Шушы көннәрдә Бөтендөнья мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләде. Ураза сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «савм» (саум) дигәнне аңлата. Нәрсәдән дә булса тыелып тору. Бу очракта сүз көн яктысында ашау — эчүдән генә түгел, гомумән, начар гадәтләрдән, сүгенүдән, начар сүзләрдән, башкаларга яманлык эшләүдән дә тыелып тору турында бара.
Ураза төшенчәсенә аңлатма бирүләрен сорап, үземә таныш булган Резеда ханым Җилдәрова һәм Әлфия туташ Альбертовага мөрәҗәгать иттем. Менә алар нәрсәләр сөйләде.
«Коръәндә Уразаның максаты — тәкъвалык диелә. Тәкъва Аллаһы Тәгаләдән курку ул. Сүз дерелдәп куркып утыру турында бармый. Тәкъва — изге, диндәр, хак, салих булу ул. Тәкъва үз- үзеңне саклау, Аллаһы Тәгалә кушканнары, ул риза булганнарны, яратканнарны гына эшләү һәм фаразларны үтәү мотлак. Аның ачуыннан, газабыннан саклану, кушмаганнарын, риза булмаганнарын, хәрәмнәрен калдырып, фаразларын үтәү менә шушы тәкъва була.
Уразаның нәтиҗәләре буларак: шөкер итү. Шөкер итү — булганына риза булу. Шөкер иткән кешегә Аллаһы Тәгалә күбрәк бирә, арттырып бирә. Шөкер итә белгән кешенең йөрәге дә тыныч һәм сабыр тибә, күңеле дә мәрхәмәтлек белән тулы. Шөкеранә кылганның сөйләшүе дә мәгънәле, сүзләре дә икенче — тәэсирле. Бу аның йөзендә дә чагылыш таба. Менә шулай, шөкер итеп, булганына риза һәм канәгать булып яшәү — зур осталык ул.
Безнең әби-бабаларыбыз иман белән яшәгән. Шуңа йөзләре, ничә яшьтә булуларына карамастан, нурдан һәм иманнан балкыган. Намаз уку, яхшы дога, әйбәт уйлар белән яшәү, тәһарәт тоту тормыш рәвешләренә якты эзен сала. Аллаһы Тәгалә белән яхшы мөнәсәбәттә булу эзләре ул. Игътибар иткәнегез бардыр: дингә инанган кеше аерылып тора. Әйткәнебезчә, дини кешенең үз -үзенә һәм диндәшләренә ихтирамы телендә дә, битендә дә, йөзендә дә, күзендә дә чагыла. Тәкъвалык уразаның максаты. Шөкер итү уразаның нәтиҗәсе.
Ураза тотуны — ашау — эчүгә генә кайтарып калдырырга ярамый, ул ихтыяр көчен таләп итүче зур сынау. Рухи ураза да бар бит әле.
Пәйгамбәр, аңа Аллаһы Тәгаләнең салаваты һәм сәламе булсын, әйткән: кыен хәлгә калган очракта, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз, ул туксан тугыз бәхетсезлекнең капкасын ябарга куәтле.
Җир шарында Ислам тоткан урын. Дөньяда 1, 9 миллиардка якын мөселман исәпләнә (Җир шары халкының 24, 5 проценты). Шуларның 80 проценты сөннитләр, 20 процентка якыны шиитлар.
Ислам сан ягыннан икенче урында торган дин.
Ислам өммәсе нигездә 120дән артык ил һәм дәүләтне биләгән Көнбатыш, Үзәк, Көньяк, Көньяк — Көнчыгыш Азия һәм Төньяк Африкадагы 35 илдә, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Марокко, Кувейт, Иран, Ирак, Пакистан һәм башка илләрдә дәүләт дине булып исәпләнә. .
Ислам дине дөньяда үз позициясен ныгыта. Мөселманнар планетаның һәр почмагында арта бара. Процентта чагыштырып караганда, җир шарында яшәгән һәр дүртенче кеше ислам динендә, (төгәл сан 24, 86 процент).
Халык саны: җир шарында 7 675 420 554 кеше исәпләнә. Шуларның 1 908 292 623 мөселман. Һәр дүртенче кеше мөселман динендә. Димәк, халыкның 24, 86 проценты мөселман.
2002 елгы халык исәбен алу санына караганда, Русиядә 16, 5 миллион яки илдә яшәүчеләрнең 11 проценты мөселман.
Хәзерге вакытта Русия Федерациясендә ислам динен тотучы 40ка якын милләт яши: чечен, авар, казах, әэербайҗан, даргин, лак, кыргыз, башкорт, татар, таҗик, үзбәк, лезгин, адыгәй, абазин, кумык, ногай, балкар, карачәй, ингуш, төрек, месхетин, табасаран, рутул, агул, өахур һәм башкалар.
Бу илләрдә ислам өстенлекле дин булып тора: Әзәрбайҗан, Албания, Алҗир, Әфганстан, Бангладеш, Бәһрәйн, Босния һәм Герцеговина, Бруней, Буркина Фасо Демократик Республикасы, Гамбия, Гвинея, Гвинея — Бисау, Джибути, Египет, Көнбатыш Сахара, Индонезия, Иордан Хашимит Корольлеге, Ирак, Иран, Йәмән, Казахстан, Катар, Төньяк Кипр, Кыргызстан, Комор Утраулары Берлеге, Косово, Мәче-д» Ивуар, Кувәйт , Ливия, Мавритания, Малайзия, Мали, Марокко, Нигер, Нигерия, Берләштерелгән Гарәп Эмиратлары, Оман Солтанаты, Пакистан, Палестина, Согуд Гарәбстаны, Сенегал, Сьерра Леоне, Сирия, Сомали, Судан, Таҗикстан, Тунис, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Чад Республикасы
Мөселманнар 630 елда Мәккәне яулаганнан соң ислам гомумгарәп диненә әйләнә. Шулай итеп, якынча исәпләүләр буенча ислам диненә 1400 ел.
Бүген Милли әдәбиятләр китапханәсендәге (Садовая урамы, 33нче санлы йорт, СПб) Татар кунакханәсендә мәдәни- мәгариф проект кысаларында «Татар халкы тарихында ислам» дип аталган иҗади кичә үтте. Ислам динен яктыртуга багышланган чараны Татарстанның төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге (даими вәкил Ренат Вәлиуллин) оештырды.
Петербургта төрле дин вәкилләре бердәм һәм дус булып яши. Шул ук вакытта, христиан һәм ислам дине аеруча тыгыз бәйләнгән. Санкт — Петербургта ислам дигәндә, татар халкын күз алдында тоталар.
Санкт — Петербургның өч йөз елдан артык тарихында ислам дине беренче чратта татарлар белән бәйле. Ислам дине дигәндә, татар милләте күз алдына килә. Чөнки татар һәм ислам аерылгысыз төшенчә. Петроград ягында урнашкан Җәмигъ мәчетен төзелгән көненнән Татар мәчете дип йөртәләр. Шәһәрдә ислам дине урнашу булачак калага тәүге ныгытма салган көннән башлана.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәр интернеттан алынды.