Санкт-Петербургта герой-шагыйрь, антифашист истәлеген хөрмәтләделәр.
Санкт-Петербургта 18 нче йорт скверында Гаванская урамында гадәттәгечә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле каршында чәчәкләр салынды. Чәчәк салу тантанасында һәм Җәлил укуларында катнаштылар Муса Җәлилнең олы кызы Люция Җәлилова һәм аның оныгы Лилиан Наврозашвили, Василеостровский районы администрациясе вәкилләре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге Калининский районның146 нчы мәктәп, 4нче һәм 5нче китапханәләре, шагыйрьләр, иҗат интеллигенциясе, шәһәр һәм өлкә татар җәмәгатьчелеге, Петербург халкы.
Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйрьләреннән берсе, 1906 елның 15 февралендә туган. 2024 елның 25 августта батырлыгы Ватанга тугрылык үрнәге булган, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең җәзалап үтерелгән көннән 80 еллыгы билгеләп үтелә.
Бу көн ел саен Татарстан Республикасында һәм аннан читтә билгеләп үтелә,
герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә, үз тормышларын фашизмга каршы көрәштә корбан итүүнә. Гайнан Курмашев, Фуат Сейфульмулюков, Абдулла Алишев, Фуат Батталов, Муса Джалиль, Гариф Шабаев, Ахмет Симаев, Абдулла Батталов, Зиннат Хасанов, Ахат Атнашев, Салим Бухаров бер-бер артлы фаҗигалы үлем белән халәк булганнар.
Чара бер минут тынлыктан башланды. Сәламләү сүзе белән катнашучылар — Дамир Сабиров, ә Люция Муса кызы Җәлилова әтисенең батырлыгы турындагы хатирәләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар һәйкәл янында җыелганнар белән. Бу истәлекле көнне теләге булган һәркем Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. Шулай ук Санкт-Петербург шәгәре Калининский районыннан «Образ» дигән студиядән яшь укучылар чара кунакларын үзләренең чыгышлары белән, Муса Җәлил шигырьләрен укып сокландырды.
Татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургта 2011 елның 19 маенда ачылган булды һәм Санкт-Петербургка Татарстан Республикасыннан бүләге булып тора.
1941 елның июнендә Җәлилне Кызыл Армиягә алалар, ул анда «Отвага» газетасында хәбәрче булып эшли. 1942 елда Волхов фронтында яралана һәм әсирлеккә эләгә, анда яшерен эшчәнлек алып бара, 1943 елда кулга алына — гестапо шагыйрьне Берлиндагы Моабит төрмәсенең ялгыз камерасына ябып куя. Бер ел төрмәдә утыру дәверендә ул кулъязма ике шигырь китабы – «Моабит дәфтәрләре» яза.
Җәлил батырлыгына иң яхшы һәйкәл-аның шигырьләре һәм җырлары, алар белән Муса Җәлил үз Ватанына тугрылыклы булырга ант иткән, аларда ул фашизмга каршы үлем сугышында катнашкан, миллионлаган совет кешеләренең күңел матурлыгы турында сөйләгән. Җәлил шигырьләрен укыганда, безнең яш бууннарыбыз халкыбызның көч һәм җиңелмәслек чыганакларын, Бөек Җиңүнең чыганакларын йөрәкләре белән тоялар.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы – тугрылык үрнәге
хәрби ант һәм гражданлык бурычы.
Чара катнашучылар өчен патриот күңеленең бәйрәме булды.
Шагыйрь мондый юллар калдырган:
"Кайтса иде геллəр арасында
Герлəп үткән келəч кеннəрем,
Дускай, сина булəк итəр идем
Илкəемнен иркə геллəрен."
Чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм
Ленинград өлкәсенең Даими Вәкиллеге һәм милли-мәдәни
регион берләшмәләре оештырды.
Фирая Рашитова
Фотолар архивтан алынган