«Компетенция» татарча киң мәгълүматлы булу дигән сүзне яки тагы бер мәгънә – учреждениенең яки аерым кешенең эш йөртүгә хакы булган мәсьәләләре, өлкәсе, мәйданы дигәнне аңлата. Татар телен белү дә компетентлык билгесе булып хезмәт итә. Бу лингвистик әзерлек – туган телне белү – дипломатиягә, икътисади-мәдәни хезмәттәшлеккә турыдан-туры бәйле булып чыга.
Татарстанның чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә 21 даими һәм тулы хокуклы вәкиле эшли. Аларның һәркайсы республиканың йөзе булып хезмәт итә һәм мөһим юнәлешләрдә эш алып бара. Бүген шул 21 вәкилнең берсе – Россиянең төньяк-көнбатыш төбәкләрен багучы Ренат Вәлиуллин турында сөйләп, аның үрнәгендә үзебезнең компетентлыкны көчәйтербез.
19 мартта 50 яшен тутыручы Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин – Казан университетында диплом алган һөнәре буенча филология hәм тарих белгече, татар теле, әдәбияты, тарих укытучысы.
Соңгы 7–8 ел дәвамында Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле буларак, икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү, татарларның милли-мәдәни тормышына ярдәм итү белән шөгыльләнә. Төньяк-көнбатыштагы Архангельск, Вологда, Калининград, Киров, Новгород, Мурманск, Псков өлкәләре шулай ук 3 Прибалтика иле белән Татарстанның элемтәләре дә аның вәкаләтенә керә.
Татар мәркәзе Казанга терәлеп торган «чеп-чи» татар авылында (Арча районы Урта Сәрде авылы. – Ред.) туып-үскән егетнең татар факультетын тәмамлап, татар китабы һәм тарихы белән, тышкы элемтәләр белән шөгыльләнүе очраклы түгелдер. Ренат Вәлиуллин белән шул турыда сөйләшәбез.
– Мин Санкт-Петербургта күбрәк рус мохитендә яшим, эштә русча да, татарча да сөйләшергә туры килә. Чишмә башы, тамырлар, балачак, туган телдә генә аралаша торган туган авыл, туган йорт бар, тормыш шуннан башлана. Кыен хәлләр килеп чыкса, арып китсәм, авылга, туган йортка, туган тел мохитенә кайтып «аккумулятор»га көч һәм энергия тутырам. Хәтта 2–3 көндә яңарып, көч-хәл туплап киләм.
Туган ягым, әти-әнием, остазларым белән горурланам. Фәнни хезмәтемнең җитәкчесе Әбрар Кәримуллин, Миркасыйм Усманов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мөхәммәт Мәһдиев кебек олуг әдипләр белән аралашу искиткеч рухи байлык, гыйлем бирә иде. Әбрар абый белән соңгы көннәренә кадәр очрашып тордык, шифаханәдә ятканда, гомере өзелергә торганда да аның зиһен-акылы төгәл булды, әйтер сүзләре бар иде.
– 1917 елга кадәр йөзләрчә татар газета-журналлары басылган. Ә дәреслекләр күпме чыккан икән? Ул вакытта мәдрәсәләр дәүләт ярдәменнән башка эшләгән дип чамаларга була. Дәреслекләр дә татарлар хезмәте нәтиҗәсе булгандыр?
– Әлбәттә. Төрле чыганакларны өйрәнеп, мин дәреслекләрнең исемлеген төзедем. Бу эш хәзер дә дәвам итә. Ял көннәрендә, эштән соң китапханәгә, архивка бару гадәткә керде. Санкт-Петербург Россия империясенең башкаласы булгач, монда барлык китапларның, дәреслекләрнең үрнәк экземпляры җибәрелгән. Минем фәнни хезмәтне дәвам иттерү өчен монда шартлар яхшы. Хәзергә минем исемлеккә 1000нән артык дәреслек керде. Бу эш тәмамланмаган, аны дәвам иттерергә телим. Мәдрәсәләр эшчәнлеген, дәреслекләрне тулысынча өйрәнгәч, дәреслекләр исемлегенең саны тагын да артыр дип фаразлыйм.
– Татарстан вәкиллегендә милли тарих, мәдәният мәсьәләре еш күтәреләдер?
– Әйе. Чөнки бу Россиянең башкаласы булган шәһәр бит. Мәдәни башкала диләр. Шулай булгач, татар мәдәнияте, тарихы, татар теле һәрвакыт игътибар үзәгендә. Гуманитар тема вәкиллек ачылгач, беренче еллардан башлап ук аерым урын алып торган. Бигрәк тә Россия тарихы, дәүләт эшләрендә татар шәхесләренең тоткан урыны элекке елларда ук кызыклы нәтиҗәләр бирде. Миңа кадәр даими вәкил булган Шамил Камил улы Әхмәтшин – Россия империясе тарихы буенча тәҗрибәле тарихчы һәм дипломат. Ул кызыклы проектлар тормышка ашырган иде. Шулай ук безнең күренекле төбәкне өйрәнүче Рәхим Теләшов Петербург татарлары турында зур монография чыгарды. Бүген Санкт-Петербургта 40 татар профессиональ рәссамы эшли, аларның күргәзмәләрен даими рәвештә Татарстанда, Башкортстанда, Кырымда, үзебез дә күргәзмәләр оештырып торабыз. Күренекле скульпторларыбыз Әхнәф Зиякаев, Венера Абдуллинаның эшләре инде күпләргә таныш.
– Питер татарлары 12 оешмага йөри диләр. Аларны килештерү өчен кемнәрнедер үстереп, кайберләрен туры юлга юнәлтеп торырга туры киләдер…
– Алай димәс идем. Вәкиллек барлык оешмалар белән эшләргә, тигез мөнәсәбәттә булырга тырыша. Кемнәр конструктив игелекле эшләрне күбрәк башкара, шулар белән күбрәк эшләргә, ешрак очрашырга туры килә. Милли чаралар, татар мәдәнияте бәйрәмнәре кызыклы үтә бездә.
Иң беренче чиратта татар милли-мәдәни автономиясе, «Файда», «Мирас», «Изге юл», «Ак калфак» татар оешмалары актив эш алып бара, без аларга даими ярдәм итеп торабыз. Равил хәзрәт Пончаев җитәкчелегендәге Җәмигъ мәчетен «татар мәчете» дип йөртәләр. Анда дини чаралар милли эшләр, туган телне өйрәнү бергә үрелеп башкарыла. Өч урында татар якшәмбе мәктәпләре эшли. Шулай ук төрле чаралар, Сабантуйлар үткәрүгә Питерда яшәүче эшмәкәрләребез даими ярдәм итеп тора.
Петербургның Хәсән базарында Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Азнакай районы хакимияте ярдәме белән «Татарский дворик» сәүдә йортын эшләтеп җибәрә алдык. Республикада җитештерелгән 150 төрле азык-төлек товарлары монда сатыла.
Ике ел элек Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тәкъдиме белән piter.tatar дигән интернет порталы ачып җибәрелде. Узган гасыр башында чыга башлаган беренче татар «Нур» газетасының миссиясен талантлы компьютер белгече Равил Закиров алып бара. Аның piter.tatar интернет порталы коммуникация чарасы гына түгел, татар милли хәрәкәтенең заманча формасы дияргә була. Милләттәшләрнең бу портал тирәсендә туплануында РФ төбәкләре, чит ил татар яшьләре дә катнашалар.
– Хәзерге чорда Петербург татарларының милли тормышы, Татарстан белән багланышлар канәгатьләнерлекме?
– Хәзерге көндә төньяк башкалада тулы канлы татар тормышы бара дип әйтер идем. Татарстан белән хезмәттәшлек, республикабызның мәдәни тәэсире уңай бәяләнә. Җәмәгатьчелек тә канәгать. Шәһәр җитәкчелеге 300 квадрат метр мәйданлы матур бинаны татар мәдәни үзәгенә арендага бирде. Димәк, татарларның җыелып аралаша торган, мәдәни очрашулар, күргәзмәләр урыны бар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәменә Питер татарлары рәхмәтле. Петербургта һәм башка төбәкләрдә эшләүче вәкиллекләр канат җәйгәч, Татарстан тагы да зуррак, көчлерәк булып күренә. Һәм бу чыннан да шулай.
– 50 яшь тулу уңаеннан нинди хисләр кичерәсең? Башкарган эшләрең планнарга тәңгәл киләме?
– Илле яшь дип йомгак ясау теләге юк миндә. Акыл керә торган чак җитте. Телдән, милләттән ваз кичеп булмый. Шул хакыйкатьне яшьрәкләргә, гомумән милләттәшләргә аңлатасы, заманча дәлилләр китерәсе килә. Тормыш печәне шактый киң «покос» белән чабыла. Алда торган бурычлар, эшләнмәгән эшләр тагы күбрәк, җитдирәк булып күренә. Хәзерге шартларда туган телебез, милләтебез, республикабыз саклансын, алга барсын өчен башкарасы эшләр бик күп. Шуңа күрә гамьсез яки иренеп кенә яшәү ярамый дип уйлыйм.
Римзил Вәлиев