Кадерле хатын-кызларыбыз!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасыисеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 8 март -Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Язның тәүге бәйрәме гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн уралсын.

Татарларда хатын-кызларыбызга карата хөрмәт күрсәтү һәм ихтирамлы булу элек-электән килгән гадәт, чөнки яшәешебезне, тормышыбызны гүзәл затларыбыздан башка күз алдына да китереп булмый.Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да.

Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз,хезмәттәшләребез! Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел тынычлыгы, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар  телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын  , ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы 

Милли Шура рәисе                                                                     В.Г. Шәйхразыев

Добавить комментарий

Похожие новости