6 ноябрьдә Чайковский, 24 адресындагы Татар милли үзәгендә Татарстаннан килгән тарихчы, краевед Альберт Борһанов белән очрашу булып узды. Танылган тарихчының лекциясен тыңларга якынча утыз кеше килде.
Альберт Борһанов – шактый күп археологиягә һәм җирле тарихка багышланган мәкаләләр һәм китаплар авторы, төрле вакытта ул Төрекмәнстан фәннәр академиясе Тарих институтында, Татарстан дәүләт гуманитар-педагогик университетта, Казан федерал университетында, ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани ис. Тарих институтында эшләгән, Әфганстанда хезмәт иткән. Хәзер ул Татарстан Республикасы краеведлары җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессында краеведлар белән эш алып бара, “Туган җир” журналы баш мөхәррире дә була. Ул – Татарстанда да, аның чигеннән тышта да танылган татар галиме һәм җәмәгать эшлеклесе.
Санкт-Петербург татар җәмгыятенә татар галиме белән меценат Шамил Алюшев таныштырды, аннары Альберт Борһановны бөтен җыелганнар белән ТР СПб һәм ЛО даими вәкиле урынбасарының вазифаларын вакытлыча башкаручы Дамир Сабиров таныштырды. Хөрмәтле кунакка Төньяк башкаласында яшәүче татар активистлары белән танышырга бик кызыклы булды, аның да чыгышы Петербург татарларында зур кызыксыну уятты. Үз чыгышында тарихчы төбәк тарихын уку, үз милләттән танылган шәхесләрне белү мөһимлеген ассызыклады. Россия – Киев Русе варисы гына түгел, Алтын Урда да варисы, диде ул. Шуңа күрә Россиядә, Урта Азия илләрендә дә борынгы төрки халыклары мәдәнияте ядкярләренә игътибар бирергә кирәк, аларны онытырга ярамый, дип исәпли Альберт Борһанов. Беренче лекциясеннән соң ул Петербург татар җәмәгате вәкилләренә Бөтендөнья татар конгресыннан дипломнар (“шаһәдәтнамәләр”) тапшырды.
Татарстаннан галим белән очрашуның беренче өлешеннән соң җәмәгать рәссамнар күргәзмәсе ачылуына катнашты. Хәзер Татар милли үзәгендә скульптор Винера Абдуллина, рәссамнар Сания Бәхтиярова, Эльмира Мостафина, Илдус Вахитов, Эльвира Гыйззатуллина, Роберт Миф һәм башкаларның эшләре күрсәтелә. Күргәзмә ачылуында Альберт Борһанов, Дамир Сабиров, Петербург татар җәмгыяте тарихчысы Рәхим Теләшов чыгыш ясадылар. Күргәзмә 15 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Моннан соң тарих белән барысыннан да ныграк кызыксынучылар Альберт Борһановның икенче лекциясенә калдылар. Икенче лекциясендә галим Россия һәм Урта Азиядәге Алтын Урдадан калган мавзолейлар һәм башка мигъмарият ядкярләре турында сөйләде. Шулай итеп борынгы тарих безнең күз алдында яңадан терелде кебек.
Шуны да укыгыз: Максим Кузнецов үз китабын Альберт Борһановка бүләк итте.
Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы.