Мәдинә Рәхимкулова дигәндә, халкыбызның мәшһүр кызы,  замандашыбыз һәм чордашыбыз, билгеле җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, публицист,  мөгаллимә, галимә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР география җәмгыяте хакыйкый әгъзасы булган тынгысыз милләттәшебез  күз алдына килә. Мәдинә Фәтхетдин кызы сокланырлык һәм үрнәк алырлык матур һәм рухи яктан бай тормыш кичергән. Ул үз- үзен аямыйча, бар гомерен милләткә, халкыбыз тарихын барлауга, күренекле шәхесләребез тормышын өйрәнүгә багышлаган.

Мәдинә Рәхимкулованың исеме Татарстан Республикасының энциклопедиясенә, Ырынбур шәһәренең биографик сүзлегенә кертелгән, аның исеме шәһәрдәге 38нче санлы татар телен тирәнтен өйрәнүче мәктәп музеена бирелгән,  Ямашев исемендәге татар китапханәсенең бер бүлмәсендә күренекле милләттәшкә багышланган музей ачылган.

Ырынбурда галимә яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылган.

Мәдинә ханым Ырынбур татарлары милли мәдәни тормышында аерым урын тоткан җәмәгать эшлеклесе.  Ул «Хөсәения» мәдрәсәсе тарихын, Ризаэддин Фәхретдиннең фәнни мирасын, Рәмиевләр нәселе тарихын аеруча җентекле өйрәнгән.  

Быел татар халкының күренекле кызы Мәдинә Рәхимкуловага 104 яшь тулган булыр иде. Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкулова 1916 ( 1915 дип язылган мәгълүмат та бар) елның 30 июнендә Рәсәй Империясе, Уфа губернасы Бәләбәй өязе Җилдәр волосте (хәзерге Башкортостанның Миякә районы) Олы Кәркәле авылында мулла гаиләсендә  ( кайбер чыганакларда табиб һәм укытучы гаиләсендә диелә. Әлеге үзгәрешнең  совет елларында кертелгән булуы да мөмкин) дөньяга килә.

Мәдинә заманына күрә алдынгы һәм мәгърифәтле гаиләдә тәрбия ала.  Татар халкында Мөхлисә -Бубый исеме киң таралган була. Мәдинәнең әнисе Фатыйма Гомәр кызы Козлова-Рәхимкулова 1909—1911 елларда Иж-Бубыйга барып Мөхлисә Бубый мәдрәсәсендә укый. Мөгаллимә исеменә лаек була.

Авыр еллар була бу. Халык өстенә зур сынаулар төшә.  Рәхимкуловларның гаиләсе дә репрессиягә эләгә. Уналты яше дә тулмаган Мәдинә Дәүләкән элеваторына эшче булып урнаша. Тәүдә фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укый. Берничә елдан бәхет эзләп Урта Азиягә чыгып китә. Кыргыз АССРда башлангыч мәктәп укытучысы,  Үзбәкстанда автобазада наряд язучы булып эшли. Тормыш ничаклы гына авыр булмасын,  Мәдинә белемгә тартыла. Сәмәркандтагы эшчеләр факультетына  укырга алуларын сорап, гариза яза, кабул итәләр. Әлеге эшчеләр  факультетын тәмамлаганнан соң,  якты хыяллары аны Казан дәүләт университетына китерә. Мәдинә университетка җиңел кабул ителә. Кызганычка каршы,  аны тәмамлый алмый. Матди кыенлыклар булу сәбәпле укуын ташларга туры килә.

Тормыш авырлыклары һәм матди кыенлыклар аяк чалуга карамастан, Мәдинәне югары белем аласы килү теләге бер генә минутка да ташламый. Рәхимкулова Ырынбур дәүләт педагогия институтының физика -математика  факультетына кабул ителә.  1942 елда аны уңышлы тәмамлый. Алдынгы карашлы татар кызы, ниһаять, югары белемгә ия була.

