Узып барган 2020нче ел безгә булганына шөкер итәргә, бер — беребезнең кадерен белергә өйрәтте.
Кадерле милләттәшләр алдагы елларда да Динебезне ихтирам итеп, Туган телебезне саклап, ата — ана фатыйхасын алып яшик.
Татарны милләт итеп саклаган чынбарлык шушы өч сүнмәс һәм сүрелмәс хакыйкатькә таяна. Дин, Тел һәм Гаилә.
Кайда гына яшәсәк тә кем булуыбызны һәм нинди милләттән икәнлегебезне онытмасак иде.
Татар милләте вәкилләре булганга горурланып, сөенеп һәм нурдай балкып яшик.
Ишек каккан Яңа ел сәламәтлек, бәхет, рухи һәм матди байлык алып килсен. Җир йөзендә Дамир Йосыпов һәм Алинә Заһитова кебек милләттәшләр саны артсын.
Сезгә олы ихтирам белән Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татарлары порталы әгъзалары.

Добавить комментарий

Похожие новости