23 сентябрендә Балтыйк йорты исемле театрда (Александровский парк, 4) Казакъстан Республикасы дәүләт «Салтанат» бию ансамбле концерты булып узды. Аны карарга зур кызыксыну белән төрле Петербург милли оешмалары вәкилләре – казакълар, үзбәкләр, татарлар, башкортлар, чувашлар һәм башкалар да – килде.

Театр фойесында канәгать татар һәм чуваш тамашачылары. Сулдан уңга: Мансур Аббазов, Марина Кириллова, Пелагея Терентьева, Руслан Сафиуллин, Айрат Маннанов, Айгөл Селезнёва, Максим Кузнецов

«Салтанат» бию ансамбле үз илендә бик танылган, ул Казакъстан бию сәнгате символы булып тора диеп була. Ул 1955 елда нигезләнгән һәм шул вакыттан бар Совет Союзын гастрольләре белән гизеп чыкты. Ансамбль репертуарында казакъ биюләре генә түгел – башка халыклар биюләре дә бик күп. Аның чыгышлары тамашачыларда һәрвакыт зур кызыксыну уята. «Салтанат» ансамбле Төньяк башкаласына килгәне Санкт-Петербург казакъ милли-мәдәни «Ата Мекен» автономиясе рәисе Алия Кикенова тырышлыгы аркасында мөмкин булды, моның өчен аңа зур рәхмәт (ул үзе дә концертта казакъ телендәге җырлары белән катнашты дип өстәргә кирәк).

Үзбәк биюе

Миңа бу бию концертына татар «Файда» җәмгыяте әгъзасы Мансур Аббазов тәкъдим итте, мин риза булдым. Ул хәзерге Казакъстанда туып үскән сәбәпле, аңа якташларының чыгышы бигрәк тә кызыклы иде. Концертны алып барычулар русча да, казакъча да сөйләделәр, казакъча җырлар да яңгырады. Мансур абый кайбер казакъ сүзләрен аңлап, аларны миңа тәрҗемә итте, бу бик кызыклы булды. Казакъ һәм татар телләре бер-берсенә бик тә охшаш булмаса да, казакъ сөйләменнән татар телен белүчеләр нәрсәнедер аңлый алалар.

Без залда Мансур абый белән

Концерт ике өлештән торды: беренчесендә ансамбль артистлары тамашачыларга казакъ милли биюләрен күрсәттеләр, икенчесендә исә төрле халыклар биюләре булдылар. Алар арасында – рус, үзбәк, таҗик, монгол, уйгыр биюләре. Берничә заманча биюләрне дә карадык. Ләкин концертка килгән татарларга, әлбәттә, татар биюе барысыннан да бигрәк ошады. Казакъстаннан җитез егетләр, нәзакәтле кызлар бар тамашачыларның да йөрәкләрен яулап алдылар.

Таҗик биюе

Әлеге зиннәтле бию концерты халыкара һәм дәүләтара дуслыкны тагын да ныгытты диеп була. Россия һәм Казакъстан – тугандаш илләр, аларны күп нәрсә бәйләп тора, шуңа күрә безгә илләребез арасында дуслыкны күз карасы кебек саклап торырга кирәк. Шундый мәдәни чаралар моның өчен дә оештырыла. Петербург җәмгыятен шатландырганың өчен зур рәхмәт сиңа, «Салтанат»!

Татар биюе

Бу концертка барып кайтырга мөмкинлек биргәннәре өчен татар «Файда» җәмгыятенә, аеруча Айгөл Селезнёвага һәм Мансур Аббазовка, рәхмәт белдерәм.

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.

Түбәндә ул концерттан тагы берничә фотолар карап була.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости