Күптән түгел Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле урынбасары Таһир Вәлиуллин Телеграмда “Татарская молодёжь СПБ” дигән чатны булдырган. Хәзер анда якынча 300 кеше кушылган инде. Чатка сылтама: https://t.me/pitertatar

Чат Санкт-Петербургта 17 октябрьдә Чайковский урамындагы Татар мәдәни үзәгендә “Акыл фабрикасы” проекты кысаларында Беренче татар яшьләре форумын үткәрү алдыннан ясалды, һәм хәзер анда 230 дан артык кеше инде. Чат төрле темалар бер-берсе белән буталмасын өчен берничә сөйләшүгә бүленгән. Таһир Вәлиуллин анда Санкт-Петербургта яшәүче һәр татар егетен һәм кызын кушылырга тәкъдим итә, һәм без дә “Питер.Татар” порталы исеменнән аңа татар яшьләрен берләштерүдә уңышлар телибез!

Яшьләр үзара татар телендә сөйләшергә оялмаган, беркем дә бер-берсен рәнҗетмәгән чын татар чаты булып чыксын!

Санкт-Петербургта “Акыл фабрикасы”ннан “ТНВ” телеканалы “Татарлар” тапшыруында репортаж чыкты дип өстик: https://tnv.ru/#video&id=582837&iblock_id=8&iblock_type=

Добавить комментарий

, , , , ,
Похожие новости