Узган шимбәдә, 14 декабрьдә, Бассейная урамы, 32 йорт, 1 бина адресында урнашкан “Россия – моя история” күргәзмә комплексында зур “Татары на берегах Невы” чарасы булып узды. Ул бик күп кеше җыйды: Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмәгать эшлеклеләрен, активистларын, артистларын, югары дәрәҗәдәге чиновникларны, татар мәдәниятенә карата җан тарткан кешеләрне дә. Чараның тантаналы ачылуында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев дә катнашты.

Хөрмәтле кунаклар

Үз чыгышында Васил Габтелгаяз улы безнең җәмгыятебез өчен иң кирәкле әйберләр турында сөйләде: Бөек Җиңү 80 еллыгы якынлаша, махсус хәрби операциядә дә җиңү тиздән килер. Быел ул бар илебезне дә гизеп чыккан, төрле төбәкләрдә яши торган татарлар белән очрашкан. Татар телендәге массакүләм мәгълүмат чаралары – газеталар, радио, телевидение – сакланырга тиеш, ләкин гаиләдә татарча сөйләшүләрсез татар теле сакланмас, дип ассызыклады Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев чыгыш ясый

Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов төбәгебездә зур иҗтимагый эш алып барыла, Татарстан белән икътисади бәйләнешләр дә үсә дип әйтте. Элеккеге төбәгебездәге Татарстан даими вәкиленә Ренат Вәлиуллинга ул эшләнгән хезмәте өчен зур рәхмәт белдерде. Ренат Вәлиуллин – хәзер ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм Татарстан халыклары ассамблеясы Башкарма комитеты җитәкчесе – Петербургка килгәч, үзе дә бу чарада чыгыш ясады, төбәгебезнең хөрмәтле татарларын билгеләп үтте. Санкт-Петербург милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру комитеты рәисенең вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Силкин Санкт-Петербург губернаторыннан Александр Бегловтан сәламләү адресын ишеттереп укып чыкты, Санкт-Петербург Законнар чыгару җыелышы бюджет һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары, “Справедливая Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Алескеров Санкт-Петербург Законнар чыгару җыелышы рәисе Александр Бельскийдән сәламләү адресын укып чыкты, Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы дәүләт төзелеше, халыкара, парламентара һәм иҗтимагый бәйләнешләр даими комиссиясе рәисе урынбасары Валерия Коваленко Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышы рәисе Сергей Бебениннән сәламләү адресын укыды, ул Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиленең урынбасарына Дамир Сабировка Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышыннан рәхмәт хатын тапшырды. Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе киңәшчесе Владимир Михайленко һәм башка хөрмәтле кунаклар да үз чыгышында Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисен Рәис Яркәевне нәкъ ул көндәге 70 еллык юбилее белән котладылар (үз тарафыбыздан без дә аны олы юбилее белән котлыйбыз). Ул үзе Санкт-Петербург татар һәм татарстанлылар ассоциациясен оештырырга ниятләнәве турында әйтте. Югары дәрәҗәдәге чиновниклардан соң хөрмәтле Петербург татар җәмгыяте вәкилләре чыгыш ясадылар: краевед Рәхим Теләшов, тарихчы Альмира Таһирҗанова, меценат Шамил Алюшев, җәмәгать эшлеклесе Рәшид Мәһдиев һәм башкалар. Тантаналы ачылуны Линар Хаҗиев һәм Азалия Газизова алып бардылар.

“Татары на берегах Невы” чарасы өчен төбәгебездәге татар һәм мөселман иҗтимагый оешмалары һәм активистлары чара кунаклары җирле татарлар нәрсә белән шөгыльләнүе турында белеп алсын өчен зур күргәзмә әзерләгәннәр. “Питер буйлары”, “Алимов йорты”, “Ак калфак – Нева” һәм башкалар да бу күргәзмә оештыруда катнашканнар.

Фирая Рәшитова җитәкчелегендәге Санкт-Петербург КФУ Каюм Насыйри институты мәгариф һәм мәдәният үзәге дә күргәзмәдә татар теле буенча китаплар күрсәтте (аларны алып килгән өчен Артём Кураевка рәхмәт белдерелә). Алар арасында Казан фәнни үзәге фәнни хезмәткәре Максим Кузнецовның популярлыкка ирешкән “Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих” китабы да бар иде. Васил Шәйхразыев Каюм Насыйри үзәгебезнең күргәзмә табыны яныннан үткәндә, аңа Бөтендөнья татар конгрессы бу һәркайда беткән китапны яңадан бастыруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән дип искә төшерделәр, ул исә “Йөкләмә башкарылачак”, – дип җавап бирде. Без моңа бик ышанабыз!

“Татары на берегах Невы” беренче һәм икенче өлешләре арасында Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар иҗади коллективлары кечкенә концерты булып узды. Тамашачыларны үз чыгышлары белән Венера Думцева җитәкчелегендәге “Файда” җәмгыяте ансамбле, Светлана Җиһангирова җитәкчелегендәге “Акчарлак” ансамбле һәм Эльдар Мурдашев җитәкчелегендәге Красное Село шәһәреннән “Нур” ансамбле шатландырдылар. Алардан соң “Кыз бәхете” номеры белән “Питер татар театры” (режиссёры Линар Хаҗиев, җитәкчесе Гүзәл Исмәгыйлева, хореографы Эльмира Әхмәтова) чыгыш ясады. Күптән түгел бу үзешчән татар театры Казанда булып үткән Ш. З. Закиров исемендәге “Идел-йорт” төбәкара фестивальдән зур акчалата бүләк белән кайтты, без бу коллективны шул җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз!

Чараның икенче өлеше видеороликлар күрсәтүдән гыйбарәт иде. Ике зур экранда чара кунакларына Татарстан Республикасы турындагы презентацион ролик, телерепортаж үз эченә алган Энколово Сабантуе турындагы ролик күрсәтелделәр, аннан соң җәмәгать Бөек Ватан сугышта катнашкан, хәзерге Донецк Халык Республикасында һәм Кырымда хезмәт иткән татар разведчигы Ибраһим Аганин турындагы документаль фильм карады. Чара ахырында җәмәгатькә төбәгебездә эшли торган татар оешмалары – Рәшид Мәһдиев җитәкчелегендәге Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте, Фирая Рәшитова җитәкчелегендәге Санкт-Петербург татар хатын-кызларының “Ак калфак – Нева” иҗтимагый оешмасы һәм Илнур Гарифуллин җитәкчелегендәге Ленинград өлкәсе “Файда” татар мәдәни җәмгыяте турындагы роликлар да күрсәттеләр. Бу һәм башка да төбәгебезнең татар оешмалары зур иҗтимагый эш алып баралар, шуның аркасында татар тормышы төбәгебездә кайнап тора дип әйтеп була.

Зур экраннарда һәрберебезгә таныш Диләрә Йосыпова, «Файда» җәмгыяте активисткасы

“Питер.Татар” порталы редакциясе.
Текст: Максим Кузнецов.
Фотолар авторныкы, Фирая Рәшитованыкы һәм имам-хатыйб Алмаз Хафизовныкы.

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,

Добавить комментарий

, , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , , ,
Похожие новости