2 ноябрьдә Потёмкинская, 2 адресындагы Ленинград өлкәсе Дуслык йортына төбәктә эшли торган милли оешмалар рәисләре һәм вәкилләре, һәм шулай ук студентлар да Зур этнографик диктантта катнашырга җыендылар. Этнографик диктант – бу Россия төрле халыклары мәдәниятенә багышланган 30 сорау эченә ала торган тест: 20 сорау ел саен бөтен илебез өчен дә гомуми, 10 сорау исә һәр төбәк өчен аерым. Этнографик диктант 2016 елдан бирле уздырыла, аның төп оештыручылары – Милләтләр эшләре буенча федерал агентлыгы һәм Россия фәннәр академиясе Этнология һәм антропология институты. Аның идеясе минем туган ягымда Удмуртиядә барлыкка килгән дип исәпләнә, ләкин Санкт-Петербург дәүләт университеты этнография һәм антропология кафедрасы мөдире Алексей Новожилов сүзләре буенча, беренче булып бу идея белән Рус география җәмгыяте Ленинград өлкәсе бүлеге чыкты. Шуңа күрә бу акциянең туган ягы дип Ленинград өлкәбезне дә атап була.

Зур этнографик диктантка рәхим итегез!

Этнографик диктант – бу, турыдан-туры әйткәндә, диктант түгел, бу җавап вариантлары булган ихтыяри тест. Диктант дип атала ул шул сәбәптән: беренче Россиядә популярлыкка ирешкән иҗтимагый белүләрне тикшерү акциясе 2014 ел чамасында рус теле буенча “Тоталь диктант” булды, аннары инде шундый акцияләр башка Россия халыклар телләре буенча һәм башка белүләр өлкәләре буенча барлыкка килә башладылар. 2015 елда тест формасындагы Географик диктант барлыкка килде, аннары инде этнография буенча шундый ук акцияне уздыра башладылар, соңыннан күп башка тиңдәш акцияләр дә барлыкка килделәр. Аларда беркем берни әйтеп яздырмаса да, “Тоталь диктант” артыннан алар да диктантлар дип аталалар.

Ә сез бу сорауларга җавап бирергә әзерме?

Ленинград өлкәсе Дуслык йортында этнографик диктантны уздыру тантаналы ачылудан башлады. Катнашучылар тест чишә башлар алдыннан Россия Федерациясе Дәүләт думасы халыкара эшләр комитеты рәисе беренче урынбасары Светлана Журова, Ленинград өлкәсендәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Толстова, Ленинград өлкәсе җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе киңәшчесе, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты беренче директоры Владимир Михайленко, Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Габитов, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты директорының вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Новожилов һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты Тарих институты этнография һәм антропология кафедрасы мөдире Алексей Новожилов чыгышлар ясадылар. Диктант тантаналы ачылуын Россия халыклары ассамблеясы Ленинград өлкәсендәге төбәк бүлеге рәисе Елена Ермолина алып барды. Үз чыгышларында бар хөрмәтле кунаклар да Зур этнографик диктант Россия өчен бик әһәмиятле, ил халыкларын берләштерүче чара булуын ассызыкладылар. “Халыклар күп – ил бер” дигән акциянең шигаре безнең җәмгыятебез өчен бик актуаль, аны Халыклар берлеге көне алдыннан үткәрү безнең илебезнең халыкларының бердәмлегенә игътибар бирергә мөмкинлек тудыра.

Башкалар арасында этнографик диктантны язуда Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Айрат Маннанов, “Файда” һәм “Мөхлисә” җәмгыятьләре әгъзасы Роза Хәсән кызы Чеснакова катнаштылар. Диктант сораулары авыр булса да, барысына да анда катнашырга кызыклы иде. Һәр катнашучы сертификат алды.

2024 елда Зур этнографик диктант 1 дән 8 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә анда катнашырга башка мәйданчыкларда да мөмкин. Мәйданчыкларның исемлеге miretno.ru сайтында урнаштырылган. Бу сайтта диктантта онлайн рәвештә дә катнашып була.

Ленинград өлкәсе Дуслык йортында Зур этнографик диктантны язу турында ЛенТВ24 телеканалы репортаж төшерде, аны шул сылтама буенча карап була: https://vk.com/video-184397039_456265117

Максим Кузнецов,
КФҮ фәнни хезмәткәре.
Фотолар авторныкы.

Добавить комментарий

, , , ,
Похожие новости