Журналист Максим Кузнецов Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе офисында интервьюлар алды. Сөйләшүләр автономиянең 30 еллык юбилеена багышланган фотожурнал өчен биш кешедән алынды.
Бүген «Питер.Татар» порталы журналисты Максим Кузнецов «Татнефть» компаниясе Төньяк-Көнбатыш филиалы бинасындагы Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе офисында эшләде. Ул татар җәмгыятенең хөрмәтле вәкилләреннән автономиянең 30 еллык юбилеена багышланган фотожурнал өчен интервью алды. Барлыгы интервью биш кешедән: Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Шәяхмәтовтан, төбәк өйрәнүчесе Альмира Таһирҗановадан, автономиясенең ветераны Равил Мещеровтан, эшмәкәр, «ТL Group» логистик компаниясе директоры Артур Ямаловтан һәм төбәк өйрәнүчесе Рәхим Теләшовтан алынды.
Максим Кузнецов













88

