Мәскәүдә беренче татар театрына нигез салган милләттәшебез, Казан һәм Мәскәү сәхнәләренең бизәге булган актер, татарның «Сания» исемле операсын сәхнәгә куйган атаклы режиссер Газиз Айдарский көндәлегенә Габдулла Тукайның мондый шигъри юлын язып куйган: «Аһ! дисең, без ник болай соң?» Үзенең сүзләре белән әйтсәк, «рус белән бер тигезлектә саналмаган татар милләте» өчен сызланган, янган-көйгән һәм көрәшкән ул.

Ә бүген бу сүзләрне аның үз язмышына карата куллану дөрес булыр кебек. Чыннан да, газетаны кулына алган укучыларыбызның күбесе, гәрчә, аның исемен мәңгеләштерү буенча шактый эшләр эшләнсә дә: «Кем соң ул Газиз Айдарский?» – дигән сорауны бирми калмас.

Чытырманлык

Юбилей елларында Газиз Айдарскийны искә алу кичәләрен аның кызы Әлфия апа Айдарская үз инициативасы, дуслары, танышлары ярдәме белән әзерли. Быел аңа 125 яшь тулган булыр иде. Әлфия апаның үзенә дә 100 яшь тулып килә инде. Шулай да, сәхнәгә чыгып, әтисе турында бик матур истәлекләр сөйли алды.

Концертта исә әнисе Сара Садыйкованың үлмәс җырларын бары тик «тере» тавышка гына яңгыраттылар. Монысы да – Әлфия апа хезмәте. Ул, әнисенең җырларын архивлардан табып алып, аларга яңа сулыш өрә. Үзе әйтмешли, тамашачыларына бары тик зәвыклы музыка гына тыңлатырга тырыша.

Шул ук вакытта сәхнәгә Камал театры артистлары, Мәдәният министрлыгы вәкилләре күтәрелергә тиеш иде кебек. Искә алу кичәләрендә шулай кабул ителгән бит инде. Ни кызганыч, беркем дә күренмәде. Ахыр чиктә юбилей үткәрү бары тик Әлфия апа эше генә булып калды кебек. Дөрес, югары дәрәҗәдә үтте ул. Әмма ваемсызлык дигән нәрсә күңелне тырнамый калмады. «Хәбәр иткән идем, килмәделәр. Минем өчен иң мөһиме – әткәемне искә алган, әнкәемнең җырларын тыңларга килгән тамашачыларым», – диде Әлфия апа бу җәһәттән. Күренеп тора: күбрәк күңелне юатыр өчен әйтелгән сүзләр.

Татарда театр кадәр театр ачып, аны яшәтә дә алган шәхесләр күп түгел. Беренчесе – «Сәйяр»гә тормыш биргән Ильяс Кудашев-Ашказарский, икенчесе – Уфа каласында тернәкләнгән «Нур» труппасының «әнисе» Сәхипҗамал Гыйззәтуллина, өченчесе – Мәскәү үзәк татар дәүләт (эшче) театрын булдырып, бернигә карамый җитәкләп, СССРдагы бөтен татар төбәкләренә ун ел буена хезмәт күрсәткән Газиз Айдарский. Театр белгече Юныс Сафиуллин үзенең 2011 елда нәшер ителгән «Газиз Айдарский» китабында: «Газиз Айдарскийны халыкка киң таныту ни өчен болай соңга калып башланды?» – дигән сорауга җавап та эзләп карый. «Газиз Айдарскийның язмышы белән җентекләбрәк танышырга омтылган, архивлардагы мирасына тирәнрәк үтеп керергә тырышкан һәм дә китаплардагы аңа кагылышлы истәлекләрне дә чын-чынлап өйрәнергә алынган теләсә кем үзен куе урман чытырманлыгына килеп эләккән кешедәй хис итәр иде. Һәрхәлдә, миңа адашып, буталып йөрергә күп туры килде, күбрәк булган саен белмәгәннәрем арта гына төште. Бу изге эшне дәвам иттерергә алынучыларга да әле шактый тир түгәргә килер», – дип яза. Димәк, Газиз Айдарскийның якташы Гусман Низаметдинов инициативасы ярдәмендә оештырылган эзләнүләрнең белгечләр, тарихчылар ярдәме белән дәвамы да булырга тиеш бит инде. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтеп үтик. Гусман Низаметдинов авыл мәктәбендә күренекле театр белгеченә багышланган музей төзергә дә матди ярдәм күрсәтте. Мәктәпкә Газиз Айдарский исеме бирелде. Боларның барысы да Әлфия апа инициативасы белән эшләнде. Шуның белән эш тукталып та калды кебек.

