15 мартта Гривцов тыгрыгы, 4 адресындагы бизнес-комплекста урнашкан «Unity» ресторанында танылган татар җырчысы Альбина Ишмурзина үз сәхнәдәшләре белән иң якын дуслары өчен концерт бирде. Бу концертның афишасы алдан беркайда да бастырылмады, чөнки ул серле иде. Исеме дә шундый ук булды – “Серле концерт”.

Ерактагы инде 2003 елда Альбина Ишмурзина, Татарстанда татар гимназиясен тәмамлап, Төньяк башкаланы буйсындырырга китеп килгән. Тиздән инде ул шәһәребездә ике өлкәдә – курсларда татар теле укытучысы һәм татар җырчысы булып таныш булган. Егерме елдан артык вакыт дәвамында ул бик күп кешене туган теленә өйрәткән һәм бик күп популярлыкка ирешкән җырны җырлап яздырып бастырган. Аның җырчы буларак хезмәтенең уңышлылыгы шуның белән исбатлана: Альбинаның җырлары Татарстаннан татар радиостанцияләрендә – “Татар радиосы” һәм “Болгар радиосы”нда, татар музыкаль телеканалларында – “Maidan TV” һәм “TMTV”дә ротацияләнә. Ул еш кына төрле фестивальләрдә һәм милләтара бәйрәмнәрдә катнаша, кайвакыт музыкаль конкурслар жюрисында да утыра инде. Альбина өчен төрле милләтләрдән кешеләрне татар теле һәм мәдәнияте белән таныштыру бик мөһим. Татарстаннан читтә яшәп, ул күп ел дәвамында инде моның белән шөгыльләнә дә: татар музыкасына һәм татар теленә гашыйк итә. Һәм ул кешеләрне бер-берсенә дә гашыйк итә: аның курсларына йөргән укучылардан уннан артык гаилә пары барлыкка китерелде. (Ә минем парым нигә табылмады?..)

“Серле концерт” Альбина Ишмурзинаның татар теле укытучысы һәм җырчы буларак эшчәнлеге 20 яшьлек юбилеена багышланган иде дип әйтеп була. Үз бенефисында ул иң соңгыларыннан берничә җырларын башкарды, шул исәптә “Җаным җитте”, “Дуслар кирәк” һәм башкаларны. Ә 21 мартта Интернеттагы музыкаль мәйданчыкларда аның яңа җыры чыга, дип хәбәр итте үзе Альбина. Аны якларга һәм бенефисы белән котларга күп дуслары килде: шул ук кичәдә җәмәгатькә беренче тапкыр күрсәтелгән “Җаным җитте” җырына клипның ничек төшерелүе турында бу процесста катнашкан команда әгъзалары сөйләде, үзе клипның режиссёры да чыгыш ясады. Моннан тыш, Альбинаның сәхнәдәшләре дә җырлар белән чыгыш ясадылар: кунакларны Руслан Трапезников, Ринат Каюмов, Олеся Харисова, Елена Молчанова, Серёжа Тактильный шатландырдылар. Әйтергә кирәк: Ринат Каюмов бу кичә өчен махсус рәвештә Мәскәүдән килгән, ә күптән түгел Казанда булып үткән “Сандугач” җырлар конкурсының 2 нче дәрәҗә лауреаты Олеся Харисова – Пермь краендагы Чайковский шәһәреннән япь-яшь кыз – башкорт телендә җыр башкарды. Татарлар белән башкортлар төрле мәдәниятләр булган төрле халыклар булса да, аларның телләре бер-берсенә бик охшаш, шуңа күрә аларда уртагы аерымыннан күбрәк дип әйтер идем.




(Руслан, сезне фотога төшермәгәнем өчен гафу итегез, мин, сез җырлаганда, бии идемдер.)
Бу кичәдә Альбина Ишмурзина турында күп җылы сүзләр әйтелде, аңа бик күп чәчәк бүләк ителде. Бу шәһәребездә аның эшчәнлеген хөрмәт итүләрен һәм үзен дә яратуларын ачыктан-ачык исбатлый. Һәм үз укытучы булып эшләп тә, татар җырларын җырлап та татар мәдәниятен популярлаштыруы белән ул моны тулысынча казанды.
Үземнән: ерактагы 2016 елда, үземә 19 яшь кенә булганда, мин, шәһәребездә татар теле курслары барлыгын белеп, аларга кушылырга булдым һәм шулай итеп Альбина белән таныштым. Ансыз мин, бервакыт татарча һич тә белмәгән рус егете, үземнең уңышларыма ирешкән булмаган булыр идем дип әйтә алам. Хөрмәтле беренче татар теле укытучым Альбина Рафис кызы, мин сезгә (яки сиңа дип әйтү дөресрәк булырдыр) моның өчен бик рәхмәтлемен!

(һәм порталыбызның шеф-редакторы Равил Закиров та анда!)

Тиздән порталыбызда эксклюзив: Альбина Ишмурзина белән әңгәмә. Күрми калмагыз!