Биш ел әлек Санкт-Петербургта «Питер Татар» порталы барлыкка килде.

Әлеге порталны беренче карашка бик тыйнак күренгән, гади генә татар малае Равил Закиров иҗат итте. Тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып тормаса да, аңарда, могаен, милләтпәрварлык тойгысы көчлерәктер. Туган халкының тарихына ихтирам да балачактан яралгандыр. 

Нәкъ менә Равил Зөфәр улы Петербургның татар порталына нигез салучы, оештыручы, җитәкчесе һәм баш мөхәррире булып тора.

Петербург Татар порталы биш кенә яшьтә булуына карамастан, үз авазын дөнья күләменә чыгарды.

Әлеге порталның көче татар милләтеннән булган журналистларны берләштерүдә дә.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Даими Вәкиллеге без журналистлар өчен бай мәгълүмат чыганагы булып тора. Даими Вәкиллек белән кулга-кул тотышып «Питер Татар» порталы мәгълүмати  өлкәнең  мөмкин булган барлык җирләренә үтеп керде.

«Питер Татар» порталы журналистлары яктыртмаган бер генә тема да юк.

Безнең портал битләрендә мәдәният тә, мәгариф тә, сәнгать тә, сәнәгать тә ныклы урын яулады.

Рәссамнәр, артистлар, малтабарлар, үзмәшгүлъләр, хуҗабикәләр, яшьләр безгә килергә ашкынып тора. «Питер Татар» порталы битләрендә үзләре хакында мәгълүмат күрүне зур бәхеткә саный.

Портал журналистлары шәһәр һәм өлкә яңалыклары белән генә чикләнмичә, Җир шарына чыкты  һәм һәркайда теләктәшлек һәм аңлау таба.

Туган телдә язу һәм халкыбызга кагылышлы хәбәрләр белән ватандашларны таныштыру бәхетен безгә — журналистларга «Питер Татар» порталы бирде.

Портал яңа заман рухында, иң яңа техника һәм технологияләр кулланып төзелгән. Хәзерге вакытта Портал төньяк башкалада төп массакүләм мәгълүмат чарасы булып тора.

Әлеге порталның әһәмияте тагын шунда: соңгы елларда «Нур» һәм » Нур-Свет»  газеталары нәшер ителми. Портал күпмедер дәрәҗәдә шушы мәгълүмати ачлыкны тутыра.

Өч революция башкаласы булган кала һәрчак белемгә тартылган зыялыларны үзенә җәлеп иткән. Шунысы мөһим: безнең көннәрдә дә, дәвамчанлык саклана һәм дәвам итә, Санкт-Петербургта беренче тапкыр күренекле Көнчыгышны өйрәнүче-гарәпче Шумовский Т.А. тарафыннан Коръәннең шигъри тәрҗемәсе басылып чыга. 

Казан галимнең хезмәтен онытмый. Без Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге элеккеге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин белән икәү Шумовскийның фатирына барып аңа Казан бүләкләрен Рәхмәт хатын тапшырган идек.

Петербург беренчелекне ярата. Санкт-Петербургта беренче тапкыр татар газетасы «Нур» нәшер ителә. Биредә беренче тапкыр Дәүләт Думасында татар парламент газетасы басыла. Бу хакта билгеле журналист, тарихчы һәм язучы Рәхим Теляшов та язды.

«Питер Татар» порталы Петербург татар журналистикасының мөһимлеген һәм әһәмиятен күрсәтүче тагын бер ачык мисал.

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар порталы турындагы сүзне һичшиксез баш мөхәррир Равил Зөфәр улы Закировтан башларга кирәк.

«Нур» газетасы һәм «Питер Татар» порталы Санкт-Петербург журналистикасы тарихында татар сүзен саклаучы мәгълүмат чыганагы. Алар бөтен татар халкы мәдәнияте өчен әһәмиятле, дип әйтергә мөмкин.

Минем фикеремчә, Равил Закиров Атаулла Баязитов башлангычын заман шартларында дәвам итүче булып тора.

Фоторәсемнәр интернеттан алынды.

Зәрия Хәсәнова,

«Питер Татар» порталы мохтәрияте әгъзасы.

Добавить комментарий

, , ,
Похожие новости