Язмыш

Яшел Үзән районының Газиз Айдарский (Вәлитов) туган Айдар авылында элек-электән өлкән буынның хатирәләре генә яшәп килде. Мин үзем дә шушы төбәктән. Дөрес, без бәләкәй Газиз дөньяга килгән йортның нигезен беләбез. Анда Күгеш авылыннан күченеп килгән Сафин Габделхак абый гаиләсе яшәде. Тагын аның авылдашыбыз Сара апа Садыйкованың хәләл җефете икәнен дә белеп үстек. Төбәгебездән чыккан күренекле кешеләрне санаганда, без иң элек горурланып, Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкова исемнәрен атыйбыз. Әмма мәктәптә укыган елларда аның турында беркайдан бернинди мәгълүмат таба алмадык. Газизне хәтерләүчеләр дә юк иде, чөнки гаиләдә күп бала булганлыктан, аны җиде яшендә Әстерхан өлкәсенең Кызыл Яр шәһәренә малайлыкка озаталар. Менә шунда талантын үстерергә җай табыла да инде: китап кибетендә хезмәтче булып эшли башлый. Ә кибет хуҗасы алдынгы карашлы кеше була. Бәләкәй Газиз белем дөньясына чума. 1917 елны Әстерхан шәһәрендә татар яшьләре арасында мәдәни-агарту эшләре буенча оештырылган комиссариат коллегиясе әгъзасы булып тора. Шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә башлый.

1920 елда Газиз Казанга кайта. Татар драма театрында эшли башлый. Анда трагик рольләрне башкаручы артист буларак таныла. Төз гәүдәле, искиткеч чибәр Газиз (аның әнисе кырым татарлары белән туганлашкан гүзәл төрек кызы була) күңелгә ятышлы тембрлы тавышы белән «Таһир – Зөһрә»дә – Таһир, «Ревизор»да – Хлестаков, «Отелло»да Кассио образларын тудыра. Шул ук вакытта Наркомпросның сәнгать бүлеге мөдире, төзелеп ятучы Татар театр бинасы җитәкчесе дә була.

1923–1927 елларда Мәскәүдә, дәүләт театр сәнгате институтында укый. Уку елларында ук «Красный богатырь» заводының мәдәният сарае каршындагы татар драма театры коллективына җитәкчелек итә. Татар эшче музыкаль драма театрын оештыра. Аның баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. Әлеге труппа кыш көннәрендә Мәскәүдә иҗат итә, ә җәйләрен союз буйлап таралган татарларга хезмәт күрсәтә. Алар Донбасс, Кузбасс, Урал, Себер, Ленинград, Идел буйларындагы төбәкләрдә булалар. Хәләл җефете Сара Садыйкова да шушында эшли. Кайда гына булсалар да, алар татарлар арасыннан талантлар эзлиләр. Фәхри Насретдинов, Габдрахман Хәбибуллин кебек сәнгать әһелләре – аларның укучылары. Гөлсем Камская, Хөсәен Уразиков, Фоат Халитов, Ширияздан Сарымсаковлар да иҗат юлын әлеге театрда башлап җибәрә. Газиз Айдарский җитәкчелегендәге бу театр 1933 елга кадәр эшләп дан казана. Ни кызганыч, бу талант иясенең гомере бик кыска була. 1933 елда ул туберкулез авыруыннан вафат була.

Әлфия апа: «Ходай миңа гомерне әткәем белән әнкәем истәлекләрен барлау, халыкка таныту өчен озын итеп биргәндер», – дип кабатларга ярата. Әйе, дөрестән дә, бихисап эшләр эшләде ул. Китап-альбомнар да дөнья күрде. Әмма милләтебезгә хезмәт иткән газиз кешесен халык та, шул исәптән түрәләр дә онытмасын иде дигән теләк күңелдән һич кенә дә китми.

Автор: Фәния Әхмәтҗанова.
Фото: Казанские ведомости
Чыганак: Ватаным Татарстан (https://vatantat.ru/2024/11/156605/)
Материалны Фирая Рәшитова табып бирде.

Шул сылтама буенча Газиз Айдарскийга багышланган ГТРК «Татарстан» телетапшыруын да карарга тәкъдим итәбез: https://vk.com/video-217120261_456243922

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости