Күп кенә очрашуларда шушы сорауны бирәләр: «Питер Татар» порталының киләчәге бармы ?

Бар һәм берничә.

Беренчедән, портал буш җирлектә барлыкка килмәде. Татар халкының тәүге басмасы «Нур — Свет» төньяк башкалада нәшер ителә. Кайбер хөрмәтле каләмдәшләрнең беренче милли басманың барлыкка килүенә Россиянең патша хакимияте ярдәм иткән, дигән фикере төптә дөрес түгел.

Киресенчә, татар халкының үз басмасы булырга тиеш, дигән ныклы ышаныч белән Атаулла Баязитов уннарча ел мөрәҗәгатьләр, прошениеләр яза.

Бары тик, 1905 елгы революция генә татар мәгърифәтчесенең изге максатын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Тарихтан билгеле булуынча, күренекле милләттәшләрнең якты хезмәтен дәвам итүчеләр һәрчак табыла.

«Питер Татар» порталына килгәндә, Баязитов халкыбыз мәгърифәти матбугатына салган мәгълүмат орлыклары Равил Закиров күңелендә урын ала. Урын алып кына калмый. Чын татар гаиләсендә үскән, халкыбыз җырлары, милли басмалары, китаплары белән таныш Равил Зөфәр улын даими дулкынландырып, алга дәшеп борчып тора.

Шунлыктан, порталны чын рәвешкә китергәнче, аның ничек булачагы Равил Закиров күңелендә бөреләнеп нигез сала. Бары тик идея — хыялны кәгазьгә күчерәсе генә кала.

Портал мохтәрияте (редколлегиясе) әгъзаларының кайберләре «Питер Татар» га аны «кул белән тотып карарлык» булгач кына кушылды. 

«Питер Татар» порталы ничек барлыкка килде, 5 яшен тутырганчы нинди юллар узды. Шушы хакта сөйләвен сорап без Равил Зөфәр улы Закировка  мөрәҗәгать иттек.

Порталның шеф — мохәррире Равил Закиров түбәндәгеләрне сөйләде:

Татар порталын булдыру идеясен тормышка ашыру 2019 елда Тукай туган көнгә әзерләнгән сорау — җавап чарасы барышында туа. Закиров күңелендә бөреләнеп яткан матбугат орлыклары башын калкыта. Арытаба да бу эшне артка калдырып булмый. Порталның домены (сайты) рәсми теркәлә.

Бу вакытта Санкт-Петербургта татар яшьләрен берләштергән һәм тормышыбыз хакында сөйләүче портал булмый.

Җае да чыгып тора. Май башында Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров Равил Закировны мөһим эш буенча Петербург Милли әдәбият китапханәсенә чакыра.

Очрашу барышында Дамир Сабиров Равил Закировка татар яңалыклар порталын булдырырга тәкъдим итә. Ул Равил Зөфәр улының сайтлар иҗат иткәнлеге турында белә. Булачак проект турында фикер алышуга журналист Кәтифә Гайнетдинова да кушыла. Шәһәрнең милли җәмгыятьләре сайтларын өйрәнәләр. Эш тиз алга китә һәм 15 майда сайт рәсми рәвештә эшли башлый.

Язып үткәнебезчә, Равил Закиров күңелендә үз халкыңа хезмәт итү ихтыяҗы күптән туган була. Бөтен дөньяга Питер татарларының тормышын яктырту теләге тормышка аша.

Портал бик тиз үсеш ала. Халык әйтмешли: «Акрын җигәбез — тиз барабыз!»

Үзенчәлекле проектны тартырга сәләтле журналистлар эзлиләр.

Ул вакытта шәһәрдә берничә татар оешмасы эшли, мәгълүматләр төрле була.

Кайбер оешмалар социаль челтәрләрдә, төрле сәбәпләр аркасында, катнаша алмый.

