27 декабрьдә Татарстан Республикасы Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә телче, Казан фәнни үзәге күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе фәнни хезмәткәре, «Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы авторы Максим Кузнецов һәм аның Ижаудан очып килгән Галина Николаевна дәү әнисе белән очрашу булып узды.
Бу очрашуда татар мәдәнияте оешмалары активистлары, татар теле укытучылары, хәтта культурология укучы кытай аспирантлары да катнашты. Максим бар кунакларны да үзенең дәү әнисе белән таныштырды, аннары үтеп китүче елдагы уңышлары турында сөйләде. Уңышларының арасында – татар теле үзөйрәткече Казанда, Ижауда һәм Санкт-Петербургта презентацияләре, Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» әкиятен вепс теленә тәрҗемә итеп Германиядә бастырып чыгару, вепс телендәге «Elo» («Гомер») исемле шигырьләренең һәм җырлар тәрҗемәләренең җыентыгын да бастырып чыгару, шул ук телнең ЛРОО «Вепс җәмгыяте» тарафыннан оештырылган курсларын РФ Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төп аз санлы халыкларының ассоциациясе Санкт-Петербургтагы вәкиллегендә алып бару һәм, ниһаять, чуваш телен башлаудан алып укып аның да үзөйрәткечен язу (бу эш хәзерге вакытта дәвам ителә әле). Барысы турында да Максим татарча да, русча да сөйләде, берничә үзенең вепс телендәге шигырен ишеттереп укыды, вепс теленә шәхсән тәрҗемә ителгән Шаманның «Встанем» җырын да башкарды. Тагы Максим һәм чара кунаклары «Нәни принц»нең кереш сүзен (авторының Леон Вертка багышламасын) русча, вепсча, татарча, чувашча һәм төрекчә укыдылар, кытай кунакларына Максим берничә сүз кытайча да әйтте. Шулай итеп, бу даими вәкиллектәге очрашу чын телләр кичәсенә әверелде дип әйтеп була. Кичәдә төрле телләр берләшеп яңгырасалар да, һәммәсенә дә Максим әйткән сүзләр, укыган шигырьләр татарчадан һәм вепсчадан русчага тәрҗемә итүе аркасында аңлаешлы иде. Кытай кунакларына да бу очрашу кызыклы иде, Татарстан даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров алар татар мәдәнияте турында бигрәк белсен өчен аларга Татарстан турындагы кытай телле буклетлар һәм башка басма продукция бүләк итте.
Максим да, дәү әнисе Галина Николаевна да Дамир Сабировтан һәм Каюм Насыйри
исемендәге мәгариф һәм мәдәният үзәге методисты Фирая Рашитовадан күчтәнәчләр, бүләкләр алдылар. Очрашу бик җылы һәм уңайлы узды.
Чара алдыннан өһәм чарадан соң да Дамир Сабиров вәкиллек кунакларына андагы рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәләре турында сөйләде. Аңа һәм Фирая Рашитовага яшь телче һәм аның дәү әнисе белән узган күп телле очрашуны оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерелә.
Шунысын да әйтергә кирәк: Максим Кузнецов Санкт-Петербургта эшләүче КФУ каршындагы Каюм Насыйри институтының мәгариф һәм мәдәният үзәге һәм аның методисты Фирая Рашитова белән тыгыз бәйләнеш тота, андагы татар теле курсларына кунак булып катнаша, укучыларга татар теле грамматикасы белән ярдәм итә. Аның татар теле үзөйрәткече (башка авторларның әсбаплары белән) бу курсларда һәрдаим кулланыла, үзәк методистыннан һәм укучылардан югары бәя ала. Бу үзөйрәткечтә аеруча мөһим дип Фирая ханым һәм аның укучылары татар фигыленең нигезен аның инфинитивы буенча билгеләү алгоритмын саныйлар. Татарстан даими вәкиллегендә узган очрашу ахырында Максим татар теле үзөйрәткеченең икенче өлешен язарга ниятләве турында хәбәр итте. Шул әһәмиятле эштә аңа уңышлар телик, дәү әнисенә исә сәламәтлек, озын гомерлелек тә теләп оныгы өчен рәхмәт белдерик!
СПб КФУ Каюм Насыйри исемендәге институтының мәгариф һәм мәдәният үзәге
Фотосүрәтләр архивтан алынган