Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендәге татар милли-мәдәни «Изге юл» татар җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев шушы көннәрдә ике күркәм юбилеен билгели. Аңа 80 яшь, ә хезмәт һәм иҗади эшчәнлегенә 65 ел тулды.
Бүгенге көндә Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Иниятулла Гани улы җитәкләгән “Изге юл” җәмгыяте халкыбыз гореф-гадәтләрен саклау һәм туган телне пропагандалау буенча зур эш алып бара. Кутуев чын мәгънәсендә хөрмәткә һәм олылауга лаек шәхес.
Казан Иниятулла Кутуевның милләткә фидакарь хезмәтен югары бәяләде. Татарстан Республикасы Президенты (ул вакытта) Рөстәм Миңнеханов Указы белән Иниятулла Гани улы “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
80 яшь — акыллылык һәм тирә — як мохиткә аерым мөнәсәбәт, үзенчәлекле караш белән үткән тәэсирле тормыш юлы ул.
Иниятулла Гани улы Кутуевны Санкт – Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә белмәгән кеше юктыр, дисәң дә дөрес булыр.
Безнең өчен ул ышанычлы һәм тугры дус, укытучы һәм өлкән иптәш. Остаз буларак, Иниятулла Кутуевның тормыш юлы, милли – мәдәни эшчәнлеге, һәрвакыт дустанә ярдәмгә килергә әзер торуы шәһәрдә һәм өлкәдә яшәүчеләр өчен тормышчан үрнәк , чынбарлыктагы рухландыручы күркәм мисал.
Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр өчен Кутуевның алтын киңәшләре, ярдәме һәм Ленинград өлкәсендә татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга керткән бәяләп бетергесез өлеше халкыбыз тарихына җуелмас хәрефләр белән язылды.
“Изге юл” татар оешмасы моннан 24 ел элек оештырылды.
Әйтергә кирәк, Иниятулла Гани улы «Изге юл»ны оештыручыларның берсе. Җәмгыять 1999 елның 5 апрелендә Ленинград өлкәсе юстиция идарәсе тарафыннан теркәлгән.
«Изге юл»да «Туган илнең назлы моңнар”ы, изге Рамазан аена багышланган «Изге кадер кичләре», Шапки бистәсендә Сабантуй бәйрәме үткәрү — матур йолага әйләнде. Ул Ислам мәдәнияте көннәрен үткәрүдә һәм татар мәдәнияте билгеле эшлеклеләре белән очрашу-әңгәмәләр оештыруда да актив катнаша.»Изге юл» районының мәдәни һәм икътисади тормышына сизелерлек өлеш кертә. 2001 елда РФ Президенты указы белән Иниятулла Кутуевка Россия Федерациясе атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
…Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык…, — дип язган Муса Җәлил.
Иниятулла Кутуев җитәкләгән “Изге юл” җәмгыяте елның – елында Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил туган һәм җәзалап үтерелгән көндә милли – мәдәни чаралар оештыра. Җәлил әсәрләрен татар һәм рус телендә укуга мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә җәлеп ителә.
Мәдәни чаралар, гадәттә, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә оештырыла. “Изге юл” җитәкчелеге милләттәшләрне еш кына шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена татар рәссамнары күргәзмәләренә дә чакыра. Әйтергә кирәк, әлеге мәдәни чаралар, милли кичәләр һәрчак югары дәрәҗәдә үтә, тирән эчтәлекле була. Ә инде Ушаки Мәдәният сараенда “урын алган” татар гаиләсе йортын дулкынланмый карау мөмкин түгел. Тантаналарда Тосно шәһәре хакимияте вәкилләре дә, 2нче санлы мәктәп укучылары да, Бөек Ватан сугышы ветераннары да, Санкт-Петербургтан милләттәшләр дә катнаша. Бөек әдипләр әсәрләрен кулланып иҗат ителгән сәхнә күренешләре татар һәм рус телләрендә яңгырый. Үзешчән сәнгать осталары Тукай, Җәлил сүзләренә язылган һәм халык җырларын башкара. Әлбәттә, кичәләрне биюләр дә бизи.
Шунысын да әйтергә кирәк, Иниятулла Кутуев җитәкләгән әлеге җәмгыять – Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар милли-мәдәни оешмалары арасында иң уңышлы һәм актив эшләүче. Миллилек, изге хисләр һәм ватанпәрвәрлек оештырылган кичәләрдә дә, анда катнашучылар күңелендә дә озакка урын ала.
Утыз елга якын Тосно җирендә татар милли — мәдәни иҗтимагый хәрәкәте аксакалы, ватанпәрвар Иниятулла Кутуев көче белән Шапка поселогы янында Сабантуй оештырыла. Халкыбызның иң күркәм тантанасы булган Сабантуйны һәр елны Ленинград өлкәсендә һәм Санкт — Петербургта яшәүчеләр көтеп ала. Иниятулла Гани улы өчен милли – мәдәни чаралар оештыру өчен киртәләр юк. Татар халык әйтемендә: теләгән эшли, теләмәгән сәбәп эзли, диләр бит.
Иниятулла Кутуев үзе Сабантуйны оештыруга гасырларда сыналган фәлсәфи һәм гамәли күзлектән карый:
— Сабантуй — ул икмәккә ихтирам һәм олы хөрмәт, — ди аксакалыбыз.
Без, һичшиксез, бу зирәк фикергә кушылабыз.
Иниятулла Гани улы Кутуев җитәкләгән «Изге юл» татар җәмгыяте Габдулла Тукай туган көнгә һәм әдип иҗатына багышланган мәдәни чараларны даими уздыра.
Бөек әдипне искә алу чараларын Иниятулла Кутуев үзе җитәкли.
Бу көнгә тоснолылар бик җитди әзерләнә. Гадәттә чарага Санкт-Петербургтан да кунаклар чакырыла. Аерып әйткәндә, Петербургта Габдулла Тукайга куелган һәйкәл авторы, сынчы Әхнәф Зыякаев, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими Вәкиллеге әгъзалары, шигырь язучылар , үзешчән сәнгать һәвәскәрләре , Питер Татар порталы журналистлары килә.
Милли — мәдәни чара Тукай иҗат иткән һәм аңа багышланган шигырьләрне уку, җыр-моң белән аралаштырып алып барыла. Чыгышлар татар һәм рус телендә яңгырый. Әдипнең тормыш юлын хәтерләү күпләрне дулкынландыра. Кичә азагында җыелучылар татар халкы гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын бергәләп башкара. Мәдәни чара, милли ашлар куелган, чәй табыны янында дәвам итә.
Хәзерге көндә «Изге юл » җәмгыяте Санкт — Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә иң актив эшләүче оешмаларның берсе.
«Питер Татар» порталы журналистлары (баш мохәррир Равил Закиров) ихлас күңелдән Иниятулла Гани улы Кутуевны күркәм юбилее белән тәбрикли. Корычтай сәламәтлек , озын — озак гомер һәм милли — мәдәни эшчәнлегендә рухи көч юлдаш булуын тели.
Фоторәсемнәр ачык чыганаклардан алынды.
Зәрия Хәсәнова ,
Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.