Кичәге көн шатлыклы хәбәр алып килде. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр — ватандашлар өчен төньяк башкаланың нәкъ уртасында милли-мәдәни үзәк оештыру өчен бина бирелгән. Күңелләр шатлык белән тулды. Гел җырлап һәм биеп торасы килә башлады. Ниһаять, ничә ел бит инде, бу хакта сүз барды, әлеге мәсьәлә төрле җыелышларда күтәрелде.
Агымдагы елда Санкт-Петербург хакимияте һәм җитәкчелеге Татар милли — мәдәни мохтәрияте өчен Чайковский урамында бина бирде. Үз чиратында Татарстан җитәкчелеге бинаны төзекләндерү һәм ремонтлау эшендә ярдәм күрсәтә. Бу юлысы да ике башкала, күпләрне сөендереп, күптән килгән ике арадагы дуслык мөнәсәбәтләренә тугры калды.
Мондый аерым бина булсын өчен, һичшиксез, Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкиле Ренат Вәлиуллин) һәм төньяк башкала Татар милли — мәдәни мохтәрияте (рәисе Рәис Яркәев) бик җитди җентекле сөйләшүләр һәм зур эш алып барды.
Әлеге җитди һәм эшлекле чараның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы «Милли шура» рәисе Васыйл Шәйхразиевның бирегә килгән вакытта билгеле булуы очраклы түгел. Төньяк башкалада Татар милли — мәдәни үзәк булмау Казанны да, Петербургны да борчый иде.
Санкт — Петербургта яшәүче милләттәшләр өчен Мәдәни-милли -эшлекле үзәк төзү — кичекми хәл итәсе һәм күптән өлгергән мәсьәлә. 2006 елның 18 маенда «Татар- Информ» хәбәрчесе сорауларына (үзхәбәрче мин идем) биргән җавабында Санкт — Петербург Татар милли- мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев Петербургта милләттәшләр өчен үзенчәлекле комплекс төзү идеясе барлыгын әйткән иде. Ул нинди комплекс булачак? Тормышка ашарлык уй- хыялмы бу?
Төньяк башкалада милләттәшләр өчен Мәдәни — эшлекле үзәк төзү кичектерми хәл итәсе мәсьәлә. Мондый үзәк булганда, бүгенге көндә Санкт — Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә таралып яшәгән һәм эшләгән татар җәмгыятьләрен һәм хәрәкәтләрен берләштереп булачак.
Мәдәни — эшлекле үзәк Мохтәрият эшчәнлеге сыйфатын тулысынча яхшыртырга һәм бер тәртипкә салырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта, Татар милли — мәдәни мохтәриятендә һәм аннан читтә үзара мөнәсәбәтләрне киңрәк үстерүгә шартлар туачак. Хәзерге тормыш — көнкүреш шартлары таләбе бу.
Әлеге Үзәк югары технологияле оешма булырга һәм мәдәният өлкәсендә дә, эшлекле даирәләр мөнәсәбәтендә дә барлык заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш, дигән иде.
Хәзерге вакытта җәмгыять тотрыксызлык һәм Мохтәрият эшәнлеге, милли — мәдәни оешмалар матди авырлык кичерә. Димәк, Санкт — Петербург Татар милли — мәдәни мохтәрияте алдында торган мәсьәләләрне чишү һәм аның уставына яраклы чаралар үткәрү өчен яңа юллар һәм ысуллар эзләргә кирәк. Бүген энтузиазмга һәм иганәчеләр (спонсор) ярдәменә генә исәп тотып булмый. Шунлыктан, Санкт — Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә генә түгел, Русиядә һәм аннан читтә яшәүче татар халкы вәкилләренең дә төньяк башкалада коллектив милке булырга тиеш, дип азсызыклаган иде Рәис әфәнде.
Ул вакытта Петербург радиосында төньяк башкалада яшәүче татарлар тормышы турында сөйләгәндә дә Рәис Яркәев Санкт-Петербургта милләттәшләр өчен үзенчәлекле комплекс төзү идеясе барлыгын әйткән иде.
Дөньядагы иң матур шәһәрдә , Русиянең мәдәни башкаласында ачылган Татар Милли -мәдәни үзәге күп эшлекле даирәләр белән бәйләнеш тоту урыны да булыр дип күзалларга кирәк. Анда халкыбызның мәдәният һәм сәнгать вәкилләре дә үз талантын үстерү һәм тамашачыга тәкъдим итү мөмкинлеген алыр. Әлбиттә, туган телебезне өйрәнү һәм камилләштерүче төркемнәр дә булыр, дип тулысынча ышанабыз.
Тагын бераз лирик кичерешләргә дә урын биреп һәм азрак уй- хыялларны да күзаллап булачак Татар милли- мәдәни эшлекле үзәген барлык кирәкле инфраструктуралы бизнес-үзәк тә һәм күпфункцияле предприятие итеп тә үстерергә мөмкин. Бу Үзәк Татар милли — мәдәни мохтәрияте һәм башка милли оешмалар һәм җәмгыятьләр алдында торган мәсьәләләрне тотрыклы чишәргә һәм мәдәни чаралар үткәрергә ярдәм итәчәк. Төрле чаралар оештыру өчен мәйданнар арендалау ихтыяҗы бетәчәк. Күрше хакы Тәңре хакы булса да үз почмагың булуга җитми. Вакыт тиз үтәр һәм бу Үзәктә моңлы татар көйләре, балаларның Тукай, Җәлил һәм Гадел Кутуй әсәрләрен дулкынланып уку тавышлары яңгырар. Биредә татар яшьләре үзара танышыр, бәлки яңа, бәхетле гаиләләр дә туар.
Хәзергә анда бинаны тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен ремонт һәм төзекләндерү эшләре башланачак. Башланган эш — беткән эш, ди халык. Без бу эшләр тәмамлануын түземсезлек белән көтәрбез.
Санкт — Петербург халкыбыз тормышында төрле яхшы милли — мәдәни башлангычларга юл салучы булды. Чайковский урамында Татар милли — мәдәни үзәге ачу хакында Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли киңәш рәисе Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм төньяк башкала Татар милли — мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев бик җитди һәм җентекле киңәш алып барды.
Татар халкының бу күренекле ирләре тотынгач, булдыралар инде. Моңа кадәр әле аларның беркайчан да сынатканы булмады.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәр интернеттан алынды.