11 мартта Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Романовка посёлогы “Свеча” мәдәният йортында “Национальная краса Всеволожского района” дигән кызлар матурлыгы һәм сәләтлелеге конкурсы булып үтте. Анда Ленинград өлкәсе “Файда” татар мәдәни җәмгыяте активисткасы Диләрә Йосыпова катнашып, бар көндәшләрен читтә калдырып җиңде!

Бу ирешкән җиңүе белән без Диләрәне порталыбызның исеменнән чын күңелдән котлыйбыз. Бу чынлап та зур ирешүе бар төбәгебезнең татар җәмгыятенә дә эчкерсез шатлык өчен сәбәп бирә.

“Национальная краса Всеволожского района” конкурсы Ленинград өлкәсе Всеволожск муниципаль районы администрациясе яшьләр сәясәте, туризм һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге һәм Всеволожск районы “Альфа” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылды. Конкурсның жюрисына хөрмәтле эшлеклеләр: Всеволожск муниципаль районы Романовка авыл поселениесе администрациясе рәисе урынбасары Александр Горбунов, Рус-молдав дуслык һәм хезмәттәшлек үзәге рәисе Дмитрий Сорокин, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Новожилов, Ленинград өлкәсе Всеволожск муниципаль районы администрациясе яшьләр сәясәте, туризм һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге рәисе Иван Тихомиров һәм былтыргы “Национальная краса Всеволожского района” конкурсы җиңүчесе Татьяна Пермякова керделәр. Алар конкурста катнашкан кызларның сәләтлелеген, үз халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәтен баллар белән бәяләгәннәр.

Үземә хәзер яңа китабымның вёрсткасын тикшереп укып чыгарга кирәк булса да (һәм бу хакта да хәбәрләр, Алла бирсә, порталыбызда тиздән укыячаксыз), бу конкурс турында белгәч, анда барып килергә хәл иттем. Романовка посёлогы минем йортымнан шактый ерак булса да, бу юлга киттем – һәм барысы ни өчен? Әлбәттә, яраткан порталыбыз өчен, кадерле дуслар. (Ләкин юк, порталыбыз өчен генә түгел.)




Конкурс биш өлештән гыйбарәт иде. Анда катнашкан кызлар – Юлия Суханова, Любовь Анисимова, Елизавета Паклина, Хәдиҗәт Рамазанова, Елизавета Булгакова, Анастасия Захарова һәм барыбыз да яраткан Диләрә Йосыпова – “Минем гаиләмнең гореф-гадәтләре”, “Минем йолдыз сәгатем”, “Минем халкымның мирасы”, “Кызлар әйлән-бәйләне” һәм “Кулинария милеге” этаплары аша үттеләр. Кемдер жюрины һәм тамашачыларны дуслар катнашуындагы биюләр белән, кемдер – коллективта башкарган җырлар белән гаҗәпләндерергә тырышты, ләкин барысының да йөрәкләрен нәкъ берүзе генә (!) чыгышлар ясаган Диләрә әсир итте. Ул соңгы, 8 нче номер астында сәхнәгә чыга торган иде.



Ләкин соңгысы беренчесенә әверелде. Барыбызның белүебезчә, былтыр Диләрә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган зур “Татар кызы” конкурсының төбәк этабында җиңеп, шул ук конкурсның тәмамлау этабында уңышлы итеп чыгыш ясаган. Романовкадагы конкурста да Диләрә тагын үз гаиләсенең һәм татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итүен, туган телен яхшы белүен исбатлады, шуңа күрә аның яңа җиңүе тулысынча атказанган.


Диләрә гаилә реликвиясен – ул чиккән сөлгене күрсәтә


һәм аның тавышы да сандугачныкы кебек

Бу конкурста Диләрә татар шагыйре Нәби Дәүлинең “Бәхетлеме кеше дөньяда?” шигырен яттан укыды да, мөлаем бишек җырын җырлап, үз әбисенең әнисе турында сөйләде дә, жюрига чәкчәк тәкъдим итте дә, гаҗәеп матур кызыл, яшел, зәңгәр татар күлмәкләрен киеп, сәхнәгә чыгып, бар тамашачыларны ягымлылыгы белән шаккатырды да. Ул “Национальная краса Всеволожского района” конкурсының җиңүчесенең дипломына һәм таҗына лаек булган булса да, без алай да беләбез: ул иң сөйкемле, иң сәләтле, иң гүзәл татар кызы гына түгел – ул дөньяда да иң матур кызларның берсе, ахры. Үз халкының гореф-гадәтләрен һәм ислам динен хөрмәт итүе, татарча камил сөйләшүе, иҗтимагый чаралар оештырырга әзер булуы һәм искиткеч, нәкъ фәрештәнеке кебек матурлыгы белән аның һәрберсен сихерли алуын үзем дә яхшы беләм.
Кадерле Диләрә, синең барлыгың өчен Аллага мең рәхмәт!

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы һәм «Файда» җәмгыяте сәхифәсеннән.

