Санкт-Петербург. Царское Село. Ратная Палата. Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган музей. Музей фондында Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан бер төркем татар сугышчылары портретлары да бар. Музейгага бу тарихи экспонатларны татарстанлы Рәйсә Мартынова-Дәүләтбаева тапшырган булган. Әлеге тиңе булмаган портретлар мине һәр төрле эзләнүгә, игелекле эш башында торган Рәйсә Мартынова турында мәгълүмат тупларга этәрде.
Рәйсә Мартынова-Дәүләтбаева Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә гомер итә. Туган як тарихын, тарихи вакыйгаларны, нәсел-нәсәбен өйрәнүче Рәйсә ханым соңгы 15 елда биниһая кадерле ядкарьләр таба. Ханым чын мәгънәсендә ватанпәрвәр затларның берсе була, аны аеруча Беренче Бөтендөнья сугышы кызыксындыра. Чорлар, гасыр-дәверләр аша тарих төпкелендә калган әлеге сугыш һәм анда катнашкан Уфа губернасы Минзәлә өязе солдатлары һәм офицерларының тормыш юлларын өйрәнә. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераны, запастагы II ранг капитаны Валентин Атласов белән бер фикердә булып, өйдән-өйгә, районнан-районга йөреп, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашканнарны барлый. Алар шул рәвешле Минзәлә өязе буенча патша армиясенең 100дән артык солдат һәм офицерының фотографияләрен, 120 фронтчы фамилиясен таба.
— Без Рәйсә Әхтәмовна белән эзләнү эшчәнлеге алып барганда онытылган сугышка һәм аның каһарманнарына кагылышлы мәгълүматлар табылуга, аларны шунда ук теркәп бардык. Һәр табылган мәгълүмат, фотосурәт безнең өчен алтынга тиң булды. Гаҗәп, һәр сәфәребездә нинди дә булса мәгълүмат табылмый калмады. Үзебезгә гыйбрәтле ачышлар да ясадык, — ди Валентин Атласов.
Рәйсә Мартынова-Дәүләтбаева аннан һәр фотографияне “Багет” остаханәсенә биреп реставрацияли, затлы рамнарга урнаштыра, фотографияләргә кыска комментарий биреп, республика газеталары, журналларында бастыра. Портретлар Татарстан Республикасы районнары мәктәпләре, Казан Милли, Уфаның Дан һәм Милли музейлары, Ратная Палатаның Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган музей фондында урын ала.
Рәисә Әхтәмовна монан тугыз ел элек Санкт-Петербург шәһәренә махсус барып, Ратная Палатага Беренче Бөтендөнья сугышчылары портретларын тапшыра. Бу турыда музей хезмәткәрләре белән истәлеккә төшкән фотосурәтләр сөйли. Ул биредә булганда музейда ремонт эшләре барган була. Ремонт эшләреннән соң музейда әлеге портретлардан берара күргәзмә дә оештырылган булырга тиеш, — ди Валентин Атласов.
Кеше китә, үзеннән соң матур эшләре кала…Рәйсә Әхтәмовнаның арабызда булмавына биш ел вакыт узды. Аның вафатыннан соң, әлеге архив материаллардан «Онытылган сугыш. Кама аръягы каһарманнары» дип исемләнгән китап бастырылды. Басма ханымның тынгысыз фәнни-эзләнү хезмәте, ул матур итеп эшләнгән, эчтәлекле, укып туйгысыз. Аңа беренче бөтендөнья сугышында катнашкан 600дән артык фамилия җыелды. Әйткәнебезчә, аларның берничәсе портреты Ратная палата музеенда саклана.
Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманнарын барлап, аларны халык хәтеренә кайтару белән Рәйсә Мартынова безнең хәтерне уятты. Аны ватанпәрвәр дими — ни дисең. Иҗтимагый эшчәнлек алып барган меценат та иде ханым.
Ачлык һәм ялангачлык, җимереклекләр белән сынаган Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан каһарманнарны онытмыйк. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел!
Якутлар табылалар вакыт белән.
Рәзимә Кашапова.
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.