Бу көннәрдә Нижгар өлкәсе Сергач районы Пичә авылына нигез салынуга 414 ел тула. Күренекле спортчы Зиннәтулла Билалетдиновның тамырлары шушы авылга барып тоташа. Зиннәтулла Хәйдәр улы «Ак Барс» хоккей командасы белән дүрт тапкыр Русия чемпионы булды. Өч тапкыр — 2009, 2010 һәм 2018 елларда Гагарин кубогын отты.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Петербург татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыятенә нигез салган, Санкт-Петербург Милләтләр лигасы әгъзасы Мөхлисә Зарипова да шушы авылдан иде.
Тарихи язмаларда Пичә авылы хакында беренче тапкыр 1606 елда искә алына. Ул шул исемдәге елга буена урнашкан. Пичә район үзәге Сергачтан ерак түгел, нибарысы 20 километр аралыкта гына. Замана транспорты белән Түбән Новгородка да сәгать ярымда барып җитеп була.
Сергач татарларының сөйләшендә татар теленең көнбатыш диалекты ята. Рәсми мәгълүмәтләргә караганда, чукындырудан качып, Урал буена киткән Нижгар татарлары нәселләре хәзерге Башкортстан Республикасы халкының байтак өлешен тәшкил итә. Нижгар татарларында динилек, Ислам мәдәнияте һәм белем дәрәҗәсе югары була. Хәзер дә шулай дип уйларга тулы нигез бар.
Русия Империясе чорында безнең милләттәшләргә карата мөнәсәбәт, хөкүмәт тарафыннан, чиксез дәрәҗәдә начар була. XVI гасырга кадәр татарларга Түбән Новгородта урнашу тыелган. Бары тик 1817 елда Нижгар ярминкәсе ачылгач кына, биредә мөселманнар саны бермә-бер арта, мәчетләр төзелә башлый. Мәкәр ярминкәсендә дә тауар әйләнеше үсә, сәүдәгәрләр һәм сатып алучыларның күп өлешен мөселманнар тәшкил итә. Көнчыгыш, Урта Азия, Кавказ арты, Иран, Төркия һәм башка яклардан килгән сәүдәгәрләрнең сату-алу урынында Ярминкә мәчете ишекләрен ача.
1908 ел башына мөселманнар икенче мәчет төзүгә рөхсәт алуга ирешә. Бик сөенечле вакыйга була бу. Чөнки иске Ярминкә мәчете инде менә -менә җимереләм дип тора. Ул 1917 елга кадәр үк үзеннән-үзе тузып, искереп юкка да чыга.
Яңа мәчет 1913 елда салына башлый һәм ике ел эчендә манарадан яңгыраган моңлы Азан мөселманнарны сөендерә. Соңрак аны Җәмигъ мәчете дип йөртәләр.
1812 елда Нижгар өлкәсенең 25 татар авылында утызга якын мәчет булган. Унҗиде елдан аларның саны тагын арткан. 1859 елда – 33, 1878 елда – 47, ә 1898 елда биредә 63 мәчет булган. Шул исәптән, Пичәдә дүрт мәчет эшләгән.
Пичә авылы халкы өстенә зур сынаулар төшә. 1889—1890, 1911, 1921—1922, 1941—1946 елларда алар ачлык кичерә. 1868 һәм 1925 елларда чыккан зур янгында авылның яртысы юкка чыга. 1925 елның 12 июнендәге янгында 100дән артык йорт нигезенә кадәр яна.
Утызынчы еллардагы коллективлаштыру һәм кулаклардан азат итү барышында авылның бөтен алты мәчетен дә җимерәләр. Хәзерге вакытта авылда ике мәчет эшли. Тәүге мәчет 1989 елда, икенчесе 1998 елда төзелә. Имамнар — урындагы затлар. Авыл уртасында зур һәм матур буа бар.
Заманында Пичә бу якның иң зур авылларыннан исәпләнгән. Хәзер ул уртача зурлыкта. Биредә җәмгыять рухи шактый көчле.
Нижгар өлкәсе Русиянең үзәгендә урнашкан. Биредәге татарлар мөселман җәмгыяте нигезен тәшкил итә һәм алар өлкәнең көньяк- көнчыгыш өлешендә тыгыз урнашкан. Түбән Новгородта, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә, Таллинн һәм Финляндиядә бу яктан чыккан татарларны еш очратырга мөмкин. Алар җитез һәм бик актив булулары белән аерылып тора.
Бүгенге көндә бай тарихы һәм күренекле шәхесләре булган бу татар авылы тулы канлы тормыш белән яши.
Бу язмада без Сергач районы Пичә авылына кагылышы булган ике күренекле милләттәшне искә алдык.
Зиннәтулла Хәйдәр улы Билалетдиновның әти-әнисе Пичә авылыннан. Алар Мәскәүдә танышып өйләнешә. Зиннәтулла 1955 елның 13 мартында башкалада туа.
Гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Җәйләрен Зиннәтулла авылда булырга ярата: суда коена, учак яга, җиләк җыя, агачларга үрмәли. Мәктәптә укыганда барлык спорт чараларында катнаша. Хәтта ансамбльдә торбада уйный.
Мәскәүнең «Динамо» җәмгыяте мәктәбендә тәрбияләнә. Совет хоккееның көчле яклаучысы буларак, СССР җыелма командасына кертелә. СССРның атказанган спорт мастеры, РСФСРның атказанган тренеры, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең җыелма командасы баш тренеры, СССР җыелма командасы составында күп тапкырлар дөнья һәм Ауропа чемпионы. Ике тапкыр «Почет билгесе» ордены һәм «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнгән. Зиннәтулла Билалетдиновны матбугат чаралары «СССР җыелма командасының иң якты яклаучысы» дип атый.
Мөхлисә апа Зарипова зыялы, белемле һәм чиксез горур кеше иде. Ул Санкт — Петербург университетында белем алган. Аның эчке рухи байлыгы, мәдәниятле булуы тышкы кыяфәте белән аваздаш булды. Ул хатын -кызның тышкы кыяфәте дә күркәм булырга тиеш, дип исәпли иде. Һәм үзен һәрвакыт тиешле дәрәҗәдә тота иде. Аңа беркайчан да беркемнең дә кәефен саклап тормау сыйфаты да хас иде. Гарәп һәм иске татар телен бик яхшы белде. Җәмгыять әгъзалары арасында элеге телләр буенча дәресләр алып барды.
Хәтеремдә пичәлеләр авылның 400 еллыгын зурдан билгеләп үткән иде. Ул вакытта юбилей тантанасына Санкт-Петербугтан да кунаклар чакырылды. Алар арасында Мөхлисә Хәмзә кызы да бар иде . Мөхлисә Зарипова шушы тарихи авылда туып-үскән булуы белән бик горурланды:
— Безнең авылдан бик күп зыялы кешеләр чыккан. Алар Руссиядә яши һәм чит илләргә дә китеп урнашкан. Кайда гына булсалар да исемнәренә тап төшермиләр, — дип сөйләгән иде.
Сүземне йомгаклап, Пичә исеме каян килеп чыккан соң ? Халык арасында чиновник авыл исемен язганда хата җибәргән дигән фараз бар. Имеш ул тәүдә Спица дип аталган урыс авылы булган.
Хикмәт исемдә түгел бит. Хикмәт аның авыл данын күтәргән Мөхлисә Зарипова һәм Зиннәтулла Билалетдинов кебек күренекле шәхесләрендә.
Зәрия Хәсәнова,
Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәрдә (интернеттан алынды): Мөхлисә Зарипова, Зиннәтулла Билалетдинов һәм Пичә авылы күренеше.