Мин яшәргә телим бирер өчен
Илгә соңгы йөрек тибешен.
Үлгәндә дә әйтә алсам иде,
Үлдем, диеп, туган ил өчен.
Түзә алмабыз, кара кан да коярбыз -
Басарбыз, киртәләргә бирмәбез юл:
Теләсәләр асарлар, без үләрбез,
Ләкин һичбер вакытта булмабыз кол.
Һәр елны 25 август көнне Санкт — Петербург каласында һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр җәлилчеләрне искә алу чарасына җыела.
1944 елның 25 августы көнне Ватан өчен аяусыз көрәш алып барган унбер җәлилченең гомерен Германиянең моабит төрмәсендә фашист балтасы өзә.
Әмма исемнәрен мәңгелек данга күмгән каһарман яугирләр батырлыгын нацизмның көрән чумасы каплый алмады. Ватаныбыз һәм җир шарының тынычлык сөюче көчләре һәр елны кыю татар егетләре хөрмәтенә чаралар уздыра.
Быел да төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр һәм ватандашлар изге антын соңгы сулышына кадәр саклаган яугирләр: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровлар кыюлыгы алдында баш иеп рәхмәт әйтү өчен килде. Җәлилчеләр халкыбыз күңелендә генә түгел, Бөек Ватан сугышы тарихында да сакланып калган данлы һәм фаҗигале тормыш кичерделәр.
Милли — мәдәни чаралар Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге (даими вәкил Шамил Шәяхмәтов) җитәкчелегендә оештырыла.
Санкт-Петербургта татар халкының билгеле шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл 2011 елның 19 маенда ачылды һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургка бүләге булып тора. Һәйкәлнең авторы сынчы — скульптор Әхнәф Зыякаев.
Һәйкәл куелган урын очраклы гына сайланмаган: Бөек Ватан сугышы вакытында өлкән политрук Муса Җәлил Ленинград һәм Волхов фронтларында хезмәт итә. Шагыйрь «Отвага» газетасының хәрби хәбәрчесе була. 1942 елда авыр яраланып әсирлеккә эләгә. Әсирлектә «Идел-Урал» яшерен оешма әгъзасы була.
Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург вице-губернаторы Алла Манилова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.
Һәйкәл гранит постаментка куелган Муса Җәлилнең бронза бюстыннан гыйбарәт. Постаментның алгы ягына: Татар халкының бөек улы, Ленинградны саклаучы, шагыйрь-яугир, антифашист Муса Җәлилгә дип язылган.
Ян кырыйларына Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендәге шигырьләре язылган.
Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә дә ел да Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, күренекле антифашист, шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре — җәлилчеләр хөрмәтенә мәдәни чаралар оешканлык белән үтә.
Җәлилне искә алу аның бюстына чәчәкләр салу белән башлана. Әлеге сын Тосноның нәкъ үзәгенә балалар иҗат йорты каршындагы бакчага куелды. Бюстның бирегә куелуы очраклы түгел. 1942 елда нәкъ шушы җирләрдә Любань өчен барган аяусыз алышта Муса Җәлил каты яраланып пленга эләгә. Милли-мәдәни чараны Тосно шәһәре «Изге юл» татар җәмгыяте ( рәисе Иниятулла Ганиев) Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә оештыра.
Шәһәрнең тарихи — туган якны өйрәнү музеенда да Габдулла Тукайга да һәм Муса Җәлилгә дә багышланган тантаналы бәйрәмнәр ел да үтә. Әйтергә кирәк, һәрчак югары дәрәҗәдә оештырыла. Кунаклар арасында Тосно шәһәре хакимияте вәкилләре дә, 2нче санлы мәктәп укучылары да, Бөек Ватан сугышы ветераннары да, Санкт-Петербургтан да милләттәшләр дә катнаша. Кичәнең төп өлешен Муса Җәлил шигырьләре ала. Әсәрләр татарча да, урысча да яңгырый. Кичәдә яшь артистлар, үзешчәннәр — Муса Җәлил иҗатын чиксез яратучылар чыгыш ясый, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырый. Бөек әдип әсәрләрен кулланып иҗат ителгән күренешләр татар һәм урыс телләрендә сәхнәләштерелә.
Әйтергә кирәк, Иниятулла Кутуев җитәкләгән әлеге җәмгыять Санкт — Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар милли — мәдәни оешмалары арасында уңышлы һәм актив эшләүчеләрнең берсе.
Нәкъ менә Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград җирендә каты сугышлар уза, анда легендар шагыйрь Муса Җәлил каты яраланып әсирлеккә эләгә һәм үзенең «үлемсезлеккә юлын» башлый.
Бер елны «Изге юл» җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев 25 августта Санкт-Петербург ветераннары һәм татар җәмәгатьчелеге өчен 2 нче удар армия сугышкан урыннар, герой-шагыйрь Муса Җәлил эзләре, Санкт-Петербург-Тосно – Лисино – Корпус – Радофиниково – Санкт – Петербург маршруты буенча экскурсия оештырды. Катнашучылар Тосно шәһәрендәге Муса Җәлил һәйкәле-бюстына һәм Радофиниково бистәсендәге һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәкләр салды.
Еллар узар , заманалар үтәр … Әмма җәлилчеләр каһарманлыгы беркайчан да онытылмас һәм югалмас. Тарих хәтере мәңгелек.
Фоторәсемнәр интернеттан алынды
Зәрия Хәсәнова , «Питер Татар» порталы мотәрияте әгъзасы.