырылучы, Финляндиядәге халыкара «Keso Putikko», Русиядә һәм чит илләрдә үтүче күргәзмәләрдә актив катнаша. 2019 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттә ирешкән казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Бөгелмәгә багышланган пленэрда беренче дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды.
Рәссам иҗат иткән картиналарны Санкт — Петербург Губернаторы һәм Хөкүмәте, Бөтенрусия һәм Мәскәү патриархы резиденциясе, музейларда, Русия, Бөек Британия, Италия, Франция, АКШ, Финляндия, Япония, Яңа Зеландиядә һәм башка илләрдә яшәүчеләрнең шәхси коллекцияләрендә күрергә мөмкин. Санкт — Петербург хакимияте мәртәбәле кунакларга бүләк итәр өчен даими заказлар бирә. Шагыйрьләр һәм язучылар еш кына Роберт Мифтан әсәрләре язылган китапларны бизәүне сорыйлар.
Роберт Мифның биографиясе һәм иҗатында күтәрелеше замандашларыныкына һәм талантлы шәхесләрнекенә охшаш.
Ул 1966 елның 14 апрелендә Казанда туа. Берничә елдан гаилә Түбән Камага күчә. Роберт мәктәпне тәмамлаганнан соң, шәһәрдәге балалар художество мәктәбендә, аннары Н.И. Фешин исемендәге Казан художество училищесында укый. Мәктәпне дә, училищены да гел бишлегә тәмамлаганнан соң Ленинградка күчә. Төньяк башкалада В.И. Мухина исемендәге Ленинград Югары художество-сәнәгать училищесында, хәзерге вакытта А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт — Петербург Дәүләт художество — сәнәгать академиясе архитектура-әйләнә-тирә дизайн кафедрасында белем ала.
Роберт Миф югары белем алганнан соң ныклап рәсем сәнгатенә тотына. Әлбиттә, ул студент чакта да, пумаласын кулыннан төшерми. Иҗатында тынгысыз кеше буларак, әледән — әле чит илләргә чыга. Балтыйк буе, Скандинавия илләренә һәм И.Е. Репинның Академик дачасына ясаган иҗади сәяхәтләрдән «яңа темаларга» баеп һәм канатланып кайта. Санкт — Петербургта һәм шәһәр янында оештырылган пленэрларда актив катнаша.
Шулай да, ул картиналарына язасы төрле темаларга һәм жанрларга чыганакны нигездә Санкт — Петербургта һәм Казанда таба. Һәр урамы, почмагы һәм һәр йорты тарих булган төньяк башкала кебек үк бай язмышлы туган ягы да җәлеп итә аның эзләнүчән һәм тынгысыз күңелен.
Шәһәр архитектурасы күренешен тасвирлаучы буларак, төньяк башкаланың урам — тыкрыкларын, йорт- биналарын, күпер — диварларын һәм елгаларын үзенә хас җылылык һәм нечкә бер хис белән сүрәтли.
Роберт Миф язган картиналарда Петербургта беркайчан да туктап тормаган җил исүен, яфраклар селкенүен, су өстендә уйнаган кояш нурларын күргән кебек буласың. Аның картинасындагы күпердән көлешеп парлар килеп чыгар, су өстеннән катерлар йөзеп үтәр кебек. Роберт картиналарында җанлылык сизелә. Рәссам үтеп барган мизгелне картинада табигый торышында ничек бар шулай күрсәтергә ашыга кебек.
Роберт Мифның иҗади көндәлегендә Русиядә һәм чит илдә оештырылган 55тән артык күргәзмәсе исәпләнә.
Рәссамнең иҗаты һәркемгә аңлаешлы ачык һәм эзмә — эзлекле тел белән язылган. Аның картиналары аша тормышны тоясың кебек.
