Пенза шәһәрендә Халыкара «Татар кызы – 2024» бәйгесенең финалы узды. «Татар кызы – 2024» исеменә Оренбургтан Алсу Байгильдина лаек булды. Таҗ белән бергә кыз автомобиль ачкычларын алды. Җиңүчегә аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.
Ярышның төп максаты — татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру. Казанда узган ярымфиналда кызлар матурлык һәм талант буенча гына түгел, өй эшләрен алып бару һәм татар милли мәдәниятен белү буенча да көч сынаштылар. Ә Пензада конкурсның финал өлеше үтте. Конкурсантлар хәлиткеч этап программасында үзеңне тәкъдир итү, театральләштерелгән куелышта чыгыш ясау, ыру агачы турында хикәя һәм ыру ядкарьләрен тәкъдим итү иде.
Матурлык, акыл һәм талант бәйрәменең финалына 12 чибәр кыз чыккан. Алар арасында тамырлары буенча якташыбыз Ленинград өлкәсеннән Юсупова Диляра. Тагы Батыркаева Ангелина – Пермьнән, Бәдриева Фәизә – Мәскәүдән, Байгильдина Алсу – Оренбургтан, Габдуллина Энҗе – Татарстаннан, Галивеева Асия – Кыргызстаннан, Дәүләтшина Алсу – Башкортстаннан, Закирова Ленара – Үзбәкстаннан, Мәхмүтова Фәрзәнә – Самарадан, Нәсретдинова Вәсилә – Казахстаннан, Сәйфуллина Алсу – Пензадан, Сәйдуллина Лилия – Төмәннән. Шулай ук, ике кыз – Ростовтан Юлия Бараева белән Кировтан Илнара Әхәтова махсус призга лаек булып, «Татар кызы-2024» титулы өчен көч сынашмыйча гына, финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булган иде.
«Татар кызы – 2024» бәйгесе финалында Ленинград өлкәсеннән «Файда» татар мәдәни җәмгыятенең яшьләр белән эшләү кураторы Диляра Юсупова чыгыш ясады. Әлеге ярышта Диляра «Иң сөйкемле кыз» титулына ия булды; тырышлык нәтиҗәсе. Аның девизы да «Сабырлык — уңышка ачкыч». Язма героебыз тумышы белән Санкт-Петербургтан булса да, үзенең икенче Ватанын Мордовиянең Зубово-Поляна районы Кочетовка-Чатока авылын саный. Әйтеп китәргә кирәк, Диляраның әнисе — Рушания Акрям кызы, Чатокада туып үскән. Диляра биш ел буе «Файда» исемдәге татар фольклор ансамблендә җырлый һәм бии. Буш вакытында фотога һәм видеога төшерергә ярата. 2018 елда ул «Кочетовка» сайтын булдыра һәм анда авыл тормышы, халкы турында яза; шул авыл белән элемтәсе тыгыз. Без, аның Мордовия дуслары, конкурста җиңүен теләдек, ихластан җан аттык.
Гаилә елында конкурсның төп темасы – гаилә кыйммәтләре аша халыкның мәдәниятен саклау. Финалда катнашучыларның һәрберсенә үзен театральләштерелгән спектакльдә чыгыш ясап, ыру агачы турында сөйләргә һәм гаилә истәлеген тәкъдим итәргә тиеш иделәр. Диляра Юсупова Кочетовка авылындагы карт әбисе Арифә Аббяс кызы Немешеваның һәм карт әбисенең кызы — Халидә Хусяин кызы Маминаның тамбур чигелеше белән чигелгән сөлгесе турында сөйләгән бу конкурста. Мәдәният саклаучы гаилә башы, Диляраның бабасы — Абубекир улы Акрям Маминның, оныгының милли тәрбиясенә керткән өлеше байтак. Шуңа да интервьюсында татар хатын-кызына хас җавап алынды.
«Минем өчен бу тормышта иң мөһиме – гаилә. Мин үземнең зур тату гаиләм булуын бик телим, шуңа күрә мин эш хакына шәхси тормышымны корбан итәргә әзер түгел»,- дип җавап бирде әңгәмәсендә Диляра.
Киләсе елда «Татар кызы» 12 нче халыкара конкурсының финалы Оренбургта узачак.
Наилә НАСЫРОВА