23 августта Максим Кузнецов гомерендә беренче тапкыр вокал конкурсында чыгыш ясады. Ул анда бернәрсә дә отып алмаган булса да, конкурста катнашуыннан калган тәэсирләре бары тик уңай.
Максим 27 сентябрьдә Чайковский урамындагы Татар мәдәни үзәгендә булып узачак үзенең концертына әзерләнә, һәм шуның өчен ул апрель аеннан башлап тәҗрибәле вокал укытучысы Владимир Керженцев дәресләренә йөри башлады. Анда ул һәр дәрестә берничә җыр җырлый, кайвакыт үзеннән һич көтелмәгәннәрен дә, һәм аннары, аларны үз телеграм-каналында (t.me/maksimkuznecovofficial) урнаштырып, алар арасында ярыш оештыра. Бу ярышларның нәтиҗәләре һәрвакыт кызыклы була.
Нәкъ Владимир Максимны үзе берничә ел дәвамында оештырыла торган “Сцена” вокал конкурсында катнашуга җәлеп итте. Анда бар катнашучылар гадәттә русча яки инглизчә җырлар башкаралар дип уйлагач, Максим конкурс өчен Илдар Хәкимовның “Миңа бары син кирәк” җырын сайларга булды һәм аның текстын ятлап алып башлады. Ә бу җырда “Миңа бары син кирәк” юллары да, “Мина син генә кирәк” юллары да бар, аларда буталмаска авыр, әмма Максим үзе алдына куйган бу биремне яхшы итеп үти алды. Владимир сүзләренчә, Максимның чыгышы бар тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының исендә калды.
Конкурс җиңүчесе исә Марина Ефремова булды. Ул конкурс программасында Kristina Si җырчының “Тебе не будет больно” җырын бик тәэсирле итеп, йөрәккә үтеп керерлек башкарды һәм, конкурс программасы тәмамлангач, концерт өлешендә дә берничә тапкыр җырлады. Инглизчә бик якты һәм авыр “Adagio” җырын башкаруы бар кунакларның да күңелләрен тетрәндердедер.
Максимның шул конкурста татар телле җыр белән чыгышыннан видеоны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез: https://vk.ru/video-183502792_456240191







98

