Санкт — Петербургның шәһәр үзәгендәге Петроград районында Уфа исемендәге урам бар. Тарихи материалларга караганда, Төньяк башкалада Уфа урамы узган гасырның егерменче елларында барлыкка килгән. Ул Профессор Попов урамыннан башланып Академик Павлов урамына кадәр дәвам итә. Әлеге урам ничектер игътибардан читтә кала килде. Бәлки моңа урамның төньяк башкаланың сәнәгать өлешендә урнашуы һәм чагыштырмача зур булмавы да сәбәп булгандыр. Уфа урамына складлар һәм гаражлар төзеп тутырганнар. Ул бик озак еллар “онытылып ятты”.
Башкортостанның үз ирке белән Русиягә кушылуына 450 ел тулу уңаеннан Башкортостан Республикасы Хөкүмәте урамны яңартырга карар иткән иде. Бу карарга ярашлы республиканың Төзелеш, архитектура, һәм транспорт министрлыгы Санкт-Петербург һәм Уфа шәһәре хакимиятләре белән берлектә әлеге урамны төзекләндерү концепциясен эшләүгә үзенчәлекле ачык конкурс та игълан иткән иде. Конкурс таләбе буенча Уфа урамында күпмилләтле Санкт-Петербург шәһәре стиле сакланырга һәм милли башкорт төсмере дә керергә тиеш иде. Бу хакта безгә әңгәмә барышында Башкортостан Республикасының төньяк башкаладагы даими вәкиле Салават Гомәров хәбәр иткән иде. Ул вакытта Уфада нәшер ителүче «Кызыл таң» гәзитендә ( баш мохәррире Файл Фәтхтдинов) шушы хакта күләмле генә әңгәмә дә басылды.
Санкт-Петербургның Башкортостан Республикасы башкаласы исемен йөрткән урамында төзекләндерү эшләре дә башланырга тиеш иде. Планнар зурдан иде. Петербургның Уфа урамында махсус кибетләр ачылачак һәм Башкортостанның шәһәр һәм өлкәдәге даими вәкиллеге дә Уфа урамына (Херсонский проезд, 2нче санлы йорт) күчәр дип көтелде.
Урамны төзекләндерүчеләр ул Уфаны хәтерләтүче матур үзәк булыр, дип ышандырды. Урам уртасында бакча булырга тиеш иде. Биредә агач утыртылачак, Уфа белән Санкт — Петербург арасындагы дуслыкка багышланган стелла куелачак иде. Әмма Уфа урамында бал, кымыз һәм милли киемнәр сатучы кибетләр ачарга ашыкмадылар.
Петербургта Уфа урамы үз исемен 1900 елның 20 сентябрендә Урал шәһәрләре белән берлектә ала. Бу вакытка империя башкаласында урамнарны Русиядәге шәһәр исемнәре белән атау йоласы урнаша. Шунлыктан Уфа губернасы урамы да барлыкка килә. Бүгенге көнгә Урал шәһәрләре исеменнән Йөрүзән ( Чиләбе өлкәсе) урамы һәм аның да бары тик ике йорты гына сакланган.
Тәүдә Уфа урамы Вологод (хәзер Чапыгин) урамыннан башлана. Ул Каменноостровск проспектында барган зур төзелештән читтә кала. Урам мөһим юл булып исәпләнелмәгәнлектән, 1964 елның 16 гыйнваренда аның исеме югала, ике яктан забор белән капланыла. Бары тик 2006 елның 20 сентябрендә генә ул яңадан ачыла. Хакимият урамны склад һәм гаражлардан азат итәргә вәгъдә итә. Моңа Аптекарская Яр буенда яңа участок барлыкка килү ярдәм итә. Әмма вәгъдә сүз генә булып кала. Урам исеме кайта. Башкортостан товарлары сатылган бер генә кибет тә ачылмый. Башкортостан Вәкиллеге дә күчерелми. Уфа урамының озынлыгы арту гына сөендерә. 2010 елның 20 июлендә Уфа урамын Профессор Попов урамына кадәр озайталар.
2014 елның 24 июнендә Башкортостан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Хәмитов Санкт — Петербургтагы Даими Вәкиллекне ябу турындагы Күрсәтмәгә кул куя. Документ Республиканың рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басыла.
Шулай итеп, Башкортостан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге 1997 елның 25 октябреннән 2014 елның 24 июненә кадәр яши.Тулар — тулмас ундүрт ел.
Уфа шәһәре күпләп татар халкы яшәгән кала булып исәпләнә. Аннан бик күп күренекле милләттәшләребез чыккан. Алар арасында Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әмирхан Еники, Фәридә Кудашева, Илфак Смаков, Әнгам Атнабаев, Зилә Сөнәгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи һәм башкалар бар.
Димәк, без Петербургта яшәүче милләттәшләр Уфа урамы бармы — юкмы икәнлегенә һәм аның торышына битараф була алмыйбыз. Тормышлар яхшырыр һәм төньяк башкалада Башкортостан башкаласы исемен йөрткән урам үзенең лаеклы урынын биләр, дип өметләнәбез. Башкортостандагы кебек биредә дә Уфа урамында сандугачлар сайрар.
Мәкаләне әзерләгәндә авторның шәхси архивындагы һәм ачык интернеттагы мәгълүмат файдаланылды.
Әгәр сездә төньяк башкаладагы Уфа урамы белән бәйле яңалыклар булса, рәхим итеп «Питер Татар» порталына хәбәр итегез.
Фоторәсемнәрдә: Уфа гербы, Салават Гомәров һәм Петербургта Уфа урамы күренеше.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.