Агымдагы елның 4 ноябрендә Русия президенты Владимир Путин һәр елдагыча илнең дини оешмалары җитәкчеләре белән элемтәгә (быел видеоэлемтә формасында) чыкты. Җитди сөйләшү барышында Русия Федерациясе Мөселманнар Диния Назәрәте рәисе Равил Гайнетдин ил башлыгына Идел Буе Болгарында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләү уңаеннан, мөрәҗәгать итеп, булышуын сорады. Путин 2022 елда бу юбилейны лаеклы рәвештә билгеләячәкбез дип вәгъдә итте. Ил башлыгы әлеге юбилейның мөһимлеге Идел буе халыкларының ислам динен ирекле сайлаулары һәм арытаба да аның «тыныч юл белән» таралуына басым ясады. Һичшиксез, без бу вакыйгага игътибар итәчәкбез. Сезнең белән бергә киңәшләшербез, фикер алышырбыз һәм кайчан, нинди вакытта нинди чаралар оештырырга кирәклеге хакында сөйләшербез, — дип билгеләде Владимир Путин. Ул, шулай ук, тантана лаеклы рәвештә » яхшы дәүләт дәрәҗәсендә» үтәчәк дип ассызыклады. Элегрәк президент илдә сәламәт конфессияара мөнәсәбәтләрнең әһәмиятле булуын билгеләгән иде.
Аңлатып китик, елъязма алып баручы чыганаклардан күренүенчә, 922 елда Идел Буе Болгарында урындагы халык рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. Ул вакытта Болгар башкаласына Багдад хәлифәтеннән илче килгән була. Бу вакыйга хакында әлеге Илчелек сәркәтибе Әхмәд ибн Фадланның ( 877 — 960) юлъязмаларында мәгълүмат сакланган. Ул ислам диненең Идел Буе Болгары калаларында таралуын, мәчетләр һәм дингә ышанучылар арта баруын билгели. 922 ел вакыйгалары калган барлык ислам дөньясында ислам диненең үтеп керүен һәм ныгуын сөйли. Төгәл датасы 922 елның 12 мае.
2010 елдан башлап, Татарстан Республикасы Президентының дәүләт советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Свияжскны үзгәртеп кору буенча зур күләмдә эш башлады. Ел саен оештырыла торган «Изге Болгар Җыенына» Идел буеннан, Уралдан, Русиянең төрле төбәгеннән һәм чит илләрдән дә дин әһелләре килә.
Тарихи вакыйгаларны бераз артка күчереп шунысын әйтергә кирәк. Русия мөселманнары Идел буе Болгарында ислам дине кабул итү көнен беркайчан да онытмады.
1989 елда Уфада СССР һәм Себернең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфтий Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә Идел Буе Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы зур дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Утызга якын илдән вәкил катнашты. Урындагы партия һәм дәүләт оешмалары мөһим дини чарага зур ярдәм күрсәтте. Ул чараларны, Башкортостанда чыгучы «Кызыл таң» республика гәҗите хәбәрчесе буларак, миңа да яктыртырга туры килде. Уфаның «Россия» кунакханәсендә дин әһелләре катнашлыгында үткән зур киңәшмә истә калган. Ул вакытта мөфтий Тәлгать Таҗетдинның ( Казанда туып — үскән һәм белем алган) киң белемле булуына һәм берничә телдә иркен сөйләшүенә чиксез гаҗәпләнгән һәм сокланган идем. Киңәшмә барышында тәрҗемәче дулкынланыпмы югалыбрак калды. Шул вакытта мөфтий Тәлгать Таҗетдин микрофонны үз кулына алды һәм берничә телдә чыгыш ясады.
1989 елгы дини чарадан соң мөфтий Тәлгать Таҗетдин » Изге Болгар Җыены«н һәр елны оештыра. Һәр елгы «Изге Болгар Җыены» бу кечкенә шәһәргә һәм федераль үзәк ярдәмендә «Русия Әлъ — Әзһәр» сыйфатында салынган Болгар ислам академиясенә яңа сулыш өрә.
Ислам динен кабул итү Мөхәммәд Пәйгамбәр исән чакта ук башлана. Хиҗрәнең тугызынчы елында аның өч сәхәбәчесе Болгарга барып җитә. Алар ярдәмендә Идел Буе Болгары җитәкчесе һәм аның даирәсе ислам диненә кушыла. Өч йөз елдан соң, халыкның яртысы диярлек ислам динен кабул иткәч, болгарлылар Исламны дәүләт дине итеп рәсмиләштерә. Алты мең кешедән торган зур делегация килә. Аларны Хәлиф Әлъ- Мөхтәдир Билләх җибәрә. Корылтай үткәннән соң 922 елның 16 маенда (Хәҗәрә буенча 310 елның 16 мөхәррәме) Болгарда Исламны ирекле кабул итү турында игълан ителә. 66 елдан соң Киевтә Православие кабул ителә. Бу рухи яктан камилләшү һәм аңлау чоры була. Күпләр зур дәүләтләр мисалында диннең илгә һәм халыкка үз ролен аңларга ярдәм иткәнен күрә. Ислам дине безнең халык тормышында да аның барлык ягына тәэсир итеп әһәмиятле роль уйный. Болгарлар ислам дөньяcының бер өлешенә әйләнә. Ислам ярдәмендә яңарыш һәм рухлану барлык төбәкләрдә дә дәвам итә. Безнең илдә ислам өч үзәктән — Дагыстан, Болгарлар һәм Урта Азиядән тарала.
XI йөз башында Идел буе Болгар дәүләте көнбатышта Ука-Зөя елгалары аралыгыннан, көнчыгышта Көньяк Уралга, көньякта Сура буйларыннан һәм Самара Дугасыннан төньякта Чулман алды төбәгенә кадәр җәелгән территорияләрне били.
XII йөздә Болгар идарәчеләре үзләренең йогынты өлкәләрен Югары Чулман буена һәм үзәге Саксин шәһәре булган Түбән Идел буена кадәр киңәйтәләр
922 елда Идел буе Болгар дәүләте дипломатик танылуга ирешә – ул Багдад хәлифәлеге белән илчеләр алмаша (кара: Бохарага һәм Багдадка Алмыш илтәбәр илчелеге, Болгарга әл-Моктәдир илчелеге).
985 елда Болгар идарәчесе Киев кенәзе Владимир I белән солых төзи, шул рәвешле тигез хокуклы һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыра.
Идел буе Болгар дәүләтенең Русь, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Ауропаның башка илләре, шулай ук Кавказ артындагы һәм Кара диңгез буендагы дәүләтләр белән актив сәүдә-икътисади багланышлары ныгый.
Болгарлылар игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, кәсепчелек (затлы мехлы җәнлек аулау, чолыкчылык), һөнәрчелек (тимер һәм бронзадан, сөяктән, пыяладан әйберләр эшләү, агач эшкәртү, чүлмәкчелек, зәргәрчелек), сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Төп сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләре Болгар (Ага Базар бистәсе белән), Биләр, Суар, Җүкәтау, Ашлы шәһәрләре була, моны табылган тәңкәләр, төрле илләрдән китерелгән әйберләр дәлилли. Русь, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европаның башка илләре, Кавказ арты һәм Кара диңгез буендагы дәүләтләр белән актив сәүдә эшләре алып бара. Читкә кыйммәтле мех, тире, күн (шул исәптән аның аеруча яхшы эшкәртелгән, «болгари» атамасы белән танылган төре – сафьян), ашлык, бал һәм балавыз чыгарыла, читтән бизәнү әйберләре, аш тәмләткечләр, ефәк, корал, көмеш (IX–X йөзләрдә), гәрәбә һ.б. кертелә. Казнаны баету иң мөһим керем чыганакларының берсе сәүдәдән алынган салым – пошлина (дисәтинә, ягъни уннан бер өлеш) була.
Идел буе Болгар дәүләте территориясе торак пунктларның куе челтәре белән каплана. Язма һәм археологик чыганаклар буенча 150 ләп шәһәр (шул исәптән Болгар шәһәрлеге, Биләр шәһәрлеге, Богдашкино шәһәрлеге, Җүкәтау шәһәрлеге, Суар шәһәрлеге), 800 дән артык авыл, шулай ук кечерәк шәһәрчек-ныгытма калдыклары билгеле.
Шәһәрләр күбесенчә агач йортлардан, ярымземлянкалар һәм землянкалардан, шулай ук хуҗалык корылмаларыннан (һөнәрчелек-кәсепчелек остаханәләре, металл эретү һәм чүлмәк яндыру-киптерү мичләре) гыйбарәт була. Алар арасында монументаль архитектура корылмалары – кирпечтән һәм ак таштан салынган җәмәгать биналары (мәчетләр, мунчалар, кәрвансарайлар һ.б.) һәм төрбәләр аерылып тора.
Идел буе Болгар дәүләтендә төп дин – ислам өстенлек итә, ул Идел – Урал төбәгенә X йөзнең 1 нче яртысыннан Төньяк Европа һәм Шәрекъ илләре арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырылу нәтиҗәсендә үтеп керә башлый. Исламның Идел буенда таралуы Урта Азиядән (Харәзем һәм Саманилар дәүләтеннән) вәгазьчеләр килү белән бәйле. Болгарларның тарихи риваятьләрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителү Бохарадан килгән вәгазьчеләр («фәкыйһләр») эшчәнлегенә бәйләп тасвирлана.
IX йөз ахыры – X йөз башында ук инде сәүдә багланышлары сәяси элемтәләргә китерә. Болгар дәүләте ныгыгач, шәһәрләр барлыкка килгәч һәм Болгар идарәчеләре мөселманлык кабул иткәч, ислам төп дин булып әверелә (900–920 еллар тирәсе).Барлык эре җәмәгатьләрдә укырга-язарга һәм дин нигезләренә өйрәтүче мәктәпләр һәм мәдрәсәләр була. Аерым алганда, астрономия, астрология, медицина, дин белеме, хокук, география фәннәре алга китә. Болгар дин галимнәре, фәлсәфәчеләре һәм әдипләреннән: Сөләйман бине Дауд әс-Саксини әс-Сувари, Әбү-л Галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари, Борһанетдин Ибраһим бине Йосыф әл-Болгари, Хуҗа Әхмәд әл-Болгари, фармоколог Таҗетдин бине Юныс әл-Болгари исемнәре билгеле. Идел буе Болгар дәүләте чорыннан атаклы әдәби ядкәр – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1233 ел) поэмасы сакланган.
X йөз ахырына илнең барлык халкы диярлек мөселманлаша, бу хакта археология мәгълүматлары дәлилли: X–XI йөзләрдән башлап һәркайда каберлекләрдә мөселман йолалары киң тарала (мәет кыйблага каратып, гәүдәсе аз гына уң якка янтайтып, яны һәм йөзе Мәккә ягына борып җирләнә; кагыйдә буларак, кабергә әйберләр куелмый һ.б.).
Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итү нәтиҗәсендә аның мәдәни багланышлары Шәрекъ илләренә юнәлдерелә. Ислам Болгар җәмгыятенең рухи тормышына зур йогынты ясый, мәҗүсилек культын хорафатлар буларак кысрыклап чыгара.
X йөз ахырына Идел буе Болгар дәүләте «классик ислам» иленә әверелә, анда күп кенә танылган мөселман галимнәре һәм дин белгечләре яши һәм иҗат итә. Идел буе Болгар дәүләте ислам дине таралган иң ерак төньяк иле була.
Заман тудырган каршылыклар, бәрелешләр һәм аңлашылмаучылыклар эзсез үтми. Болгар дәүләт башкаласы ташландык шәһәргә әйләнә. Моңа дин әһелләренең һәм алдынгы карашлы татарларның җаны әрни. Шәйх-Ислам Тәлгать Таҗетдин Ислам.ру мәгълүмат порталына биргән интервьюсында:»…Без рухи идарә исеменнән Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевка хат белән мөрәҗәгать иттек. Безнең халык тормышында борынгы рухи үзәк — Болгар каласы бар. 1989 елдан башлап без анда «Изге Болгар Җыены» (Борынгы болгарларның рәхмәт соборы) оештырабыз. Безнең тырышлыклар гына аз икәнлеген билгеләп, аңардан бу истәлекле урынга аерым игътибар итүен сорадык. Татарстан җитәкчесе бу хатка иң җитди мөнәсәбәт күрсәтте. Минтимер Шәймиев һәм аның варисы Рөстәм Миңнеханов Болгарны һәм борынгы шәһәр Свияжскны яңадан торгызу буенча төзелгән махсус проектка искиткеч зур көч салды», дип сөйләгән иде.
Соңгы елларда Болгарга халык төркеме өзелми. Безнең илдән генә түгел, чит илләрдән дә туристлар агымы килә. Дөрес, коронавирус эпидемиясе бу экскурсияләргә үз чикләүләрен кертте. Борынгы Болгарны торгызу илнең архитектура һәйкәлләрен яңарту программасына яраклаштырылды. Изге Болгарны яңарту киләсе яшь буын үз иле һәм халкы тарихын белсен өчен кирәк. Һәр халык үз тарихын, үз телен, үз мәдәниятен белгәндә генә халыкларны берләштерүче яшәүгә көч бирүче, тынычлык саклауга ярдәм итүче рухи кыйммәтлекләр барлыкка килә. Ул вакытта бернинди глобальләшү дә куркыныч түгел, дип язды Ислам.ру мәгълүмат порталы.
Безнең гасырның 922 елында Татарстан җирлегендә болгар токымнарының исламны дәүләт дине итеп рәсмиләштерүе бик мөһим һәм зур әһәмияткә ия. Мөселманлыкның алтын гасырындагы саф ислам була бу. Алгебраны иҗат иткән Әлъ — Фәрәби, табиб Ибн Синә ( Авиценна) һәм шагыйрь Омар — Хайәм исламы була.
Әлеге мәкаләдә кулланган язмалардан күренүенчә Ислам бормалы — бормалы, катлаулы — катлаулы язмышлар һәм юллар аша үткән. Аның барлык якты юлында күп шәхесләр тормышы чагыла. Шунысы бәхәссез: Ислам — иң саф, чиста һәм хәләл дин булуы белән аерылып тора. Ул бүгенге көндә ихлас ислам диненә инанган кешеләрдә дә чагыла. .
Шунысын да әйтергә кирәк. Бүгенге көндә Ислам буенча өйрәнәсе мәсьәләләр дә тулып ята, ачыклыйсы нәрсәләр байтак. Монысы инде галимнәр һәм белгечләр эше.
Язманы әзерләгәндә Татар энциклопидияләре, Равил Бохараевның «Татарстан: «Без — булдырабыз!» китабы, интернеттагы ачык мәгълүмат чыганаклары, «Татар- Информ» һәм автор архивындагы материаллар, фотолар файдаланылды.
Зәрия Хәсәнова, Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татар журналистлары клубы рәисе.