5 ноябрьдә “Питер.Татар” порталы журналистлары – мин һәм Фәридә Гренда – тагын да, 29 октябрьдә Альберт Җәлилев концертына барып кайтканнан соң, “Площадь Восстания” янындагы “Октябрьский” Зур концерт залына бардылар. Ул көнне анда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Мы вместе” дигән концерт уздырылды. Бу бик күп җырчылар, биючеләр, музыкантлар җыйган концерт Санкт-Петербург милләтләр йорты тарафыннан Санкт-Петербург милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру комитеты һәм Милләтләр эшләре федерал агентлыгы ярдәме белән оештырылды. Билетлар Санкт-Петербург милли оешмалары вәкилләре арасында таралганнар иде. Концертның туры трансляциясен “ЛенТВ24” телеканалы алып барды, аны хәзер дә телеканалның Интернеттагы сәхифәсендә карап була.

Тамашачылар Россия гимнын аягүрә тыңлыйлар, кайберләре җырлыйлар да

Концертта якынча утыз төрле халыклар вәкилләре тамашачыларны үз чыгышлары белән шатландырдылар. Бу Санкт-Петербург чыннан да күпмилләтле шәһәр булуын ачыктан-ачык исбатлады. Чыгыш ясаганнар арасында Гөлназ Ибраһимова җитәкчелегендәге Санкт-Петербург башкорт корылтае каршындагы “Ирәндек” җыр ансамбле һәм “Наза” бию ансамбле, “Байн Цаг” калмык бию ансамбле, “Ариран” кореялылар ансамбле, “Нээво” эстон бию ансамбле, “Братина” казак хоры, “Ата Мекен” казакъ җәмгыяте рәисе Алия Кикенова, Санкт-Петербург удмурт землячествосы рәисе, җырчы Татьяна Серебренникова һәм күп башкалар да булды. Татар җырын шәһәребездә танылган “Акчарлак” ансамбле башкарды. Барысыннан да катырак тамашачылар кавказ халыклары бию ансамбльләре артистларына кул чаптылар – “Имамат” дагстанлылар ансамбленә, “Сихарули” гөрҗи ансамбленә, “Нарт” осетин ансамбленә, алар бар тамашачыларның да кәефен күтәрделәр.

Светлана Җиһангирова җитәкчелегендәге «Акчарлак» татар ансамбле чыгыш ясый

Концертта катнашучылар бик күп булган сәбәпле артистларның кайберләре залда төп программа башлар алдыннан концерт комплексы икенче каты фойесында чыгыш ясадылар. Алар арасында удмуртлар да булдылар, ансамбльдән бер ханым белән миңа хәтта удмуртча бераз сөйләшергә җай килде.

Санкт-Петербург татар җәмгыяте вәкилләре концерт залы фойесында

Милли биюләр һәм җырлардан тыш, концертта рус телендәге патриотик җырлар да булды. Татьяна Серебренникованың махсус хәрби операция катнашучылары ханымнары белән чыгышы бар тамашачыларны урыннардан күтәрде, аннары берничә артист соңгы вакытта танылган булган “Донбасс за нами” җырын башкарды. Бу барысының да хәтеренә гади, ләкин хәзерге вакытта бик мөһим фикерне төшерде: без төрле милләтләр вәкилләре булсак та, төрле телләрдә сөйләшсәк тә, барыбыз да бергә, һәм бергә без бар авырлыкларны да җиңәчәкбез.

Без бергә, без җиңәчәкбез!

Концертка барып кайтырга мөмкинлек биргәне өчен Фәридә Грендага рәхмәт белдерәм.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы.

Түбәндә концерттан фотолар галереясын карап була:

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости