Беларусь башкаласы Минскта Беларусь дәүләт технология университеты базасында Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Каюм Насыйри институты үзәге ачылды. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәкне ачу тантанасында Беларусь дәүләт технология университеты ректоры Игорь Войтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, беренче проректоры — КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, Татарстанның Беларусьтагы сәүдә-икътисади вәкиле Илһам Кашапов, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Каюм Насыйри институты җитәкчесе Әлфия Йосыпова, КФУ Каюм Насыйри институты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Шәяхмәтова катнашты.
Алардан тыш, чарада Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы вазифаи затлары, Беларусь татар диаспорасы вәкилләре, Беларусь дәүләт технология университеты хезмәткәрләре дә булды.
Үзәкне ачу белән бәйле чаралар кысаларында түгәрәк өстәл узды, анда Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге проект КФУ тарафыннан 2014 елдан Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче башка халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнелде.
«Ун ел эчендә мондый үзәкләр Астана, Баку, Бишкәк, Ташкент һәм Россиянең ун төбәгендә, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пенза, Самара, Тубыл, Ульяновск, Уфа, Чабаксар шәһәрләрендә, шулай ук Пермь краеның Барда авылында ачылды һәм эшли. Беларусь Республикасы башкаласында Каюм Насыйри институтының ачылган үзәге<…> 15нче булып тора», — диде ул.
«Каюм Насыйри институтының һәм аның үзәкләренең Татарстаннан читтәге миссиясе — Россия төбәкләрендә татар телен һәм мәдәниятен һәм чит илләрдә рус, татар телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү. Барлык 15 үзәкнең эшчәнлеген координацияләү КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галим-укытучылары тарафыннан башкарыла. Проектны гамәлгә ашыруда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм республика Фәннәр академиясе вәкилләре актив катнаша», — дип аңлатты Җамалетдинов.
Каюм Насыйри институты эше кысаларында татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар, гражданнарга татар һәм рус телләрен белү предметына тестлар үткәрү, фәнни-гамәли конференцияләр, институт үзәкләре методистларына мәгълүмати-методик ярдәм, татар һәм рус телләрен һәм мәдәниятләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән конкурслар һәм мәдәни-агарту чаралары, шулай ук татар һәм рус халкының телләрен һәм традицияләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча халыкка ярдәм оештырыла.
Чыганак: Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/belarusta-kazan-federal-universitetynyn-kayum-nasyiri-instituty-uzage-acyldy-5896392
Материалны Фирая Рәшитова, СПб КФУ Каюм Насыйри институты методисты, табып бирде.