Гаилә елы кысаларында «Ленинград өлкәсе Дуслык Йорты» ДКУда 31 августта Татарстан Республикасы көненә багышланган борынгы татар бәйрәме «Җыен» булды.
Ел саен үткәрелә торган традиция буенча чара «Түгәрәк өстәл»дән башланды. Сәламләү сүзләре белән » файда «(файда) ККО ТИО рәисе Илнур Наил улы Гарифуллин чыгыш ясады. Котлаулар белән Ленинград өлкәсе Дуслык йорты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Сергеевич Новожилов, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шамил Илһам улы Шәяхмәтов, Гатчина шәһәренең һәм Ленинград өлкәсенең «Юлдаш» татар-башкорт җәмгыяте рәисе Ильяс Баймахмат улы Норов, җирле үзидарә, милләтара һәм Ленинград өлкәсенең конфессияара мөнәсәбәтләренә Владимир Викторович Михайленко, «Ленинград өлкәсенең чуваш мәдәни җәмгыяте» ТИО рәисе Валериан Анатольевич Гаврилов. «Файда» төбәк иҗтимагый оешмасының һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең соңгы елдагы казанышлары һәм максатлары турында видеоролик күрсәттеләр. Ахырда Ленинград өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Айрат Акдас улы Маннанов чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде.
«Җыен бәйрәме» печән чабу бәйрәме– милли рухның чын энҗесе, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс тере чишмәсе, аның күңел халәте һәм сәләтләрен ачу, көч, җитезлек һәм тапкырлык ярышлары өчен менә дигән мөмкинлек ул.…
Чараның чираттагы этабы үзбәк «Харәзем» ансамбле, «Ирандек» башкорт фольклор ансамбле, «Ариран» Корея ансамбле, «Taivas» Фин ансамбле, «Чародеюшки» ансамбле, «Коми песня» ансамбле, «Нур» татар фольклор ансамбле солистлары, «Файда»татар эстрада-фольклор ансамбле, жырчылар Линара Анваро, Динара Нур концерты булды.
Балалар Муса Җәлил герой шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чатыры кунаклар өчен дә, фестиваль хуҗалары өчен дә мавыктыргыч урынга әйләнде. Фирая Илгизәр кызы Рәшитова җитәкчелегендә өйдә токмач ясау буенча мастер-класс үткәрделәр: Мангушева Диләфрүз, Шәйдуллина Сания, Никифорова, Дания Кутуева Ралия, Абдувәлиева Лилия, Ягафарова Зөбәрҗәт, Гөлнара Трегулова. Кызлар, туташлар, сеңелләр, студент дус кызлар, әбиләр һәм әниләр татар токмачы буенча катнашучылар төркемен тәкъдим иттеләр. Татар токмачлы шулпасы үзенең җәлеп итүчәнлеге белән аны хуш исле яшелчә белән авыз итәргә теләүчеләрдә көчле аппетит уятты. Хуш исле бөтнек, сары мәтрүшкә, гади мәтрүшкә, кара карлыган яфракларыннан җыелган үлән җыелмасыннан аңкып торды. Кунаклар яңа пешерелгән кайнар Татар чәен тагын-тагын бер ничә тапкыр сорадылар.
Татарстанның урман һәм болын үләннәреннән хуш исле татар чәе, умарта балы, суккан шикәр, шымырт десерты, киптерелгән алма өлешләре, өй печеньесы белән-чәй табыны гурманнары өчен әзер рецепт.

Шунысы игътибарга лаек: «Татар теле практикасы» мастер-классы «Котлау открыткалары, татар милли орнаментлар буяу» бер өстәл артына бөтен санлы гаиләләр, әниләре белән балалар һәм яшьләр, балалар бакчасы тәрбиячеләре, «Образ»шигъри студиясендә тәрбияләнүчеләр җыелды.

Ә сезең күргәнез бармы иде, ничек энәләр, җепләр, тукымлар, тасмалар, атлас тукымнар, сәйләннәр Янифа Федосова кулында, Альбина Панькевич кулында аларның мастер-класскларында милли «Изю»күкрәкчәсенә әвереләләр. Илдус Вахитов тәлинкәләрдә милли орнамент буенча мастер-класс үткәрде.

Бәйрәм барышында күп еллар гаилә тормышын кырып яшәүчеләргә Вәлиуллиннар Али Равил улы һәм Галия Рәшид кызы, Ягофаровлар Камил Радик улы һәм Алия Рифат кызы, шулай ук Аббазовлар Мансур Сөнгатул улы һәм Светлана гаиләләренә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Сәламләү сүзе белән Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле имам-хатыйб Абдуллин Юлай Тәлгать улы чыгыш ясады!

«Татар ишегалды», «Ләззәт» икмәк пешерү цехы һәм «Татар кухнясы»студиясе ашамлыклары да бар иде.

«Җыен» да катнашучыларның милли рухы тантанасы монда ачыктан-ачык хөкем сөрә иде.
Чара «Ленинград өлкәсе Дуслык Йорты» ДКУ һәм Ленинград өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылды.

Айгөл Селезнёва язган тексты буенча татарча Фирая Рәшитова язды
Фотолар архивтан һәм Максим Кузнецовныкы

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости