Вәлиулла Хәлиулла улы Теляшов Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары арасында күренекле һәм абруйлы шәхес иде.  Ул 1945 елның 15 октябрендә Мордовиядә эвакуациядә туа. Хезмәт эшчәнлеген иртә башлый, яшүсмер чагында ук «Электрик» заводында слесарь була, эшче яшьләр мәктәбендә укый, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннары Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. 

   Һәрвакыт теләсә кайсы халыктагы кебек, татарларда да татар интеллигенциясенең роле зур булган. Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте активисты отставкадагы федераль судья Вәлиулла Теляшов тарихи эшләре белән дә билгеле.  

    Ленинград Татар мәдәни үзәге (ЛТКЦ) төзелү төньяк башкала татарлары тормышында зур вакыйга була. Вәлиулла Хәлиулла улы Теляшов әлеге үзәк  барлыкка килгән көннән үк татар милли хәрәкәтенең активистына әйләнә.  

       Вәлиулла Теляшов юрист буларак Ленинград Татар Милли Үзәгенең уставын яза. Аның Уставын 1989 елның 27 ноябрендә Ленсовет Башкарма Комитеты раслый.  Үзәкнең җитәкче Советы сайлана. Аның рәисе итеп бертавыштан Мөхлисә Хәмзә кызы Зарипова билгеләнә.  Әлеге Уставта халыкның этномәдәни үзенчәлеге, туган телне , милли мәгариф системасы, үзенчәлекле мәдәниятне саклау , яшь буынны ата-бабаларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү рухында тәрбияләү кебек эшчәнлекнең максатлары һәм төп юнәлешләре билгеләнә.              Милли совет әгъзасы юрист Вәлиулла  Теляшов озак еллар татар җәмгыятенең юридик мәсьәләләре белән шөгыльләнә, милләттәшләр белән юридик консультацияләр үткәрә.

    Татар җәмгыятендә күп кенә танылган ватандашлар, шул исәптән шагыйрь Муса Җәлилнең тол хатыны Әминә ханым да кунакта була.

     Вәлиулла Теляшов яңа Волков зиратында күренекле милли һәм мөселман мәгърифәтчесе , Ахун , Җәмигъ мәчетен төзү инициаторы , Россиядә беренче татар газетасына нигез салучы һәм тәүге  » Нур » вакытлы басмасы мөхәррире Атаулла Баязитовка (1847 — 1911) һәм дөньякүләм күренекле кешегә һәйкәл кую инициативасы белән чыга.

    Атаулла Баязитовның кайда күмелгәнен берәү дә төгәл белми , чөнки аның кабере, кызганычка каршы, югалган. Вәлиулла Теләшов, каенатасы Осман Вәли улы Брундуков истәлекләре буенча, Ахунның каберен торгыза һәм аңа лаеклы һәйкәл кую инициативасы белән чыга. Инициатива хуплана . Эшче төркем оештырыла. Эшче төркемгә  «Нур — Петербург» газетасының элеккеге баш мөхәррире Сәлим Хәсәнов һәм эшкуар Шамил Алюшев та керә. Петербургның 20гә якын малтабары мемориалны ачуга матди ярдәм күрсәтә.

     Мемориалны ачу тантанасы 2011 елның 11 ноябрендә уза, анда йөзләгән кеше катнаша. Хәзрәт Наил Тугушев Коръән сүрәләрен укый. Эшче төркем әгъзаларыннан тыш , Санкт — Петербург  һәм Ленинград өлкәсе  татар җәмгыяте рәисе Рәшит Мәһдиев , журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Теляшов, Атаулла Баязитовның Мәскәүдән оныгы Динора Байтерякова  кызы Гөлнара белән махсус Петербургка шушы чарада катнашу өчен килә.

     1968 елдан башлап Вәлиулла Теляшовның хезмәт эшчәнлеге суд органнары белән бәйле , ул халык судьясы итеп сайлана, берничә ел дәвамында Ленинградның Жданов районы суды рәисе була, отставкага федераль судья булып чыга.

   Вәлиулла Хәлиулла улы Теляшов исеме Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары күңелендә озак сакланыр. Халык үзенең күренекле милләттәшләрен онытмый.

     Мәкаләне язганда билгеле тарихчы, язучы һәм журналист Рәхимҗан Хәлиулла улы Теляшов китаплары файдаланылды.

     Татарстан Республикасының Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге әгъзалары ( даими вәкил Шамил Шәяхмәтов) һәм «Питер Татар» порталы мохәррияте ( шеф — мохәррир Равил Закиров) Вәлиулла Теляшов гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша,  сабырлык тели.

  Мәкаләне  Питер Татар» порталы мохәррияте  әгъзасы Зәрия Хәсәнова әзерләде.

Добавить комментарий

, ,
Похожие новости