Шуңа күрә, җирле татар вакыйгаларын яктырту эшен үз җаваплылыгына алырлык гомуми мәгълүмат мәйданчыгы булдыру идеясе бик  дөрес була. Өстәвенә, әлеге портал Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар тормышын читтә дә яктырта ала.

Техник моментларны хәл итү авыр булмый.

Ә менә яңалыклар чыганаклары белән эшне җайга салу һәм язылучылар җыю күбрәк көч сорый. Бу чорда Даими вәкиллек зур ярдәм күрсәтә: үз яңалыклары белән уртаклаша, кирәкле оешмалар белән таныштыра.

Порталдагы беренче мәкаләләр Даими Вәкиллек сайтыннан һәм Ак калфак — Нева» җәмгыятеннән куела.

Петербург татар медиафорумы (2019) узгач, порталга Таһир Вәлиуллин ярдәм итә башлый, чөнки яңалыклар агымы шактый зурая. Портал өчен тарихчы Альмира Таһирҗанова, журналистлар Рәхим Теляшов һәм Зәрия Хәсәнова мәкаләләр яза башлый.

— Порталга тәүге язылучыларны танышлар, дуслар арасыннан җыйдык. Арытаба «сарафан радиосы» яхшы эшләде, — дип ассызыклый Равил Зөфәр улы.

Тәүдә милләтәшләр проектка төрлечә карады. Берәүләр яклады, берәүләр сагаеп карады: кем мин һәм кайдан килдем ?

Әмма портал берничә ай эшләгәннән соң мөнәсәбәт уңай якка күчә башлады.

Халык анонслар һәм яңалыкларны укып кына калмыйча, оештыручыларга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә һәм кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булган порталның файдалылыгын дөрес бәяләде , — ди ул.

2020 елда пандемия башлану белән порталга ихтыяҗ тагын да артты. Без язылучылар өчен мөһим актуаль мәгълүмат урнаштырырга тырыштык. Эшне үзгәртеп корырга кирәк булмады, чөнки без моңа кадәр дә онлайн форматта эшли идек.

Әмма без тормышыбызны төрлеләндерү һәм укучыларыбызга әхлакый яктан ярдәм итү өчен порталның яңа онлайн проектларын эшләдек: туры эфирлар һәм татарлар белән интервьюлар, конкурслар, викториналар, концертлар, zoom-очрашулар һәм форумнар оештыра башладык.

Июньдә без беренче булып туры эфирда географик яктан бүленгән онлайн-концерт уздырдык, анда алып баручылар үзләре, эфир режиссеры (минем йөземдә), артистлар, кунаклар планетаның төрле почмакларыннан өйдән кушылдылар һәм концертны караучыларны сәламләделәр.

Концерт номерлары инде язмада бара иде. Бу минем хәтердә иң экстремаль онлайн чара булды, моны безгә кадәр беркем дә һәм аннан соң да эшләмәде. Матди яктан да бу кыйммәтле проект иде, чөнки туры эфирлар өчен профессиональ софт сатып алырга һәм аның белән эшләү нечкәлекләрен аңларга кирәк иде.

Портал оештырылган көннән беренче мәкаләләрнең авторлары Даими вәкиллек һәм «Ак калфак — Нева» (филолог Фирая Илгизәр кызы Рәшитова) булды. Оештыру мәсьәләләре белән журналист Кәтифә Нәкыйф кызы Гайнетдинова ярдәм итте (элек ул СПб га күчкәнче «Мусульманка» журналының баш мөхәррире булып эшләгән иде), соңрак без бергәләп портал өчен күп кенә медиа проектларны гамәлгә ашырдык. Медиафорумнан соң портал өчен мәкалә авторлары Зәрия Зәригать кызы Хәсәнова, Рәхим Хәлил улы Теляшов һәм Альмира Наим кызы Таһирҗанова булды. Шулай ук командага блогерлар Таһир Ренат улы Вәлиуллин һәм Линара Әнвәр кызы Николашкина кушылды. 2021 елда командага Фәридә Равил кызы Гренда килде, ул мөстәкыйль рәвештә журналистика курсларында укый башлады.

Проект өчен гади кагыйдә эшләде: башта проект имиджына эшлисең, аннары имидж проектка эшли. Без милләттәшләргә күп һәм төрле чаралар оештыра алуыбызны күрсәттек. Пандемия тәмамланганнан соң онлайн чараларга кызыксыну бераз кимеде.

Хәзерге вакытта идеяләребезне һәм проектларыбызны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр һәм форматлар эзлибез.

Истә калырлык вакыйгалар да булды. 

Укучыларыбыз безне мактый, хезмәттәшләребез бәяли һәм массакүләм мәгълүмат чараларында безнең турында язалар, искә алалар. 2022 елда портал беренче тапкыр «Белем Җәүһәрләре» халыкара интернет-проектлар конкурсыннан бүләк алды (берьюлы өч номинациядә). Өстәвенә, җитди номинантларны узып, «иң файдалы һәм популяр татар видеоблогы/видеоканалы» номинациясендә 1 нче урынны алдык.

Мин шәхсән Казанга билгеле «Пирамида» үзәгенә бүләкләү чарасына бардым, дипломнар һәм 1 нче урын өчен кубок тапшырдылар, онлайн «Әдәби марафон»ында катнашучылар өчен дипломнар алдым. Аннары төньяк башкалада без җиңүебезне бәйрәм иттек, портал логотибы һәм татар орнаментлары белән бизәлгән торт белән сыйландык. Бик шәп булды! Эшли белгән кеше, ял да итә белергә тиеш ич!

2023 елда безнең портал » Миллиард Татар» номинациясендә «2023 ел татарлары турындагы иң яхшы медиа проект» исемлегенә эләкте. Елның иң яхшы татар медиа проектларындагы ун исемлеккә керү аеруча бик күңелле булды.

Күңелсез мизгелләр дә булды. 2020 елда без туры эфирлар белән онлайн-интервью уздырдык. Әмма кызганычка каршы, техник сәбәпләр аркасындамы барлык эфирлар да канал тарихында сакланмады. Мондый кыйммәтле материалны югалту бик кызганыч булды. Безгә интервьюны Zoom га яздыру өчен платформаны алыштырырга туры килде. 2022 елда без татар ясалма интеллекты буенча беренче онлайн-конференция уздырдык. Дусларыбыз «болытында» zoom-видеоязма да сакланмады.

Кызыклы мизгелләр дә булды. Мәсәлән, безнең беренче Онлайн Петербург татар медиафорумы (2020) Zoom-эфирда тәнәфессез 5 сәгать дәвам итте! Бу вакыт эчендә катнашучыларның берсе ТВ буенча 2 спорт матчын карарга өлгерде, эфир вакытында безнең белән уртаклашты. Спикерлар арасында танылган журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде, дискуссия бик кызу һәм кызыклы булды. Барлык катнашучылар да Форумның озакка сузылуын  дөрес аңлады һәм икенче көнне Татар массакүләм мәгълүмат чараларында чарага яхшы бәя бирелде һәм күзәтүләр чыкты.

Быел портал сайты бераз үзгәрде, шулай ук логотип та яңартылды.

Алга таба да сайт дизайны өстендә эшләячәкмен. Порталның мобиль кушымтасы шулай ук яңартуны таләп итә — бу зур проект, — дип тәмамлады әңгәмәне Равил Закиров.

— Равил Зөфәрович кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт! Сезгә алда да иҗади уңышлар телибез.

Равил Зөфәр улы Закиров беренче карашка бик гади кеше. Әмма аның Санкт-Петербург татарлары арасында тоткан абруе күптән инде төньяк башкала чикләренә генә сыймыйча милләтебез яшәгән дөньякүләм мәйданга таралды.

Әңгәмәне «Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы

Зәрия Хәсәнова алып барды.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости