Океанны җиңгән Әсгать Җиһаншин, Россия флоты тарихында күренекле шәхес

Әсгать Җиһаншинның исеме алтмышынчы елларда батырлык үрнәге булып яңгырады. Ул вакытта диңгез ярсуына каршы ихтыяр көчен куйган татар егете катер старшинасы Әсгать Җиһаншин һәм аның хезмәттәшләре күрсәткән тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык, ихтыяр көче Россия хәрби — диңгез флоты тарихына җуелмас хәрефләр белән язылды.