Тәүге татар телендә нәшер ителән «Нур — Свет» гәҗитенең 100 еллыгы юбилее Казанда киң билгеләнгән иде.

Татар матбугатына юл ачкан, баш мохәррире Атаулла Баязитов булган иҗтимагый — сәяси  һәм мәгърифәти «Нур» гәҗитенең йөз еллыгы уңаеннан Казан дәүләт университетында (хәзер Казан дәүләт федераль университеты)  милли — гамәли конференция оештырылды. Ул «Татар вакытлы матбугатына йөз ел: тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге» дип аталды. Мөһим чара медиафорум кысаларында үтте. Җитди сөйләшүне Татарстан Республикасының  массакүләм мәгълүмат чаралары буенча «Татмедиа» агентлыгы Казан дәүләт университетының  журналистика һәм социология факультеты белән берлектә оештырды.

Ул вакыттагы Татарстан Республикасының  массакүләм мәгълүмат чаралары буенча  «Татмедиа» агентлыгы  генераль директоры Марат Моратов: » Моннан йөз ел элек 1905 — 1907 елгы революцион вакыйгалар нәтиҗәсендә, татар халкының күпьеллык  хыялы һәм ихтыяҗы канәгатьләндерелде. Бу чорга халкыбыз грамоталылыкның югары дәрәҗәсенә ирешкән була. Санкт — Петербургта нәшер ителгән тәүге  «Нур» гәҗите уннарча татар басмасына юл ача. Татар халкы тарихындагы бу  бөек вакыйга тармакланган татар милли  журналистикасына үсәргә һәм ныклы аякка басарга ярдәм итте», дип чыгыш ясаган иде.

«Нур» гәҗитенең 100 еллыгы Татарстанда билгеләнүе гаҗәп түгел. Нәкъ менә Казан — рухи башкалабыз милләттәшләрне мәдәният, мәгърифәт һәм сәнгать өлкәсендә берләштерүче төп көч булып тора. Без Казаннан рухи көч алабыз. Балачактан Татарстанда нәшер ителгән китапларны һәм гәҗит — журналларны укып үстек. Татарстан Республикасының бай мәгълүмәтле булуы биредә берничә телдә вакытлы матбугат нәшер ителүе белән дә бәйләнгән. 

Казан белән Петербургны мөһим вакыйгалар бәйли. Русиянең тәүге башкаласы татар халкы тарихына истәлекле һәм якын шәһәр булып кереп калган.  Татар матбугаты төньяк башкалада чыга башлаган «Нур» гәҗитеннән юл алды. Гомүмән алганда, Русиядәге XX гасыр азагындагы демократик үзгәртеп корулар да татар журналистикасы  өчен уңайлы булды. Яңа гәҗит- журналлар, радиостанцияләр, «Татарстан — Яңа гасыр»  телерадиокомпаниясе, интернет — басмалар барлыкка килде.  Төрле яшьтәге укучы ихтыяҗын кәнәгатьләндергән вакытлы басма саннары артты.

XXI гасырга Татарстан журналистикасы үзенең арытабангы үсеш юлын эзләп килеп керде. Моңа идеологиянең һәм социаль — икътисадый өлкәнең үзгәрүе, яңа технологияләр барлыкка килү сәбәп булды. Дөрес, бу үзгәрешләр милли матбугатка «авыр» сукты. Әмма мәгълүматны туган телдә кабул итәргә теләү омтылышы сүнми. Шунлыктан татар телендә нәшер ителүче басмалар да Татарстанда һәм Русиянең кайбер шәһәрләрендә дәүләт ягыннан ярдәм ала.

Тәүге татар гәҗите «Нур — Свет» юбилее айканлы Казанга махсус милли — гамәли конференциягә җыелучылар татар вакытлы матбугатының арытаба үсешенә өмет белдергән иде. Чөнки вакытлы матбугатта милли мәдәният һәм туган тел берләшеп бара, җир йөзенә энҗе бөртегедәй сибелгән халкыбызны да матбугат берләштерә.

Дөрес, күренекле шәхес Атаулла Баязитов нигез салган «Нур» гәҗите белән бәйле хәл итәсе мәсьәләләр әле байтак.

