Бүген, Зөлкагъдә аеның 8-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә мөхтәрәм милләтпәрвәр шәхесләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар үткәрде. Шундый очрашуларның беренчесе Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән узды. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны сәламләп, татар телендә нәзарәт әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2019-2020 елгы Рамазан айлары арасындагы эшчәнлегенә хисабын тапшырды.

Очрашуның беренче өлешендә сүз Россиянең төньяк башкаласында милләттәшләргә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын тәкъдим итү чарасын үткәрү мөмкинлеге хакында барды. Билгеле, аны оештыру Санкт-Петербург шәһәрендәге санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле. Нәзарәт әзерләгән басмасын Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин югары бәяләде: “Нинди зур эш. Аны барыбыз да зарыгып көттек”. Алга таба кунак мөфтине вәкиллекнең эшчәнлеге белән таныштырды, Петербург шәһәрендә Ислам музеен төзү планнары белән уртаклашты. Ренат Нәкыйф улы Татарстан делегациясен һәм кунакларны кабул итү һәм Петербургның тарихи һәм үзенчәлекләре урыннары белән таныштыру планнарын җиткерде.

Очрашуның икенче өлешендә сүз Санкт-Петербург шәһәре китапханәләрендә, мирасханәләрдә сакланучы татар дини китапларын өйрәнү, аларны өйрәнү, тәрҗемә итү хакында барды. Ренат Вәлиуллин Татарстан мөфтиен Санкт-Петербург мирасханәсендә сакланучы татар дини китаплары исемлеге белән таныштырды һәм киләчәктә әлеге хезмәтләрне нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында нәшер итү, “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә урнаштыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин зур дикъкать белән китаплар исемлеге белән танышты, аны аеруча Ш.Мәрҗани, М.Рәмзи, З.Рәсүлев китаплары кызыксындыруы хакында әйтте. Тәкъдим ителгән исемлектә “Фәваид” китабының икенче томы күзгә чалынды, ул моңа кадәр Казанда табылмаган иде. Камил хәзрәт аны сканер аша уздырып “Даруль-кутуб” электрон китапханәсенә кую буенча тәкъдимен җиткерде. “Татар китапларын дөньяга күрсәтергә кирәк. Петербургта көнчыгыш телләре һәм гарәп теле белгечләре күп. Ләкин татар телен камил белүчеләр җитми. Хәзерге вакытта 1110 дәреслек һәм 1242 татар китабы таптым, алар 1871-1911 елларда басылганнар һәм бер экземплярда мәҗбүри рәвештә Петербургка җибәрелгәннәр. Якын киләчәктә татар дини китаплары библиографиясен төзү эшен дәвам итәргә ниятлим”, – дип җиткерде Ренат Нәкыйф улы. Камил хәзрәт аның башлангычларын хуплады һәм “Хозур” нәшрияты белән хезмәттәшлекне җәелдерергә киңәш итте. Очрашуда мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да катнашты һәм бик теләп хезмәттәшлек итәргә ризалыгын белдерде.

Источник: http://dumrt.ru/news/news_24360.html

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости