Татарстан башкаласында XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале үтте. Интернациональ жюри хөкеменә 40 илдән 50 иҗади эш тәкъдим ителгән. Кинофорум үз принципларына бу юлысы да тугры калган: биредә нинди дә булса каты дини кысаларга куелган картиналар күрсәтелмәгән. Ислам дөньясы күптөрле һәм катлаулы. Шунлыктан тамашачы хөкеменә чыгарылган эшләр төрле мәдәниятләрнең бер — берсе белән аралашып яшәвен һәм каршы торуын тасвирлаган.
Мөселман киносы фестивалендә катнашучыларның географиясе бик киң: СССРның элекке республикалары (хәзер мөстәкыйль илләр) белән беррәттән Франция, Кытай, Төркия, Иран, Япония, Израиль, Пакистан, Малайзия, Катар, Бангладеш һәм Алжир киносөючеләре үз картиналарын тәкъдим иткән.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале — 2021нең иҗади бәйге программасына Татарстан режиссерларының ундүрт картинасы кергән.
Агымдагы ел фестиваленең үзенчәлеге шунда — документаль бәйгедә хәрби тематикадан бөтенләй баш тартканнар. Гәрчә бу номинациядә җир шарының кайнар нокталарында төшерелгән фильмнар һәрвакыт зур урын биләсә дә. Бу бик дөрес карар. Дөнья болай да төрле пандемияләрдән һәм каршылыклардан селкенеп тора. Киноэкспертлар аңлатуына караганда, фильм иҗат итүчеләр, ниһаять, тыныч тормышка басым ясаган. Шунлыктан фестиваль эшләре уңай тәэсир калдыра.
«Чыңгыз Айтматовның көннәре һәм гасырлары» документаль тасмасы фестиваль өчен фильм — ачыш була. Бөек язучы сәясәтчеләргә кадәр үк әллә кайчан Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында рухи күпер сала башлый.
Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә иҗади бәйгегә тәкъдим ителгән картиналардан тыш берүк вакытта төрле башка программалар «Русиядә ислам», «Төрек дөньясы», «Казан премьерасы» һәм «Мәскәү — Казан транзиты» да кертелгән.
Әлбиттә, Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыруга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «Русия — Ислам дөньясы» стратегик төркеме белән берлектә зур ярдәм күрсәткән. Шунлыктан халыкара мәдәни чара киң танылу һәм популярлык казана. Кызыл келәм буйлап атлаган кино йолдызлары арасында билгеле Русия артистлары Марат Бәшәров, Александр Носик, Татьяна Абрамова һәм Әзәрбайҗаннан Видади Гасанов һәм башкалар булган.
Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җомга көнне жюри җиңүчеләрне билгеләгән.
Александр Ширмановның Александр Родченко турындагы «Ракурс» проекты иң яхшысы дип табылган. Фильм-биография совет сәнгать белгече, сынчы һәм фотограф Родченко хакында. Ул 15 ел Татарстанда яши, СССРда конструктивизмга, дизайнга һәм рекламага нигез салучы була. Рәссам Маяковский һәм Фешин белән дус булган. Проектка 500 мең сум күләмендә матди ярдәм бирелгән, ул шулай ук кураторлык һәм экспертлар ярдәме алачак.
«Ракурс» XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Казан дәүләт мәдәният институтында күрсәтелгән.
Халыкара мәдәни чараны ачу тантанасы Казан Ратушасында үткән. Ябылу чарасы мәдәни «Пирамида» күңел ачу үзәгендә оештырылган.
Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар Санкт-Петербургның «Сәнгатькә гашыйклар» («Влюбленные в искусство») һәм Мәскәүнең «Әдәбият һәм кино» («Литература и кино») кинофорумнары белән хезмәттәшлек килешүе төзегән. Әлеге килешүләр ике арада фестиваль программалары төзергә, фильмнар белән алышырга, уртак проектлар эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Зур халыкара чара «Мәдәният әңгәмәсе аша әңгәмә мәдәниятенә» дигән баш астында оештырылган. Милли — мәдәни чара барышында егермегә якын документка кул куелган.
Казан кинофестиваленда «Иң яхшы документаль фильм» бәйгесендә Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» картинасы җиңгән.
Узган елдан башлап Казан халыкара мөселман киносы фестивале үз программасына «Яшь Русия» бәйгесен керткән. «Яшь Русия» секциясендә «Кырагай» фильмы белән Уфа режиссеры Фәрзәнә Үтәрбаева җиңгән.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале билгеләнгән программа белән генә чикләнмәгән, берүк вакытта аннан тыш та программалар әзерләгән. Кинофестивальнең төп мәйданы “Родина” кинотеатры булып, моннан тыш фильмнар “Мир”, “Киномакс”, “Корстон” кинозалларында һәм Казан Кремлендә дә күрсәтелгән. Фильмнарны карау нигездә бушлай булган .
Экспертлар татарстанлылар тәкъдим иткән Рөстәм Шәмсивәлиевнең «Шүрәле» һәм Илшат Рәхимбайның «Микулай», чуваш язучысы Михаил Юхманың «Чәчелмәгән басуның җыелмаган көлтәсе» проектларын тиешенчә бәяләгән. Олег Бедерның (Татарстан -Чечня) «Монгол — татарлар» проекты да игътибарсыз калмаган.
Без күпмилләтле дөньяда яшибез. Тормышыбыз башка милләт һәм дин вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә уза. Үз халкыбызны чиксез сөйгән хәлдә бүтән милләтләргә карата олы ихтирам кичерәбез. Яланда чәчәк ялгыз үзе генә үсмәгән кебек, чынбарлыкта бер генә халык та аерым яши алмый. Казанда узган халыкара мөселман киносы фестивале моның ачык мисалы булып тора.
Күп милләтләр бергә иҗат иткән мөселман киносы фестивале төрле чәчәкләрдән ясалган чагу чәчәк гөлләмәсен хәтерләтә.
Мөселман киносы фестиваленең төп кыйммәте — аның тынычлыкны яклавы, тату һәм бәхетле тормышка дан җырлавында.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар журналистлары клубы рәисе.
P.S. Язманы әзерләгәндә интернеттагы ачык мәгълүмат чыганаклары һәм фоторәсемнәре кулланылды.