Әлеге конференциядә катнашучыларны Казан дәүләт университеты проректоры Алексей Голованов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин, Рөстәм Закуанов, Татарстан Республикасының  массакүләм мәгълүмат чаралары буенча  «Татмедиа» агентлыгы  генераль директоры урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов һәм башкалар тәбрикләгән иде. Роберт Миңнуллин (кызганычка каршы вафат) журналистларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлавын җиткергән иде. «1905 елның 2 сентябрендә Петербургта басыла башлаган «Нур» яктысы Русиядә яшәүче безнең барлык ватандашларны җылытты. Узган йөз ел эчендә татар журналистикасы алга зур сикереш ясады. Татар матбугаты Октябрь революциясе вакыйгаларын, гражданнар сугышын, Бөек Ватан сугышы яуларын яктыртты», диелде әлеге котлауда.

Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология деканы Васыйл Гарифуллин (миннән бер курс түбән укыды) үз чыгышында  татар журналистикасы тарихы тулысынча өйрәнелмәгән, чит илләрдә басылган гәҗит — журналлар язмышы билгесез кала. Бу мәсьәләне өйрәнүче белгечләр җитешми. Шуңа махсус фәнни үзәк төзү тәкъдиме белән чыктык, дип ассызыклады.

Русиядә патша хакимлек иткән вакытта Казанда, Санкт — Петербургта, Мәскәүдә, Ырымбурда, Самарада, Архангельскта һәм башка шәһәрләрдә татар телендә 55 гәҗит һәм 37 журнал нәшер ителгән. Совет власте чорында татар матбугаты гөрләп чәчәк ата. Бөек Ватан сугышына кадәр 600гә якын гәҗит һәм журнал басыла.

Утызынчы елларның икенче яртысында үзәк һәм өлкә гәҗит — журналлар юкка чыгарыла. Милли басманы аякка бастыру өчен күп еллар уза.

Конференциягә җыелучылар тарих фәннәре кандидаты Розалина Нуруллина, филология фәннәре докторы Илдар Низамов, Русия татарлары Милли — мәдәни мохтәрияте Советы рәисе Римзил Вәлиев, филология фәннәре кандидаты Мөнҗия Мәрдиевалар чыгышын кызыксынып тыңлады. Мөнҗия Мәрдиева минем Казан дәүләт университетына укырга керүемдә зур роль уйнады, бу хакта аерым язарга исәп бар. Мин аңа зур рәхмәтлемен. Филология кандидаты Резеда Зәйни татар матбугаты календарьлардан башланган дип сөйләде һәм күп кызыклы мисаллар китерде.

Казан дәүләт университетында оештырылган милли — гамәли конференциядә Санкт — Петербургтан без дә катнаштык.  «Нур — Свет» гәҗите баш мохәррире Ринат Мәһдиев Атаулла Баязитовның гәҗиткә нигез салганда нинди проблемалар кичерүенә тукталды. «Нур — Свет» гәҗитенең баш мохәррир урынбасары Зәрия Хәсәнова заман шартларында татар басмаларында туган телнең мөһимлеген билгеләде. Аның фикеренчә, зур шәһәрләрдә татарлар акрынлап үз телен оныта, шунлыктан милли вакытлы матбугат укучыларга ана телен саклауда ярдәм күрсәтергә бурычлы дип ассызыклады.

Конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп тә фикер алышты. Әлеге чарага карата алдан махсус җыентык басылган иде. Җыентыкны нәшер итүдә  Петербург журналистлары катнашмаганлыктан, анда «Нур — Свет» гәҗите хакында төгәлсезлекләр дә киткәнлеге билгеле булды.

Безне Ринат Мәһдиев белән икебезне Санкт- Петербург делегациясе һәм «Нур — Свет» гәҗите журналистлары буларак «Яңа гасыр» телекомпаниясе тапшыруга чакырды.

«Медиафорум»ның өченче көнендә булачак «Вакытлы матбугат аллеясы»на зәңгәр чыршылар утырттык. Анда һичшиксез «Нур — Свет»та лаеклы урын биләр дигән ышаныч белән киттек.

Казанда «Нур — Свет»ның 100 еллыгы уңаеннан үзебез белем алган абруйлы университетта махсус милли — гамәли конференция оештырылуы һәм анда безнең дә катнашуыбыз җылы һәм якты истәлек булып күңелләрдә саклана.

Яңадан Казанга барасы, күңелгә якын булган шәхесләрне күрәсе  һәм рәхәтләнеп алар белән сөйләшәсе килә.

Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемнәрдә фәнни — гамәли конференциядә катнашучылар (интернеттан алынды).

Добавить комментарий

,
Похожие новости