Язып үткәнемчә, рәссамнең иҗаты ике канаттан тора. Аның берсе Санкт — Петербург, икенчесе Казан. Ул ике башкаладан да илһам ала. Шунлыктандыр аның язган картиналары торган саен ачыграк, торган саен «күтәренке кәефлерәк» була бара, буяулар бер-берсе белән «кем чагурак» бәйгесендә ярыша. Роберт Миф язган картиналарын ярата, алар аңа кадерле. Чөнки алар аның язмышында мөһим роль уйнаган төбәкләрне, шәһәр — авылларны, кешеләрне исенә төшерә. Төп темасы Нева ярындагы шәһәр булса, туган Татарстаны авылларына багышланганнары да шактый. Ул үзе яшәгән шәһәрне дә, сәләтле итеп дөньяга тудырган төбәкне дә бердәй ярата һәм якын күрә. Шунлыктан туган ягы иҗатында аерым урын били.
Татарстан Республикасының Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә үткән «… Еракта, әмма йөрәгем белән Татарстанда» дип аталган күргәзмә моны тагын бер тапкыр раслады. Андый күргәзмәләр берничә булды. Ә менә Түбән Камада 2007 елда «Хәзинә» галереясында оештырылган «Татар күзлегеннән Петербург» дигән тәүге күргәзмә аны һаман дулкынландыра.
Татарстанга кайткан саен, Казан урамнары буйлап үтеп, илһам алып киләм: вокзалдан алып Иске Татар бистәсе, Мөштәри урамнарын һәрчак җәяү үтәм, дип сөйли.
Иҗат биргән бәхет
Ленинградка күчкәндә Роберт Түбән Кама кызы Лилиягә өйләнгән була. Тәүдә Робертка бирелгән тулай торактагы бүлмәдә яшиләр. Туксанынчы еллар була бу, илләр чиге ачылган вакыт. Нева проспектында рәссамнәр почмагы бар. Пумала осталары анда чиратлап кизү тора. Үзләре төшергән картиналарны сатуга куялар һәм теләгән кешеләрнең портретын төшерәләр. Портрет шунда ук әзер, кулга акча да керә. Чит илләрдән килгән сәяхәтчеләр күп булганлыктан, үз кыяфәтен рәссам иҗатында күрергә теләүчеләр дә шактый була. Роберт Миф шушы форсаттан файдаланып шактый акча эшли. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди халык мәкале. Туйга бүләк ителгән җиһазларны сатып, булган акчаны кушып 9 метрлы бүлмә сатып алалар. Аннан инде: башлаган эш — беткән эш. Фатир да зурая, дача да барлыкка килә. Гаиләдә дә бәхетле, хатыны Лилия башлангыч сыйныфта укыта, уллары Артурга 28, Тимурга 15 яшь. Шәһәр үзәгендә остаханәсе дә бар.
— Минем остаханәдә үз вакытында Санкт — Петербург мэры Анатолий Собчак, танылган артист Кирилл Лавров булды. Аларның рухлары биредә сакланган кебек. Үземне бәхетле кеше дип исәплим. Язмышыма яраткан эшем белән шөгыльләнү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтлемен. Төрле буяулар белән ак җирлеккә картиналар язганда мин илһам алам һәм эчке бер дулкынлану аша үземдә бер сөенечле күтәрелеш сизәм,- ди Роберт.
Роберт Миф пейзажларны да, портретларны да, гомүмән картиналарны җиңел яза. Моның сәбәбе, могаен, тормышны ярату, яшәү кадерен белү, көндәлек мәшәкатьләрне җиңел кичерергә өйрәнгәнлектәндер. Ә бәлки тирә — яктагы күренешләргә рәссам күзе белән яратып карагангадыр.
Роберт Миф кебек кешеләрне оптимистлар диләр. Ул сабыр гына елмаеп сөйләшә. Тормыш кадерен белгәнгәдер дә күпкә яшь күренә. Ә бәлки яраткан гаиләсенә, сайлаган һөнәренә һәм үзен туендырган, яшәү көче биргән җиренә тугры булганга язмыш аңа рәхмәтледер. Тормыш тугрылыкны югары бәяли һәм ул кайтаваз булып язмышта чагылыш таба бит.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Язмада Роберт Мифның шәхси архивындагы картиналары рәсеме бирелде.