Хөрмәтле якыннарым, хәерле Яңа ел белән!

Иске елны озатып Яңа елны каршылаган бу мизгелдә һәрберебезнең дә күңелендә бер генә уй — киләсе елның уңышлы булуын теләү. Узып баручы елга да рәхмәтле булып, шөкрәнә кылырга да онытмасак иде.

Ел уңышлы гына үтте, барыбыз да исән-саулар, тору урыннарыбыз җылы, ашарыбызга бар, ни теләсәк шуны киябез, теләгән җиребезгә барабыз, мизгел эчендә дөньяның төрле почмаклары белән элемтәгә керәбез, Аллага шокер итә белик.

Уткәнгә кәнәгать булсак киләсе елыбыз да уңышлы булыр, Алла боерса. Менә көткән кышыбыз да ак карлары белэн куңелебезне сөендерде, пакълек индерде.

Барыбызга да сәламәтлек, киң куңеллелек белән бәрәкәтле, тигез тормышта тыныч күңел белән яшәргә язсын. Гаиләләребезне аңлашу, бер-беребезгә хөрмәт, ихтирамлык аурасы чолгасын. Аралашып, кирәк вакытта бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын. Яңа ел белән!

Кадрия Идрисова

Председатель Всемирной Организации татарских женщин «Ак калфак».

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости