Лев Гумилёвның хәтеренә 1 октябрьдә Санкт-Петербургта ике чара узды. Татар җәмгыяте вәкилләре аның кабере янында җыелып чәчәк куйды. Соңрак вәкилек бинасында аңа һәм Николай Гумилёвка багышланган «Кристаллы памяти» күргәзмәсе ачылды.

Лев Николаевич Гумилёв (1912–1992) – танылган галим, тарихчы, этнолог, философ, этногенез пассионар теориясе булдыручысы, шагыйрьләр Николай Гумилёв һәм Анна Ахматованың улы.

Үзе татар булмаган булса да (хәлбуки, аның «Мой предок был татарин косоглазый» дигән шигыре бар), татарларга карата ул бик җылы итеп мөгамәлә итә иде, һәм татарлар да аны бик хөрмәтлиләр. Элеккеге Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле

Шамил Әхмәтшин, Лев Гумилёвка багышлап, «Татарлар Ватанга хезмәттә» сериясендә фундаменталь том язды (аның татарчага тәрҗемә ителгән версиясе дә бар). Лев Гумилёв яшәгән йорттагы мемориаль такта һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты филология һәм шәрык өйрәнү факультетлары ишегалдында мемориаль плита да Татарстан Республикасы хакимияте ярдәме белән урнаштырылган. Казандагы Лев Гумилёв бюстында аның «Я, русский человек, всю жизнь защищал татар от клеветы» дигән сүзләре чокып язылган.

1 октябрьдә сәгать 15 тә татар җәмгыяте вәкилләре Александр Невский лаврасы Никольское зиратында Лев Гумилёв һәм аның хатыны Наталья Гумилёва каберләре янында галимне хөрмәтләп искә алыр өчен җыелдылар. Тантанада СПб һәм ЛОда ТРның даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, аның урынбасары Таһир Вәлиуллин, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе урынбасары Шамил Алюшев, Татарстан Республикасы рәссамнары берлегенең Санкт-Петербургта вәкиле Илдус Вахитов һәм башкалар да канташтылар. А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты Санкт-Петербург культурология үзәге директоры Алексей Бондарев җыелганнарга Лев Гумилёв һәм ул фәнгә керткән өлеш турында сөйләде. Барысы да галим һәм аның хатыны каберләренә чәчәк куйдылар.

Бераз соңрак бу урынга «Питер.Татар» порталы журналисты Максим Кузнецов, Лев Гумилёвны шәхсән белгән төбәк өйрәнүче, Петербург татарлары турындагы берничә китап авторы Рәхим Теләшов һәм аның хатыны Сафия Теләшова да килделәр.Сәгать 17 дә исә СПб һәм ЛОда ТРның даими вәкиллегендә Лев һәм Николай Гумилёвларга багышланган «Кристаллы памяти» дигән күргәзмә ачылуына бик күп кеше җыелды. Алар арасында Лев Гумилёвның шәкерте Вячеслав Ермолаев та булды дип билгеләп үтик.

Шамил Шәяхмәтов һәм Алексей Бондарев тантаналы сөйләмнәр әйткәч, Герцен ис. университеты Кеше философиясе институты театраль студиясе тәрбияләнүчеләре Андрей Ларин һәм Дмитрий Пушкарёвның Николай һәм Лев Гумилёвларның шигырьләрен укуына күпсанлы кунаклар күргәзмә урнаштырылган бүлмәгә керделәр. Анда Алексей Бондарев җыелганнарга экспонатлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, күргәзмәдә элек һичкайчан да күрсәтелмәгән әйберләр дә бар.

Стендларда Николай Гумилёв шигырьләре җыентыкларын (алар аны җәзалап үтергәннәреннән соң инде бастырылган), Лев Гумилёвның эше белән бәйләнгән язмаларны, аның китапларын, аның турында китапларны да һәм башка әйберләрне күреп була. Анна Сосенская тарафыннан эшләгән Николай Гумилёв бюсты һәм Винера Абдуллина тарафыннан эшләгән Лев Гумилёв бюсты да күрсәтеләләр.Күргәзмә Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиллеге эш көннәрендә ачык.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7(812)323-12-27, +7(812)323-61-39.

Максим Кузнецов

Фотолар Таһир Вәлиуллинныкы, Анастасия Захарованыкы һәм авторныкы

Добавить комментарий

, , , , , , , ,
Похожие новости