Шушы көннәрдә Санкт — Петербург дәүләт университеты Көнчыгыш телләр факультеты оештырылуга 165 ел тулды.
Профессор Әнәс Халидовның тууына 25 февральдә 92, вафатына 1 декабрьдә 20 ел була.
Төньяк башкаланың иң югары уку йорты дәүләт университеты каршындагы Көнчыгыш телләр факультеты оештырылуга 165 ел тулды. «Университет таҗындагы бриллиант»- дип атаган иде әлеге факультетны ректор Людмила Вербицкая.
Русиядә көнчыгыш телләр кафедрасы 1807 елда Александр I указы белән Казан дәүләт университетында ачыла, ә 1855 елда көнчыгышчылык Петербург университетына күчерелә.
Халык мәгърифәте министрлыгы системасында көнчыгыш телләр өйрәнүче бары тик бер генә югары уку йорты кала.
Санкт — Петербург дәүләт университеты көнчыгыш телләр факультетының 150 еллык юбилеенда фотохәбәрче, Петербург татар җәмгыяте активисты Мөнирә Моратова белән без дә катнашкан идек. Ул юбилейда факультетны «Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы алыштыргысыз күпер, бөтен дөнья өчен белгечләр әзерләүче үзәк» дип атадылар. Тантанада барлык конфессия вәкилләре, дипломатлар, Ауропаның төрле илләреннән галимнәр катнашты. Төньяк башкала дәүләт университеты белем бирү буенча рекорд куйды: биредә дөньяның 150 халкы теле һәм мәдәнияте өйрәнелә. Факультет юбилеена махсус медаль эшләнгән иде һәм Мариинск театры артистлары концерт куйды.
Милләттәшебез, күренекле галим, Санкт — Петербург татар җәмгыяте активисты Әнәс Бакый улы Халидов (1929 — 2001) та шушы факультетта белем ала. Совет һәм Русия гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Әнәс Хали́дов Татар АССРы Буа районының Күл Черкене авылында 1929 елның 25 февралендә туа.
1946 елны Әнәс Халидов Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты гарәп теле бүлегенә укырга керә. Гарәп теле белән кызыксыну аңа әтисеннән күчә. Бакый Халидов гарәп телен яхшы белә. Гаиләдә балачактан гарәп телен өйрәнеп үскәнгә Әнәс укуны җиңел үзләштерә, ә менә урыс теле авырырак бирелә. Өченче курста укыганда тырыш студентка академик И.Ю. Крачковский игътибар итә. 1951 елда университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, Халидовны аспирантурага укырга алалар.
Әнәс Халидов Санкт — Петербург дәүләт университеты каршындагы Крачковский исемендәге Гарәп кабинетына һәм Русия Фәннәр Академиясенең көнчыгышчылык институты Петербург филиалы секторына җитәкчелек итә. Дүрт елдан «Гарәп кулъязмалары һәм гарәп кулъязма гореф — гадәтләре» темасына кандидатлык, 1984 елда докторлык диссертациясе яклый. Халидовны фәннең фидакарь хезмәткәре дип йөртәләр. Ул шәхсән һәм үз җитәкчелегендә дөньякүләм фән өчен кыйммәт булган Русия Фәннәр Академиясендәге гарәп кулъязмаларының тулы исемлеген каталоглаштыра. 1986 елда Әнәс Бакый улы җитәкчелегендә гарәп китаплары һәм кулъязмалары каталогы нәшер ителә. Көнчыгышчылык институтында сакланган бу басма бөтен дөнья галимнәренә урта гасыр текстлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Халидов алтмышка якын фәнни хезмәт һәм монография яза. Ул Коранны яттан белә. Соңгы елларда Коранны татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.
Әнәс Халидовның тагын бер зур хезмәтен искә алып китәргә кирәк. Ул «Китаб Әл-Аврак» эшен нәшер итә. Кайбер сәбәпләр аркасында китап озак еллар басылмый ята.
«Гарәп кулъязмалары һәм гарәп кулъязма гореф-гадәтләре» монографиясе Халидовка филология фәннәре докторы дәрәҗәсе бирә, ә аның барлык эшчәнлеге профессор исеменә лаек икәнлеген күрсәтә.
Әнәс Халидов татар мәдәнияте белән нык кызыксына. Болгар һәм болгарлылар тарихын өйрәнә. Татар делегациясе һәм сәяси әһелләр белән гарәп илләрендә еш булу аның алдында зур мөмкинлекләр ача. Ул дөнья күләмендә югары дәрәҗәдә торган гарәп теле белгече була. Халидовны гарәп теле укыту яңадан кайткан Казан дәүләт университетына чакыралар. Татарстанда мөселман әдәби мәдәнияте күтәрелгән чор була бу. Ул Татарстан белән ике еллык килешү төзи. Әмма Петербург уку йортында да аның белән элемтәне өзмиләр. Хезмәт хакының бер чиреген саклыйлар. Укытудан тыш буш вакытын ул Коранны татарчага тәрҗемә итүгә бирә. Бу аның үз гомерендәге соңгы зур эше була.
Әнәс Халидов 2001 елның 1 декабрендә бакыйлыкка күчә. Аны Казанның Татар бистәсендәге татар зыяратында җирлиләр.
Билгеле галимнең исемен мәңгеләштерү максатыннан Татарстан башкаласы хакимияте һәм Казан дәүләт университеты җитәкчелеге ул яшәгән Театр урамындагы 1/29 санлы йорттагы фатирында музей — лаборатория оештыра. Анда профессорның шәхси китапханәсендәге басмалар һәм Казан дәүләт университетында көнчыгышчылыкка нигез салган галимнәр портретлары куелган.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.
Фоторәсемнәрдә: Санкт — Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты күренеше.
Әнәс Халидов.