Бу көннәрдә Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелеге күренекле шәхес Даут Әминевны искә ала. Билгеле милләттәшебез күренекле һәм матур тормыш кичерде, татар җәмәгатьчелеге арасында зур абруй казанды.
Татар милли хәрәкәте күренекле активисты, туган якны өйрәнүче, әдәбиятчы, тарихчы Даут Әминев 1923 елда Ленинград өлкәсе Лигово җирлегендә эшкуар гаиләсендә дөньяга килә.
Санкт — Петербург татарларына ул үзенчәлекле: «Санкт — Петербургта татарлар» һәм «Санкт — Петербургның Җәмигъ кафедраль мәчете” китаплары һәм “Император Лейб-гвардиясендә татарлар” дип аталган кызыклы, бай иллюстрацияле басмалар авторы буларак билгеле. Әминев чын мәгънәсендә, зыялы, белемле, бай күңелле һәм игътибарлы кеше иде. Даут Әбделәхәт улы туган як турында мәкаләләр, Петербургтагы татар җәмәгатьчелеге тарихы һәм дини темаларга да күп очерклар язды. Ленинград шәһәрендә төзелгән Муса Җәлил исемендәге клубка нигез салучы да ул. 1990 елдан этнографик музей каршындагы «Йолдыз» кинолекториясе җитәкчесе буларак та танылу ала. 1992 елда «Санкт-Петербургта исламны тергезү» форумы оештыру әгъзасы итеп сайлана. Шулай ук, Даут Әбделәхәт улының урыс телендә нәшер ителгән бертомлык Татар энциклопедиясен төзүдә актив катнашуы билгеле.
Исән чагында Даут Әминев татарлар тормыш-көнкүреше, тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре хакында еш кына Петербург радио-телевидениесе аша чыгыш ясады. Шәһәрнең Урыс этнография музеенда да ул милли-мәдәни җәмгыять “Нур” әгъзалары каршында эчтәлекле лекцияләр сөйли иде.
Даут Әминев язган мәкаләләр һәм очерклар Татарстан гәзит-журналларында да даими рәвештә басылып торды.
1990 елда төньяк башкалада милли тарихи басмага әйләнгән «Нур — Свет» гәзитен чыгару яңартылды. Тәүге саны 19 февральдә дөнья күрде. Гәзитне аякка бастыруга милләттәшләр Мөхлисә Зарипова, Даут Әминев һәм Рәхмҗан Теляшовлар күп көч салды.
Заманында миңа Даут Әминев белән Петербург татар җәмәгатьчелеге оештырган милли — мәдәни чараларның берсендә очрашу бәхете тиде. Ул миңа үз кулы белән автограф салып китабын бүләк иткән иде.
Зәрия ХӘСӘНОВА, журналист.
Фоторәсемнәрдә: Даут Әминев һәм ул нәшер иткән китап (әлеге китаптан төшереп алынды)