Биш мең сәгать! Күктә ул әнә шуның кадәр вакыт үткәргән!
Югары пилотаж буенча дөньяның абсолют чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Дөнья чемпионатларында халыкара категорияле судья (1984, 1986, 1990), Дөнья чемпионы (1984, 1986, 1990), Европа чемпионы (1985, 1987), социалистик илләр арасындагы Халыкара очучылар бәйгесендә абсолют җиңүче (1985, 1988), Австралия кубогы бәйгесендә абсолют җиңүче (1996)… Болар бар да очучы татар кызы Халидә МАКАГОНОВАның уңышлары! 1984–2009 еллар арасында Жуковскийда, Тушинода, АКШта, Берлинда, Англиядә, Исландиядә, Португалиядә, Австралиядә узган авиашоуларда ул югары очу осталыгын күрсәтә. Йөздән артык авиация курсанты әзерли. Авиациядә эшләгән елларында егермедән артык төрдәге очкычта һәм боралакларда очарга өйрәнә. Россия авиаспорты федерациясенең генераль секретаре һәм очучы белгечлегенә ия булган хатын-кызларның «Авиатрисса» клубы президенты вазыйфаларын башкарган Халидә Макагонова бүген дә зур иҗтимагый эш алып бара.
Халидә ханым Макагонова белән без Мәскәүдә, Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә танышкан идек. Аннан соң мин аны Фуат Мансуровка һәйкәл ачканда очраттым. Ә «Татарстан якташлары» оешмасын тәкъдим итү кичәсендә без инде күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киттек. Әңгәмәдәшемнең Россия авиация спорты тарихында шактый билгеле шәхес булуын белү мине шаккаттырды гына дисәм аз булыр… Очучы татар хатын-кызы дигәч, без бит Мәгубә Сыртланованы гына искә төшерәбез!
Халидә ханымның әтисе Хөсәен абый Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында туган, әнисе Хәнифә апа – Чөмбәли кызы. Алар Мәскәүгә сугыштан соң күчеп килгәннәр. Халидә ханым инде Мәскәүдә туган. Гаиләдә алар биш туган: өч ир-малай (Рафик, Рәис, Харис) һәм ике кыз. (Халидәнең Хәсәнә исемле сеңлесе дә бар).
Халидә үз тиңнәреннән бернәрсә белән дә аерылып тормаган, гади мәктәп баласы булган дисәм… Ул балачактан күкләр турында хыялланган, очкычлар, очучылар хакында китаплар укырга яраткан.
Мәскәү – зур кала, әмма балалар шөгыльләнә торган очучылар мәктәбен ул үзе эзләп таба. Соңыннан аэроклубның самолетлар бүлегенә юл тота. Беренче килүендә аны кабул итмиләр. Ләкин бер елдан соң аэроклуб ишекләрен ул кабат ачып керә һәм кире кагарга урын калдырмаслык итеп: «Сез мине былтыр кабул итмәгән идегез. Быел менә тагын килдем. Ләкин бу юлы инде борылып китмәячәкмен, мин сездә очачакмын!» – ди. Алга таба Халидә үзенең «барыбер очарга тиеш» булуын исбатлый да.
Халидәнең балачагы, җәйләре әтисенең һәм әнисенең туган ягында, авылда – әбиләре янында уза. «Җиде яшемдә мәктәпкә барырга дип мине авылдан алып килделәр, – дип искә төшерә ул. – Бер авыз сүз русча аңламаганымны белгәч, беренче сентябрь алдыннан әнинең: «И Ходаем, ничекләр укырсың икән?» – дип хафаланганын хәтерлим».
– Шулай да «очучы булам» дигән ныклы карарга кайчан килдегез? Әти-әниләрегез моны ничек кабул итте?
– Әти белән әнигә башта белгертмәдем. Белгәч, әни бик нык кайгырды инде. «Очучы булам» дигән хыял күңелемдә, әйткәнемчә, 10 яшьләр тирәсендә үк бөреләнде. Заманы да шундый иде аның. Юрий Гагарин очышыннан соң безнең ил зур күтәренкелек белән авиацияне өйрәнә, үзләштерә башлады. ДОСААФ түгәрәкләрендә шөгыльләнгән яшьләргә самолет яки вертолетта, парашютта, планерларда очу – барысына да юл ачык иде. Без ул вакытта җиңүләргә омтылып яшәдек, тормышта үз урыныбызны табарга тырыштык.
– Беренче очышыгыз исегездәме?
– Беренче очыш… Ул минем чираттагы авыр имтиханнарымның берсе иде. Андагы хис-кичерешләр… Алар «ничек кенә булса да ялгышмаска, барысын да дөрес эшләргә» дигән курку катыш җаваплылыктан торгандыр. Мин ул вакытта прибордагы күрсәткечләрдән башка берни күрмәдем. Ә очу белән бәйле гаҗәеп рәхәт халәтне, шатлыкны беренче тапкыр үзем генә, инструкторсыз очканда гына кичердем.
Әле аңа кадәр дә очулар булды бит. Беренче тапкыр һавага күтәрелгәндә бары тик… ике метр гына очтым. Агач планер иде ул. Без аны «брошка» дип йөртә идек. Көннәр буе аэроклубта ята идем. Чиратлап очабыз. Чират көткән арада бер-беребезгә ярдәм итәбез – парашютларны очуга әзерлибез. Үземне һавага күтәрелергә чакырганчы кырыклап парашютны очышка әзерләгәнмен, төргәнмендер. Шулхәтле көттем очу минутларын! Парашютсыз да очарга әзер идем. Шунысын да әйтергә кирәк: очучылар парашют алып очарга бик яратмый. Ләкин кагыйдә буенча ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Хәтта алар инде югары пилотаж белән шөгыльләнсәләр дә.
Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/millettesh/talpyngan-kosh-ochmyy-kalmas
Журнал Сююмбикэ: Каталог ПАП (Почта России) индекс П2204 полугодие и годовая подписка индекс ПО279 Россия. Подписка возможна через почтовые отделения, и через интернет на нашем сайте www.syuyumbike.ru