1953 елга кадәр  Ырынбур шәһәре һәм  өлкәсе мәктәпләрендә укыта. Берүк вакытта, зур җәмәгать эше алып бара. Дәрестән тыш укучыларга халкыбыз тарихы һәм күренекле милләттәшләребез  хакында лекцияләр укый. Аннары 1971 елга кадәр Ырынбур авыл хуҗалыгы институтының физика һәм электротехника кафедрасында эшли. Ырынбур педагогия көллиятендә гарәп һәм кешелек цивилизациясе тарихын укытканда да җәмәгать эшен, тарихта эз калдырган күренекле милләттәшләр тормышын һәм иҗатын, аларның билгеле хезмәтләрен өйрәнүне ташламый. «Революциягә кадәр татар дини мәктәпләрендә табигать фәннәрен укыту һәм шул чорда Русиядә табигать белеме һәм төгәл фәннәр буенча татарча басылган дәреслек» дигән темага фәнни монография (диссертация) яза.

Бу елларда Ырынбур шәһәрендә бер генә милли — мәдәни чара да Мәдинә Рәхимкулова катнашлыгыннан башка үтми диярлек. Шәһәр татарларының милли мәдәниятендә, иҗтимагый тормышында Мәдинә салган хезмәт аерым зур урын тота. Ул биредәге өлкә телевидениесендә һәм радиосында татарча тапшырулар, Хөсәен Ямашев исемендәге татар-башкорт шәһәр китапханәсен ачуда, Ырынбур педагогия көллиятендә татар-башкорт, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү төркемнәрен оештыруда башлап йөри һәм киң җәмәгатьчелекне җәлеп итә. Ризаэддин Фәхретдин, Дәрдмәнд-Рәмиевләр һәм Хөсәеновлар турында бөртекләп мәгълүмат җыя. Җыйган, алтын бөртегедәй кыйммәтле  хәбәр — мәгълүмат һәм язмаларны ерым китап итеп туплый. Аннары нәшер итә. Төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Рәхимкулова – берничә гыйльми хезмәт яза, фәнни-публицистикага зур игътибар бирә. Утызга якын китап авторы. Ул фәнни тикшеренүләрне динни өйрәнүләр белән беррәттән алып бара.

Мәдинәдә күренекле милләтпәрвәрләр исемен халыкка җиткерү нияте шулкадәр көчле була. Ул үз акчасына югарыда санап үткән шәхесләр яшәгән йортларга таштакталар куйдырта һәм уку йортларының татар бүлекләрендә укучыларга  аерым стипендияләр түли.

1994 елда Мәдинә Рәхимкулова Санкт — Петербурга күчә. Авырып киткәч,  аны кызы Диләрә бирегә үз янына алган.  Төньяк башкалада да Мәдинә Фәтхи кызы җәмәгать эшендә актив катнаша. «Нур-Свет» газетасының элеккеге баш мөхәррире Әлфинора Гафурова исән чагында,  Рәхимкулова газетага даими мәкаләләр язды, дип искә алган иде. Шушы ук газетаның ул вакыттагы фотохәбәрчесе Мөнирә Моратова, Мәдинә Рәхимкулова билгеле татарлар турында вакытлы матбугатта чыккан язмаларны җыя иде, дип искә алды. Бу хакта мин «Татар — Информ» хәбәрчесе буларак, Казанга язган идем.

 Мәдинә Рәхимкулова чит илләрдә яшәүче күренекле милләттәшләр  белән дә аралашып яши.  Мәсәлән аның Төркиядә яшәүче Зәки Вәлиди кызы Исәнбикә Тоган белән якыннан таныш булуы һәм хәбәрләшеп торуы билгеле.

Мәдинә Рәхимкулова 87 яшендә 2004 елның  15 февралендә Петербургта вафат булган. Шәһәр зыяратының мөселман өлешендә җирләнгән.

Зәрия ХӘСӘНОВА, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.

Фоторәсемдә: Мәдинә Рәхимкулова ( интернеттан алынды).

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости