15 мартта Петербургта сәхнәдәшләре катнашуында танылган татар җырчысы һәм татар теле укытучысы Альбина Ишмурзинаның бенефис-концерты булып узды. Порталыбыз өчен аның белән әңгәмә ясарга бу бик яхшы сәбәп! Без Альбинага берничә сорау биргәч, ул портал укучылары өчен җаваплар язган. Килеп чыккан әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез!

— Син кайда тугансың, кайда укыдың, кайда эшләдең һәм хәзер кайда эшлисең?
— Мин Әлмәт шәһәрендә тудым. Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясен тәмамладым. «Исламны, ислам мәдәниятен һәм мөселман традицияләрен торгызу» фондында 2004–2016 елларда, «Мирас» татар мәдәни үзәгендә 2016–2018 елларда, Каюм Насыйри исемендәге белем бирү һәм мәдәни үзәгендә 2016–2020 елларда эшләдем, «Тамга» заманча татар мәдәният үзәгендә 2020 нче елдан бүгенге көнгә кадәр эшлим.

— Татар теленә кешеләрне өйрәтү белән син ничәнче елдан бирле шөгыльләнәсең? Кайда, ничек һәм кемнәрне син хәзер туган телеңә укытасың?
— 2004 нче елның 13 нче февраленнән бирле татар телен укытам.
Хәзерге вакытта онлайн форматта шәхси рәвештә һәм төркемнәрдә укытам. Онлайн, дөнья буйлап. Бүгенге көндә укучыларым Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Канададан, Англиядән, Кыпрыстан, Конгодан. Онлайн эшләү дәверемдә укучыларым Америкадан, Алманиядән, Франциядән, Литвадан, Эстониядән, Финляндиядән, Даниядән, Испаниядән, Ләхстаннан һәм башка илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән дә күп укучыларым булды. Бик нәтиҗәле укыйлар, алар белән мин горурланам.

— Ничек син җырлый башладың, профессиональ татар җырчысы булдың? Бу өлкәдә нинди уңышларга ирештең? Нинди җырларың табынучыларыңа бигрәк ошыйлар?
— Җырлый идем кечкенә чакта ук. «Спокойной ночи, малыши» тапшыруы тәмамлангач, ваннадан таз алып килә идем дә, шуңа басып, әти-әниемне, дәү әни белән бабаемның түгәрәк ясарга өндәп, таз өстенә баса идем дә, җырлый идем. Әниемнең әнисе, гаиләбездә өй эшләрен эшләгәндә, халык моңнарын җырлый иде. Аңа сокланып үстем мин.
Мәктәптә укыган вакытта мин хорга йөри идем, шулай ук музыка мәктәбендә укыганда ансамбльдә, хорда җырлый идем.
2002 нче елда тәүге тапкыр гашыйк булгач, «Утлар яна йөрәктә» дигән беренче җырымны яздым.
2004–2006 нчы елларда «Татарстан» татар оешмасы оештырган Санкт-Петербургка гастрольләр белән килгән татар эстрада җырчыларының концертларын ача идем мин.
2005 нче елдан алып Санкт-Петербургтагы Милләтләр йорты оештырган чараларда актив һаман да катнашам.
2014 нче елда беренче сольный альбомымны чыгардым һәм шул ук елны «10 ел йөрәкләрне тоташтырып…» дип аталган татар мәктәбендә эшләгән юбилеема Финлянд вокзалы янындагы концерт оештырдык. Бу бик зур тәҗрибә булды минем өчен.
2019 нчы елда Эстониядә Йыхви шәһәрендә, Ида-Вирумаа «Loomepada» («Иҗади казан») дип аталган ХVI халыкара милли мәдәни оешмалар фестивалендә татар мәдәнияте белән «Мин яраткан Казан!» үзем язган җырымны башкарып таныштырдым.
Төрле россиякүләм һәм халыкара конкурсларда катнашып, лауреат булдым.
Ел саен Санкт-Петербургта концертлар оештыра идем. Соңгы ике ел Казанда мәдәният институтында магистратурада укыдым, Винера Әхәтовна Ганиевада укыдым. Бу минем тормышымдагы зур бәхеттер дип уйлыйм –шундый легенда белән җылы мөнәсәбәтләрдә булу.

— Хәзерге татар хатын-кызы нинди булырга тиеш, ничек уйлыйсың?
— Хәзерге татар хатын-кызы күп кырлы, заман белән бергә атлаучы һәм шул ук вакытта телебезне, милли гореф-гадәтләребезне белеп, аларны киләчәк буынга тапшырырга тырышучан булырга тиеш. Һәм бу тормышта эз калдырырга теләргә тиеш дип уйлыйм.

— Киләчәккә планнарың нинди?
Киләчәккә планнарым: күп эшләргә һәм үземнең иҗатым белән яраткан тыңлаучыларымны сөендереп торырга.

Бар татар теле укытучылары шундый булсалар, һәр татарның да туган телен өйрәнергә теләге туар иде!
Үземнән: Альбина Ишмурзина 20 ел дәвамында инде татар теленә өйрәтә, үзем дә үз вакытымда аның укучысы идем. Аның туган теленә һәм мәдәниятенә карата хөрмәте белән сокландырып торырга гына кала. Хәзер ул үзе нигез салган «TatarLink» дигән онлайн-мәктәптә бар теләүчеләрне дә татарча сөйләшергә укыта, алар ясаган күнегүләрне үзе тикшерә дә. Сездә татарча белергә өметләнүче кардәшләр яки дуслар булса, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген беләсез инде!
Сораулар Максим Кузнецовныкы.
Фотолар Альбина Ишмурзинаның шәхси архивыннан.