14 февральдә XIX гасырда яшәгән танылган татар галиме, мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Бу Татарстан Республикасы өчен дә, бар татар халкы өчен дә бик мөһим юбилей. Шул уңаеннан сезнең өчен үзегезнең яраткан “Питер.Татар” порталыгыз Каюм Насыйри тормышы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторинаны уздыра.
Викторина myquiz.ru сайтында якшәмбе көнне, 16 февральдә сәгать 16:00, үткәреләчәк. Ул вакытта http://play.myquiz.ru/p/00770744 сылтамасын ачып, сез викторина сорауларына күчәчәксез. Бары 16 сорау булыр. Ә викторинада җиңү өчен дөрес җаваплар сайлап кына торып булмас, барысыннан да тизрәк тә җаваплар бирергә кирәк. Җавапларның дөреслеге һәм тизлеге баллар белән бәяләнәчәкләр, иң күп балл җыйган кеше викторина җиңүчесе булыр!
Жиңүчегә бүләк — Россия Банкының истәлекле көмеш тәнкәсе «Ученый-просветитель Каюм Насыри, к 200-летию со дня рождения» (2025).
Шунысы мөһим: викторинабыз татарча уза.
“Питер.Татар” порталы редакциясе
![](https://cdn.piter.tatar/wp-content/uploads/2025/02/kayum-kviz_1500.jpg)